Картлык һәм хәтер
Табибка килгән күпчелек пациентлар хәтерләре начараюга зарлана. Чынлап та, кеше картайган саен хәтер, игътибар, фикерләү функцияләрендә үзгәрешләр бара, ләкин әгәр алар кешегә актив тормыш алып баруда авырлык тудыра башлый икән, моны нормаль картаю процессы дип булмый... Хәтер начараюның төп сәбәпләре дип түбәндәгеләрне атыйлар: *атеросклероз, югары кан басымы, шикәр чире аркасында...
Табибка килгән күпчелек пациентлар хәтерләре начараюга зарлана. Чынлап та, кеше картайган саен хәтер, игътибар, фикерләү функцияләрендә үзгәрешләр бара, ләкин әгәр алар кешегә актив тормыш алып баруда авырлык тудыра башлый икән, моны нормаль картаю процессы дип булмый...
Хәтер начараюның төп сәбәпләре дип түбәндәгеләрне атыйлар:
*атеросклероз, югары кан басымы, шикәр чире аркасында баш миендә кан әйләнеше начараю;
*кешенең баш миендә күзәнәкләр үлеп, кешенең хәтере югалуга китерүче нейродегенератив чирләр (Альцгеймер, Пик, Леви чирләре).
Хәтер югалуның башлангыч чорында яңа мәгълүматны хәтердә калдыру, акча белән эш итүгә бәйле киеренкелек күзәтелә. Шулай ук кеше көннәрне, айны оныта, күптән түгел булган вакыйгаларны хәтерләми, әйберен югалта. Чир көчәя төшкәч, уку һәм язу авырлаша, туганнарны танымау, социаль-көнкүрештә кешенең үз-үзен тотышында үзгәрешләр барлыкка килә. Әгәр сез үзегездә яки якыннарыгызда шуңа охшаш билгеләрне күрәсез икән, неврологка мөрәҗәгать итеп, диагноз куюга һәм грамоталы дәвалау билгеләүгә ирешегез.
Хәтер начараюны искәртү
Беренче чиратта, авыруны булдырмау өчен чаралар күрү: сәламәт яшәү рәвеше алып бару, артык майлы аштан, тәмәке һәм спиртлы эчемлекләрдән баш тарту, физик күнекмәләр башкару, гәүдә авырлыгын нормада тоту, кан басымын һәм кандагы шикәрне контрольдә тоту, борчыган йөрәк-кан тамырлары чирләрен дәвалау мөһим.
Икенчедән, кан йөрешен, баш мие эшчәнлеген яхшырту өчен табиб билгеләгән дарулар хакында онытмагыз.
Өченчедән, хәтерне яхшырту белән даими шөгыльләнү кирәк. Кроссвордлар чишү, пазллар җыю, уку, хәтта кәрт, шахмат, шашка уйнау да баш миенең картаю процессын тоткарлый һәм хәтерне саклауга булышлык итә. Иң мөһиме - баш миен даими актив эшләргә мәҗбүр итү.
Тикшерүләр шуны күрсәтә: атнасына 11 төрле шөгыль башкару хәтер начараюны берничә елга соңарта икән. Галимнәр шуны ачыклаган: хәтерләрен ныгыту белән шөгыльләнмәгән һәм атнасына дүрттән дә аз төрле катлаулыктагы мәсьәләләрне чишә алмаучылар картлыкларында акыл зәгыйфьлеге белән ешрак интегә. Шунысы билгеле, без үз күзебез белән күргән нәрсәне хәтердә ныграк калдырабыз. Димәк, алган мәгълүматны язып, аны еш карый ала торган урынга куйсагыз - ул хәтерегездә ныграк калыр.
Мөһим киңәшләр:
Хәтерләрен озаккарак сакларга теләгән кешеләргә табиблар зур булмаган, балалар өчен язылган шигырьләрне ятларга киңәш итә. Аннан инде катлаулырак, озынрак шигырьләргә дә күчәргә мөмкин. Һәр истә калдырылган әйбер - хәтерне яхшырту өчен эшли. Безнең хәтернең шундый ягы бар - әгәр кабатлау белән ныгытып тормасаң, барлыкка килгән күзаллаулар 40-60 минуттан соң юкка чыга. Фән шуны раслаган: нәрсәнедер истә калдыру өчен аны зур аралык белән кабатлап торырга кирәк. Нәрсәнедер хәтердә калдырырга теләгәндә, без үзебезнең системаны булдыра алабыз. Мәсәлән, укыганны сөйләү, аерым хәрефкә башланган барлык исемнәрне искә төшерү һ.б.
Шунысы билгеле, еш кына истә калдырырга теләгән нәрсәне без үзебезнең игътибарны туплый алмавыбыз аркасында онытабыз. Менә шуңа да, сезнең игътибарга хәтерне ныгыту өчен берничә күнекмә тәкъдим итәбез.
1. Телевизор караган вакытта алдыгызга сәгать куегыз. Игътибарыгызны 2 минут дәвамында аның секунд теленә юнәлтегез. Телевизор сезнең игътибарны үзенә суырып алырлык булмасын.
2. Игътибарыгызның яртысын сәгать теленең секунд теле хәрәкәтенә, икенче яртысын - кулларыгызга юнәлтегез. Игътибарыгызны ике төгәл өлешкә бүлеп, кулларыгыз турында да, секунд теле турында да уйлагыз.
Акыл эше белән олыгайган көнгә кадәр шөгыльләнгән кешеләр үзләренең акыл камиллеген һәм физик сәламәтлекләрен картайганга кадәр саклап калалар. Хәтер - үзегезнең кулда!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев