Кияүләрнең паспорты артырмы?
Безнең якларда "Өйләнү сөйләнү түгел" ул дияргә ярата иделәр. Чыннан да, җитди карасаң өйләнү, гаилә кору җиңел түгел. Ул матди яктан тәэмин ителешенә дә, зур җаваплылык та таләп итә. Киләчәктә өйләнү ир-егетләр өчен тагын да катлауланыр кебек. Россия Дәүләт Думасы депутатлары кәләш белән кияүне гаилә корыр алдыннан, медицина тикшерүе узарга...
Ир-атларга, мәсәлән, нәсел калдыру сәләте турында паспорт бирә башламакчылар. Эш шунда - түрәләрне яшь гаиләләр арасында бала алып кайта алмаучыларның күп булуы борчый.
Сәламәтлек саклау комитеты вәкилләре "Яшь парлар сертификаты"н гамәлгә кертергә тәкъдим иткән. Халык вәкилләре аеруча ир-атларның нәсел дәвам итә алу сәләтен тикшерергә кирәк дип саный, шунлыктан Сәламәтлек саклау министрлыгына "Россиядә яшәүчеләрнең репродуктив сәламәтлеген саклау концепциясе" проектын камилләштерергә тәкъдим иткәннәр. Документта ЗАГСка язылышу турында гариза тапшыручыларга игътибар зур булачак, дип фаразлана. Яшьләрнең нәсел калдыру сәләтен туйга кадәр үк тикшерә башламакчылар. Бу яңалык беренче чиратта ир-атларга кагыла.
Статистика мәгълүматларына караганда, быелның дүрт аенда Татарстанда 5865 гаилә теркәлгән, 4 542 пар таркалган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, Казанда язылышучылар саны - 12, Чаллыда - 18, ә республика районнарында 18 процентка кимегән. Татарстанда һәр бишенче гаилә төрле милләт вәкилләре арасында теркәлгән. 40 кияү һәм кәләшкә 18 яшь тә тулмаган. Шунысы кызганыч, туйлар саны кими, аерылышучылар киресенчә арта бара. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, Казанда аерылышучылар саны - 5, Чаллыда - 10 процентка күбрәк теркәлгән.
Кияүләргә паспорт бирүгә карат шәһәрдәшләребез нинди фикердә соң?
Рәмзия ЯРУЛЛИНА, шәфкать туташы:
- Сүз дә юк, яшьләрнең сәламәтлегенә игътибарны арттырырга кирәк. Тик моны мәҗбүри итәргә ярамыйдыр. Яшьләр өйрәткәнне, кушканны эшләргә яратмый бит. Хәзер болай да кияү һәм кәләшләр арасында медицина тикшерүе узучылар саны арта. Яшьләр үзләре дә сәламәтлекләренә битараф түгел. Әти- әни булырга да алдан ук әзерләнәләр. Җитәкчеләр һәм депутатлар бушлай медицина тикшерүе үтүне тәэмин итсәләр, яхшырак булыр иде.
Гөлсәрия ХУҖИНА, укытучы:
- Бу яңалыкның файдасына караганда зыяны күбрәк булырга мөмкин бит. Ир-атлар болай да хастаханә юлында йөрергә яратмый, ә депутатлар аларга мәҗбүри рәвештә тагын паспорт бирергә җыеналар. Көчле затлар моны хурлык дип кабул итмәсме?
Артур КӘРИМОВ, студент:
- "Сәламәт" яки "авыру" дигән мөһер сугу кешене кимсетү бит ул. Моның нигә кирәге бар? Депутатлар халыкның тормышын яхшырту буенча кануннар кабул итсәләр, яхшырак булыр иде. Медицина тикшерүе ир-атның чирле икәнен ачыклаганнан соң нишләргә? Сөйгән ярларга туй үткәрергә бернәрсә дә киртә була алмый. Заманча медицина бала алып кайта алмаган гаиләләргә дә булыша, акчаң гына булсын! Нинди генә кануннар кабул итсәләр дә, мин сөйгәнем белән бергә булачакмын. Дәүләт имтиханнарын тапшыргач, алла боерса, кәләшем Регина белән туй уздырабыз. Мәхәббәте көчле, карары нык булган кешеләрне гаилә корудан беркем дә туктата алмый.
Зөлфия ФОАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев