Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кишер нигә кыйммәт?

Кишергә бәя өч тапкырга арткан. Бүгенге көндә кибетләрдә ул 60-70 сум тора. Ни өчен болай булган соң? Үзебездә үсә торган яшелчәгә шулай бәяләр артырга мөмкинмени? Бәлки, үстерүчеләр юктыр?

Дөрестән дә, кишерне үстерергә теләүчеләр аз икән. Шуларның берсе Тукай районында урнашкан «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы. 
Әлеге хуҗалык чаллылыларны икенче икмәгебез – бәрәңге белән тәэмин итүче буларак күп кешегә таныш.  Менә өченче ел инде монда кишер һәм чөгендер үстерәләр. Әйтергә кирәк, Тукай районы буенча яшелчәләрне үстерүче бердәнбер хуҗалык ул. 
Биредә бәрәңге 70 гектар урынны били, кишер белән чөгендер 8әр гектар. 
- Яшелчәләрне үстерү җиңел түгел, шуңа күрә моңа бөтен кеше дә алынмый, - ди «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгының идарә итүчесе Рәмис Миңнеханов. – Быелгы җәйне бигрәк тә, чөнки явым-төшемнәр булмады. Утырткан кишеребез өч атна чыкмады, инде куркуга калдык. Аллаһка шөкер, су сибә торгач тигез генә чыктылар.
Яңгыр яуганны көтсәң, гел уңышсыз калырга мөмкин. Моны булдырмас өчен хуҗалыкта зур су сиптергеч тора. Көне буена ул кишер, чөгендер басуын әйләнеп, үсемлекләргә яшәү көче бирә. Кишернең яфраклары ямь-яшел, куе, җирдә дым бар. 
Кишерне заманча техника ярдәмендә тигез итеп утырталар. Хуҗалыкта орлыкның сыйфатына зур игътибар бирелә. Биредә яшелчәләрнең элиталы, корылыкка, саклауга чыдам сортларын гына чәчәләр. 
- Безнең эштә вакытны исәпләмисең.  Кирәк икән басуга төнге икедә дә чыгасың, чөнки тир-көч түгеп эшкәртелгән җирне, чәчкән орлыкты әрәм итәсе килми, - ди Рәмис Минталипович. – Тишелеп чыккан орлыкка вакытында су сибәргә, чүпләргә, бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы эшкәртергә кирәк. Ә бу эшне кояш кыздырган вакытта башкарырга ярамый, төнлә эшлибез. 
Яшелчәләрдән сыйфатлы һәм мул уңыш алу өчен заманча техника булырга тиеш. 
Бу яктан да хуҗалык алгы рәттә. Биредә 12,5 миллионлык трактор, 3 миллионлык сабан, 3,5 млн сумлык чәчкеч сатып алдылар. 
Хуҗалыкта бәрәңгенең бер гектарыннан уртача 400 центнер уңыш алалар. Узган ел һәр гектардан 650 центнер кишер, 600 центнер чөгендер җыелган.
- Быел исә, уңыш үткән елгыдан 20-30 процентка азрак булыр, кишернең һәр гектарыннан уртача 500, чөгендердән – 450, бәрәңгедән – 300 центнер уңыш алырга өметләнәбез, - ди Рәмис Миңнеханов. 
«Бу кадәр яшелчәләрне кайларга куеп бетерәсез, ничек саклыйсыз?» дип сорадым. 
- Чаллы шәһәренең «Мәктәп туклануы»н, «Табыш» сәүдә нокталарын, сәламәтлек саклау һәм социаль структураларын тәэмин итәргә җитәрлек уңыш үстерәбез. Нефтекамск, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләреннән, Казахстан, Узбәкстан республикаларыннан килеп алучылар бар. Яшелчәләргә ихтыяҗ бар, җитми дә кала әле. Быел февраль аена барлык яшелчә сатылып бетте. Шуны исәптә тотып, яшелчә мәйданнарын ел саен арттырабыз, - ди Рәмис Минталипович. 
Әйтергә кирәк, әлеге хуҗалыкта яшелчәләрне ел әйләнәсендә сатып алырга була. Аларны саклау өчен биредә 700 тонна кишер сыешлы суыткыч каралган. Махсус компьютер ярдәмендә суыткычта тиешле микроклимат тора. Кишерне 0 градустан алып 1 градуска кадәр җылыда гына тоталар. Кирәк икән, монда бәрәңге белән кишерне юып, капчыкларга тутырып та бирәләр. 
«Кишер бәясенең артуын нәрсә белән аңлатасыз?» дигән сорауга Рәмис Миңнеханов болай дип җавап бирде:
- Минем уйлавымча, бу җитештерүчеләрнең түгел, ә алыпсатарларның адымы. Алар бәяләрне күтәреп, керемнәрен арттыру өчен тырышалар. Бәлки, бу импорт белән бәйледер. Хәзерге вакытта кибеттә бәяләр азмы-күпме тотрыкланды. Ә алу вакыты җиткәч, алар тагын да төшәчәк, - ди Рәмис Миңнеханов. - Бөтенләй оятсызланып яшелчәләрнең бәяләрен арттырырга җыенмыйбыз инде, үзебезнең халык өчен үстерәбез бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәяләр