Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Хәят» таныштыра да, кавыштыра да

Бер очрашудан соң кавышып, гаилә корып буламы? «Була!» – ди бүгенге әңгәмәдәшем, «Хәят» танышулар үзәге җитәкчесе Лилия Әминова. Инде 2 елдан артык ул ялгыз йөрәкләргә бер-берсен табарга, язмыш җепләрен бергә бәйләргә ярдәм итә. Билгеле, шәһәребездә әлеге юнәлештә эшләүчеләр шактый. Тик Лилиянең эш алымнары бөтенләй үзгә, аның тәҗрибәсен өйрәнергә хәтта Казаннан ук киләләр. Хәер, бу хакта шәһәрдәшебезнең үзеннән сөйләтик.

– Лилия, һөнәри серләреңне чишкәнче, иң элек үзең белән танышып үтик әле. Мондый эшкә алынырга нәрсә этәргеч булды?

– Белгечлегем буенча мин югары белемле икътисадчы. 7 елга якын шәһәребездә шактый абруй казанган компаниядә эшләдем. Насыйп ярымны да шунда очраттым. Аллаһның рәхмәте белән көннәрдән бер көнне икебез дә ислам кануннары буенча яши башладык. Һәм, киенү рәвешемне үзгәртү сәбәпле, мин әлеге эш урынымны калдырырга мәҗбүр булдым. Шөкер, «Бер ишек ябылганда, Аллаһ икенчесен ача», – диләр бит. Миңа кул кушырып утырырга туры килмәде. Мөслимә кардәшебез үзенең туристик агентлыгына эшкә чакрыды. Анда мин, декрет ялына киткәнче, 3 ел хезмәт куйдым. Бала белән өйдә утырганда миңа « Muslim Like» бәхетле гаилә кору үзәге белгечләре тәкъдим белән чыкты. Алар социаль челтәрләрен алып баруымны сорады. Шул рәвешле мин төп эшемә нигез салачак белем һәм тәҗрибә тупладым. Аннары инде тормыш юлым шәһәребездәге бер гаилә кору үзәге белән кисеште. Биредәге җитәкче миңа тулы карт-бланш бирде. Чөнки әлеге үзәктә ул чакта ниндидер бер торгынлык хөкем сөрә иде. Мин, җиң сызганып, эшкә тотындым: социаль челтәрләрдәге эшне җанландырып җибәрдем һәм...

– Һәм нәкъ менә биредә соңыннан үзегезне республика күләмендә танытачак идеягезгә канатлар куйдыгыз.

– Әйе. Минем танышу һәм кавышу мәсьәләләрен бөтенләй башка яссылыкта күрәсем килде. Гадәттә, танышу үзәкләре бер тапталган юл белән бара. Аларга яр эзләүче килә дә, компьютерга тупланган анкеталар белән таныша, кыскасы, кеше коры мәгълүмат белән генә канәгатьләнергә мәҗбүр була. Өстәвенә әле бу шактый вакыт та таләп итә. Яткан таш астыннан су акмавын яхшы беләбез, шуңа да мин бу юнәлештә яңа ысул кулланып карарга булдым. Төгәлрәк әйтсәк, танышырга теләүчеләрне бергә җыеп, очрашу кичәсе үткәрергә карар кылдым. Моңа кадәр шәһәрдә мондый чараларның узганы булмады. Һәм бу минем өчен бик кыю адым булды. Тәвәккәлләп, үзәгебезнең социаль челтәрләрендә бу хакта белдерү элдем. Ышанасызмы-юкмы, чарага берничә көн дигәндә 60 кеше язылды. Беренче юлга мин аларның 40ын гына чакырырга булдым. Чөнки кичә үтәчәк зал бары шулкадәр генә кешене сыйдыра иде. Һәм, әйтергә кирәк, әлеге башлангыч бик уңышлы булды. Чара вакытында танышып, соңрак ике яшь йөрәк гаилә корып җибәрде. Бу вакыйгадан соң мин тагы да илһамланып, канатланып эшли башладым. Тик бераз вакыттан соң үзәк тарафыннан мин үти алмаслык шартлар куелды һәм мин китәргә мәҗбүр булдым. Озак уйлап тормадым, әлеге изге эшне дәвам итү өчен, 2021 елда «Хәят» дип исемләнгән яңа үзәккә нигез салдым. 

– Лилия ханым, шәһәребез өчен яңалык булган әлеге танышу кичәләренә якыннарак тукталыйк әле. Алар ни рәвешле уза, катнашу шартлары нинди? 

– Танышу кичәсен оештыру өчен мин алдан ук хәләл шартларда эшләүче кафе-рестораннар белән килешү төзим. Билгеле бер күләмдә кеше җыелгач, алар безгә банкет залларын бушка арендага бирәләр. Танышырга килүчеләр бары билгеле бер меню өчен акча түлиләр. Бу артык зур сумма түгел. Гомумән,  гаилә кору нияте белән янып йөргән кешегә, минемчә, бу киртә була алмый. Әлеге сумманы парлы тормышка үзенә күрә бер инвестиция буларак кабул итәргә кирәктер. Чөнки чара барышында ир-атлар һәм хатын-кызлар үзләренә тиң яр таба алалар. Кичәләрне дә мин катнашучылар бер-берсен якыннанрак белсен өчен төрле интерактив ысуллар кертеп оештырам. Бу бит гади генә очрашу түгел, биредә ир-егетләр һәм хатын-кызлар төрле темаларга үзара фикер алышалар. Теге яки бу мәсьәләгә карата карашларын белдерәләр. Моннан тыш һәр кичәнең үзенә күрә бер спикеры да була. Ул катнашучыларга, гадәттә, ир-атлар һәм хатын-кызлар мөнәсәбәтләре темасына үз киңәшләрен бирә. Шулай ук чарада төрле уен алымнары да кулланыла. Шунысы да мөһим: безгә Чаллыдан, республикабыз район-шәһәрләреннән генә түгел, ә хәтта илебезнең башка төбәкләреннән дә киләләр. Мисал өчен, Башкортостаннан, Ульян өлкәсеннән дә катнашучылар булды. Әнә шулай бер очрашуда Өфедән килгән кызыбыз Татарстан егете белән танышып, гаилә корып җибәрделәр. Гадәти тормышта, бәлкем, алар беркайчан да очрашмаган булырлар иде. Без исә аларның кавышуына сәбәпче булдык. Шуңа да мин әлеге кичәләрне ай саен үткәрергә тырышам. Чөнки нәтиҗәсе күз алдында. Бүгенге көнгә инде без 8 парны кавыштырдык. Ярты ел гына эшчәнлек өчен, минемчә, бу бик тә яхшы күрсәткеч. 

– Нәкъ менә шуның өчен дә сезнең эш алымнары белән кызыксынучылар да артадыр. Белгәнемчә, үзәгегез эшчәнлеге Казан белгечләрендә дә кызыксыну уяткан. 

– Әйе, башкаладан тәҗрибә тупларга килүчеләр дә булды. Мин аларга махсус дәресләр бирдем. Алар безнең хакта социаль челтәрләрдән күреп белгән. Гомумән, мин һәркем белән тәҗрибә уртаклашырга әзер. Чөнки барыбыз да Аллаһ каршында изге эш башкарабыз. Әйе, хәерле эшкә юллары да ачыла аның. Әле күптән түгел генә эшмәкәрләр дә үз союзларына теркәлергә тәкъдим ясадылар. «Эш алымнарыгыз башкаларны кабатламый, үзәгегезне танытырга ярдәм итәр идек», – дип фикерләрен ирештерделәр. Тик без әлегә хәйрия шартларында гына эшлибез. Берләшмәгә керү өчен билгеле бер күләмдә финанслар булу шарт. Аллаһ насыйп итсә, киләчәктә анысы да булыр дип өметләнәбез. 

– Финанслар турында сүз киткәч, сорамый булдыра алмыйм: сез бит әлеге кичәләрне оештыру, анкеталар туплау өчен шактый вакытыгызны сарыф итәсез. Ә бит һәр башкарылган эш бәяләнергә тиеш, юкка гына: «Хезмәт җимеше белән татлы» - димиләр бит.

– Иң элек мин боларның барысын да Аллаһ ризалыгы өчен дип эшлим. Ә Ул, белгәнебезчә, теләгән бәндәсен Үзе хисапсыз ризыкландыру мөмкинлегенә ия. Мисал эзләп ерак барасы юк, безнең аша кавышкан парлар, гадәттә ир-егетләребез, рәхмәт йөзеннән, үзәккә ярдәм булсын дип, үзләре теләгән күләмдә сәдака калдыралар. Аның күләме чикләнмәгән. Әнә шул рәвешле ай ахырына билгеле бер күләмдә акча туплана. Аның бер өлеше хезмәт хакы өчен, ә калганы үзәгебезне таныту, рекламалау чыгымнары өчен тотыла.  Шулай ук без үз сайтыбызны да булдырдык. Бу максатка да шактый гына күләмдә финанслар тотыла. 

– Сайт дигәннән, димәк үз ярыңны онлайн рәвештә дә табу мөмкинлеге бар?  

– Әйе.  Теләгән һәркем https://hayat-centr.ru/ электрон сылтамасы аша кереп, булган анкеталарыбыз белән таныша ала. Моннан тыш алар үзләре хакында да мәгълүмат калдыра алалар. Шулай ук сайтыбызда булачак танышу кичәләре хакында да хәбәр итеп торабыз. Өстәмә сораулар өчен 8-903-319-00-51 WhatsApp номеры да эшли. Языгыз, шалтыратыгыз, насыйп ярларыгызны, бәлкем, нәкъ менә безнең аша табарсыз.

Әңгәмәдәш – Илшат Солтанов 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация