Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Карабодай да, шикәр дә, дәфтәр дә җитәрлек

Бераз югалып торганнан соң, ниһаять, кибет киштәләрендә шикәр комы белән карабодай ярмасы барлыкка килде. Бәяләре артты, әлбәттә. Әнием әйтмешли, кирәкнең кыйммәте юк, кыйбат булса да аласың инде.

Моңа сөенеп өлгермәдек, икенче мәсьәлә килеп чыкты. Ак кәгазь бетте, кеше дәррәү кубып, каплап алып бетерде. Бу хәл бигрәк тә мәктәп яшендә балалары булган әти-әниләрне хафага салды. Алар киләсе уку елына кибетләрдән дәфтәрләрне сатып ала башладылар. Минем дә укучы кызым бар бит. Кешеләрдән артта калмыйм дип, өй янындагы кибеткә кереп карадым. Анда 12 битле дәфтәрләр калмаган, 24 битлеләр генә. Аларның да шакмаклысы юк, буйлысы 10 гына.  

Дәфтәрләр сатыла торган кибеттә бүген дә халык шактый күп. 

– Үзем мәктәптә укыган вакытта дәфтәрләргә кытлык кичергәнемне яхшы хәтерлим. Ул заманнарга калырбыз микән? – ди бер әни.

– Шуңа алып куярга булдым әле, ләкин монда гади дәфтәрләр калмаган инде. 

Дәфтәрләр кибетләрдә булырмы? Аларга бәяләр артырмы? Әти-әниләрне тынычландырыр өчен канцелярия кибете маркетинг бүлеге башлыгы Галина Анциферовага мөрәҗәгать иттем. 

– Бүгенге көндә дәфтәрләргә март ае өчен хас булмаган ыгы-зыгы күзәтәбез. Ләкин шәһәрдәшләрне тынычландырасы килә: дәфтәрләр бар, алар бөтен кешегә җитәрлек итеп складта ята. Без атнага ике тапкыр кибетләргә китерәбез. Ләкин бүгенге вәзгыять аркасында китереп өлгереп булмый, аны шул ук минутында сатып алып бетерәләр. Уку елы ахырына кадәр җитәрлек дәфтәр бар, – дип аңлатты ул.

Галина Анциферова сүзләре буенча, алар йөзәрләгән җитештерүчәләрдән  дәфтәр кайтаралар. «Берсендә ниндидер проблемалар килеп чыкса, без башкалары белән эш итәбез. Ә тегеләр, үз чиратында әлеге проблеманы хәл итү юлларын эзлиләр». 
Бәяләргә килгәндә, алар март башыннан 10 процентка арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: актуаль