11 август 2014 яңалыклары
-
Картлык һәм хәтер
Табибка килгән күпчелек пациентлар хәтерләре начараюга зарлана. Чынлап та, кеше картайган саен хәтер, игътибар, фикерләү функцияләрендә үзгәрешләр бара, ләкин әгәр алар кешегә актив тормыш алып баруда авырлык тудыра башлый икән, моны нормаль картаю процессы дип булмый... Хәтер начараюның төп сәбәпләре дип түбәндәгеләрне атыйлар: *атеросклероз, югары кан басымы, шикәр чире аркасында...
-
Әгәр бакчада яшәсәгез
Дәүләт Думасы депутатлары җәйге каникулдан килүгә, беренче эш итеп, бакчачылык ширкәтләре хакындагы федераль законны икенче укылышта тикшерәчәкләр. Бу эш өченче һәм дүртенче укылышларга да калырга мөмкин. Ни өчен дигәндә, Думага бакчачылардан меңәрләгән тәкъдим-шикаятьләр кергән. Алар бигрәк тә үзләрен бакча участокларына пропискага кертүгә каршы. Чыннан да, әлеге закон проектын эшләүчеләр бакчачыларны...
-
Сез һаман төнлә ашыйсызмы?
Кытай медиклары йокы сыйфаты ашаган ашамлыкка бәйле, ди. Әгәр дә кеше кичке ашка майлы яисә авыр эшкәртелә торган ашамлык ашаса, яисә ятар алдыннан гына ашаса, аның ашказаны эшләвен дәвам итә. Ә бу, үз чиратында, сәламәт йокыны боза. Табиблар кич белән җиңелчә ризыклар гына ашарга киңәш итә: яшелчә-җимеш, тавык ите, дөге...
-
Киндер эпилепсиядән дәвалый
Белгечләр тагы шаккатыра: киндер Драве синдромын - тумыштан эпилепсияле балаларны дәвалый, дип белдерә алар. Алты яшьлек Шарлотта Фиджи өянәк тотканда көзән җыерулар белән интегә. Ә өянәк тоту көчле була һәм еш кабатлана. Атнасына берничә мең микроөянәк күзәтелә. Бала нормаль халәттә яши алмый. Әти-әнисе гадәти булмаган бер ысулны интернеттан күреп, кулланып...
-
Балаң сине тыңлыймы?
Бу сорауга җавап таба алмыйча шактый ата-ана газаплана. Кайберләре баласының бәләкәйдән үк үзенә сугуыннан, олыгайгач та кул күтәрүеннән зарлана. Мондый аяныч хәлгә таруга күп очракларда ата-ана үзе гаепле. Бала, әле карында чакта ук, әти-әнисенең тавышын, гаиләдәге интонацияне «имә». Аның нерв системасы да, җаны да шул «сөт»тән ясала. Тыныч яшәмәгән гаиләләрдәге...
-
“Күңел” бәйрәме
Шушы көннәрдә «Күңел» радиосы эфирга чыга башлавына 17 ел тулуны билгеләп үтте. Җиңү паркында чын мәгънәсендә күңелле тамаша оештырылды. Анда популяр артистлар Гөлдания Хәйруллина, Ринас Әхмәтов, Әлфинә Әзһәмова һәм башкалар катнашты. Концертның махсус кунаклары Фердинанд Сәлахов һәм Ярамир бар халыкны биетте. Бәйрәм уңаеннан килгән кунакларга бүләкләр дә эләкте. Иң кыю...
-
Милләтебез хәзинәләре
Казанның "Идел" яшьләр үзәгендә "Милләтебез хәзинәләре" балалар профильле сменасы уздырыла. Анда Россиянең 16 төбәгеннән һәм Казахстаннан 167 бала катнаша. "Идел" яшьләр үзәге 2000 елдан башлап, ел саен чит төбәкләрдә яшәүче татар балалары өчен традицион "Милләтебез хәзинәләре" җәйге сменасын үткәрә. Аның максаты - Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар...
-
Уртача хезмәт хакы турында
Татарстанстат Татарстанда уртача хезмәт хакы дәрәҗәсен тикшерүгә нәтиҗә ясады. Шулай итеп, предприятие һәм оешмалар, кече эшмәкәрлек һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләренең 2014 елның беренче яртысында уртача хезмәт хакы 27 мең 214 сум тәшкил иткән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, үсеш 11,4 процентка тәңгәл. Шул ук вакытта кече эшмәкәрлек субъектларын да...
-
Мәскәүдә – Татарстан Республикасы көннәре
Россия башкаласында Татарстан Республикасы көннәре 20-24 августта үтәчәк. Проект кысаларында мәскәүлеләргә Камал театры спектакльләре күрсәтеләчәк, Мәскәү халыкара музыка йортында Татарстан халык рәссамнары хезмәтләре күргәзмәсе эшләячәк, тантаналы концерт үтәчәк. Л.Рюмина җитәкчелегендәге Мәскәү фольклор мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы җыр һәм бию дәүләт ансамбле концерты, Асадулаев йортында Татарстан фольклор музыка ансамбле концерты, Россия...