Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Танышасың, кавышасың килсә

«Хәят» танышулар үзәге җитәкчесе Лилия Әминова инде 2 елдан артык ялгыз йөрәкләргә бер-берсен табарга, язмыш җепләрен бергә бәйләргә ярдәм итә. Билгеле, шәһәребездә әлеге юнәлештә эшләүчеләр шактый. Тик Лилиянең эш алымнары бөтенләй үзгә, аның тәҗрибәсен өйрәнергә хәтта Казаннан ук киләләр.

Игътибарыгызга https://hayat-centr.ru/ сайтыннан алынган берничә анкета тәкъдим итәбез.

1. Татар кызы, 34 яшь, югары белемле.
Яр Чаллы шәһәреннән.
Буе – 167 см, авырлыгы – 82 кг.
Кияүдә булмаган, балалары юк.
Гадел, хисле күңелле, аңлый белә торган.
Аллаһка ышанган, буе 167 см ким булмаган, гадел, аңлый һәм тыңлый белә торган, максатчан 33 – 40 яшьлек ир-ат белән гаилә корырга тели. 
Балалары булмавы шарт.

2. Татар кызы, 41 яшь, югары белемле.
Яр Чаллы шәһәреннән.
Буе – 159 см, авырлыгы – 54 кг.
Аерылган, 2 баласы бар (10, 14 яшьләр).
Ачык күңелле, чисталык ярата. 
Намаз укый, ураза тота. 
Буе 160 см ким булмаган, 41 – 52 яшьлек мөселман белән гаилә корырга тели.

3. Татар егете, 27 яшь, югары белемле. 
Әлмәт шәһәреннән.
Буе – 183 см, авырлыгы 75-80 кг.
Оператор булып эшли.
Өйләнмәгән, балалары юк.
Буш вакытларында тауларга походка барырга ярата. 
20 – 30 яшьлек тугры хатын-кыз белән гаилә корырга тели. Балалары булу киртә түгел.

(Әлеге анкеталар кызыксындырса, 8-903-319-00-51 номеры аша мөрәҗәгать итә аласыз.)

"Хәят" танышу үзәге турында тулырак моннан укый аласыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев