10 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Янгыннар булмасын өчен
Яңа уку елы башланды. Җәйге каникуллар вакытында онытылган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, гадәттән тыш хәлләр булган очракта ниләр эшләргә кирәклеген балаларның исләренә төшерү зарур. Әнә шул нисбәттән 2014 елның20 августыннан 20 сентябренә кадәр мәгариф учреждениеләрендә "Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" бара. Бу көннәрдә барлык мәгариф учреждениеләрендә җитәкчеләргә, укытучыларга һәм башка хезмәткәрләргә янгынга каршы...
-
Фикърәт ТАБЕЕВ: “Милләтнең дә, Татарстанның да киләчәге бездән тора. Моны онытмаска иде”
Автордан. Мин үземнең 49 еллык хезмәтемнең күп өлешен журналистикага багышладым. Аеруча Казан, Чаллы телевидениеләрендә эшләгән чор җаваплылык һәм һөнәри осталык таләп итте. Миңа тарихи вакыйгаларны күрергә һәм аларны зәңгәр экраннар аша халыкка җиткерергә насыйп булды. 1992-95, 2001-2010 елларда Чаллы телерадиокомпаниясен оештырып кына калмадым, ә күп кенә иҗат проектларының авторы да...
-
Россия үз халкын туйдыра ала
"Кайбер азык-төлек товарларын чит илдән кертүгә карата чикләүләргә карамастан, ризыкка бәяләрнең инфляциядән тизрәк артуы өчен фундаменталь сәбәпләр юк", дип белдерде Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров журналистлар белән чираттагы очрашуында. Ул шулай ук бәяләрнең нигезсез артуын булдырмас өчен, нинди чаралар күрергә кирәклеген аңлатты, чит илдән кертелә торган продуктлар исемлегенә...
-
Мәчет мөселманнарга хезмәт күрсәтә һәм төзелүен дәвам итә
Быелгы ураза гаетендә Чаллы шәһәренең "Сөембикә" мәхәлләсендә шәһәр мөселманнары игътибарына лаек вакыйга булды: җәмәгать намазларын төзелүен дәвам итүче мәчет бинасында укый башладылар. Шулай итеп, кысан вагонда намаз укулар тарихта калды. Гаетнең икенче көнендә мәчетнең имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Әхмәтов шушы вакыйга уңаеннан мәчет спонсорлары өчен аш мәҗлесе уздырды. Рәис хәзрәт аның...
-
“Дөнья буйлап татар эзлибез”
Туган телдә аралашу, белем алу мөмкинлеге була торып та, аннан бизәргә була. Мәдәният, гореф-гадәткә дә бармак аша карарга, аны артта калган бер тармак, фольклор, мәдәни мирасны искелек калдыгы дип санарга була. Шул ук вакытта Ватаннан аерылып та туган телне онытмыйча, милләтең белән горурланып яшәргә мөмкин. Ничек уйлыйсыз, кайсысы бу дөньяда...
-
Нәтиҗәдә...
Үткән атнада полиция хезмәткәрләре законсыз уен эшчәнлеген тыю буенча 25 рейд үткәрде. Рейд барышында алынган 266 компьютер, 20 уен автоматы утильләштереләчәк. Ә хокук бозучылар нибары административ штрафка тартыла, шуңа күрә алар кабат әлеге кәсепкә керешә. Мәсәлән, 45/02 А йортында урнашкан исемсез оешмадан уен җиһазларын җиде тапкыр алырга туры килгән. Җиде...
-
Камгэслылардан – халыкара мәктәп бинасы
Алабугада халыкара мәктәп - Alabuga International School үзенең ишекләрен ачты. Икътисадый зонадан ерак түгел, "Три медведя" микрорайонында төзелгән бу мәктәпне ачу тантанасына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Ул үзенең тәбрик сүзендә шушындый үзенчәлекле мәктәп ачылуны җитди вакыйга дип атады. Әлеге белем бирү үзәгенең республикада беренче булуын билгеләп үтте....
-
Чаллы тавыш бирергә әзер. Барыбыз да – сайлауларга!
Тагын дүрт көннән сайлауларга барабыз. 14 сентябрьдә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз. Инде халык ышанычлысы булырга җыенучылар һәм сәяси партияләр, аларның вәкилләре үзләренең сайлануга лаеклы икәнлекләрен исбатларга тырышып, агитация эшен актив алып баралар. Халык аларның вәгъдәләренә ышана микән? Гомумән, сайлаулар турында гади кешеләр ни уйлый? Без шул...