Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

“Кече мэрлар”

Сүз территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре турында бара. Чаллыда территориаль иҗтимагый үзидарәләре (ТИҮ) җиде ел элек оешты. Бүгенге көндә аларның саны – 77. Һәр территориаль иҗтимагый үзидарәнең төп максаты – микрорайон тормышын яхшырту, иң беренче чиратта аны төзекләндерү. Алар халык белән хакимият арасында диалог урнаштыралар, кешеләрнең гражданлык активлыгын үстерү өстендә эш алып баралар.

Комсомол районына Сидоровка, ГЭС, ЗЯБ, Ороловка, Рябинушка, Суар, Кызыл Чаллы поселоклары, Мәләкәс Аръягы, Элеватор тавы һәм егерме өч комплекс керә. Биредә 138 мең кеше теркәлгән.

Комсомол районында барлыгы 26 территориаль иҗтимагый үзидарә бар. Бу районның ТИҮ Ассоциациясе рәисе Ольга Айдимирова. Ул биредә 2016 елдан эшли.

– “Татарстан Республикасының иң яхшы ТИҮ” конкурсында грантлар отып, соңгы биш ел эчендә безгә 10 миллион 600 мең сум акча кергән. Боларга 19 балалар мәйданчыгы, тренажерлар, «Воркаут» спорт мәйданчыгының  элементларын куйдык, җәяүлеләр өчен тротуар салдык, дүрт комплекста юллар ремонтладык, – ди Ольга Викторовна.

“Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча территориаль иҗтимагый үзидарә проектлары” дип исемләнгән шәһәр конкурсында дүрт ел эчендә 34 проект җиңеп, 5 миллион 810 мең сум акча алганнар. Бу акчаларга да балалар өчен уен мәйданчыклары куелган, 2 сквер җиһазландырылган, 6 ишегалды юлы ясалган.

Комсомол районы территориаль иҗтимагый үзидарәләре ел саен чәчәкләр фестивалендә дә, ишегалды спорт төрләре фестивалендә дә уңышлы катнашалар.  

– Ишегалды спорт төрләре фестивале өлкәннәр декадасында уздырыла. Биредә өлкәннәр, ветераннар актив катнашып, былтыр безнең район беренче урынга чыкты, – ди Ольга Айдимирова. – Җиңү бәйрәме уңаеннан сугышта катнашучыларны һәм тыл ветераннарын өйләренә барып котлыйбыз.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясеннән дә, инвалидлар, өлкән буын кешеләре декадасыннан да беркайчан да читтә калмыйлар Комсомол районы территориаль иҗтимагый үзидарәләре. Күпбалалы, имин булмаган гаиләләрне дә игътибарсыз калдырмыйлар алар.

– Быел “Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы ТИҮ” конкурсында катнашу өчен гариза бирдек. Хәзерге вакытта нәтиҗәләр көтәбез. Бу конкурс кысаларында шәһәр буенча ТИҮләрнең рейтингы ясалачак, – ди Ольга Викторовна.

“Безнең ишегалды” программасы кысаларында былтыр Сидоровка бистәсендә яңа юллар, парковкалар, балалар мәйданчыклары ясалган. Эшләр барышын ТИҮ җитәкчесе Анна Ратникова күзәтеп торган.

– Хәзер Сидоровка бистәсен танырлык түгел. Бездә 45 йорт бар, аларның барлык ишегаллары да яңартылган. Эшләр барганда мин биредә “яшәдем” дисәң дә була, – ди ул. – Иртәнге 7дә чыгып кичке 8гә кадәр эшчеләрнең ясаганнарын карап тордым, чөнки без халык мәнфәгатьләрен яклыйбыз, аларга уңайлы булсын өчен тырышабыз.

Сидоровка бистәсеннән тыш, былтыр “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында ЗЯБ бистәсенең 17 комплексы, ГЭСның 3 комплексы да яңартылды. Бүгенге көндә бу ике комплекста эшләр тәмамлану алдында тора. Быел исә бу республика программасы буенча 4нче комплекс һәм 6/11 кварталының ишегаллары төзекләндереләчәк.

 

 

Территория

ТИҮ исеме

ТИҮ рәисенең исем-фамилиясе

Телефон номеры

Комсомол районы

1.

10 комплекс

«10 комплекс»

Вера Николаевна Захарова

8-917-228-67-67

2.

32 комплекс

«32 комплекс»

Фирдәүсә Рәфхәтовна Миндубаева

8-960-066-43-24

3.

62 комплекс

«Балкыш»

Татьяна Александровна Саунина

8-917-243-33-05

4.

17А комплекс

«Бумажник»

Галина Ивановна Мамонтова

8-905-372-72-00

5.

19 комплекс

«Вилюй-1»

Наталья Александровна Тузова

8-917-928-15-99

6.

14, 15 комплекс

«Дуслык»

Лилия Ивановна Савельева

8-987-189-37-67

7.

21 комплекс

«Замелекесье»

Светлана Александровна Тарасова

8-960-089-64-69

8.

16 комплекс, 6/11 кварталы

«Квартал»

Розалия Григорьевна Бражникова

8-927-492-24-02

9.

Красные Челны

«Красные Челны»

Фәния Әхтәмовна Пронкина

8-904-761-70-98

10.

Элеватор тавы поселогы

«Кызыл тау»

Рәис Гапбасович Саттаров

8-953-999-17-46

11.

4, 4А комплекслары

«Мирный»

Ольга Викторовна Айдимирова

8-965-619-79-72

12.

5, 6, 7 комплекслар

«Наш Дом»

Любовь Владимировна Кутузова

8-917-860-59-01

13.

17А/ III комплексы

«Новый»

-

-

14.

Орловка, Мироновка поселоклары

«Орловка»

Сергей Леонидович Хохлов

8-917-393-25-50

15.

1, 2 комплекслар

«Парковый»

-

-

16.

3, 3А комплекслары

«Прибрежный»

Елена Михайловна Симонова

8-960-116-57-61

17.

Рябинушка поселогы

«Рябинушка»

Хәлидә Халитовна Әхмәтгәрәева

8-951-898-44-23

18.

Сидоровка поселогы

«Сидоровка»

Анна Константиновна Ратникова

8-987-275-16-19

19.

«Сидоровка» шәхси секторы

«Сидоровка» - шәхси сектор

Гүзәл Исмәгыйлевна Батырова

8-927-487-68-98

20.

Иске Чаллы микрорайоны

«Иске Чаллы»

Әлфия Әнвәровна Гизатуллина

8-939-393-59-53

21.

Суар

«Суар»

Әнвәр Әминович Тагиров

8-937-592-56-95

22.

17 комплекс

«Счастливый»

Фәнүзә Сәетгалиевна Грызлова

8-909-311-51-05

23.

18 комплекс

«Уют»

Мәрьәм Агмалевна Мостафина

8-917-900-40-33

24.

8 комплекс

«Уютный»

Татьяна Владимировна Мадьярова

8-937-581-67-22

25.

9 комплекс

«Центральный»

Георгий Иванович Краев

8-917-883-97-25

26.

Шәхси сектор – Мәләкәс Аръягы

«Шәхси сектор – Мәләкәс Аръягы»

Фирдәүс Миннефарзутдинович Гаянов

8-917-395-28-45

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев