7 июнь 2016 яңалыклары
-
“Арзанлы ипотека”, син кайда?
Бүгенге ир-атлар пошаманда. Өченче бурычларын үти алмый интегәләр. Агач утыртылган, малай "ясалган", ә менә йорт төзү белән зур кыенлыклар. Җир кыйммәт - аның өчен генә өч-дүрт ел эшләргә кирәк башта, аннары җелегең сыгылганчы ун ел йорт төзисең. Төзеп бетергәч тә әле тагын биш ел шуның бурычын түләшле. Фатир сатып алу...
-
Чаллы театры–балаларга
1 июньнән башлап 4 июльгә кадәр Чаллы татар драма театры балалар өчен спектакльләрдән торган зур марафон уздыра. Көн саен диярлек (ялларны исәпкә алмаганда) артистлар өчәр әкият уйнап күрсәтәчәкләр. Аларның башлану вакыты - 9.30, 10.40, 15.30.
-
Яшьләр көне Мәйданда була
Яр Чаллыда быел яшьләр көне 24 июньдә Мәйдан да үтәчәк.
-
Суда сак булыгыз!
Мәгълүм булганча, 1 июньнән су коену сезоны башланды. Эссе җәй көннәрендә су керү рәхәт, ләкин кайберәүләр куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып, үзләренең һәм якыннарының тормышын куркыныч астына куялар.
-
“Төзүче” стадионы төзекләндерелә
Шәһәрнең иң беренче спорт корылмаларының берсе булган "Төзүче" стадионында капиталь ремонт эшләренең беренче этабы бара. Төзекләндерү республика бюджетыннан финанслана.
-
Кияүләрнең паспорты артырмы?
Безнең якларда "Өйләнү сөйләнү түгел" ул дияргә ярата иделәр. Чыннан да, җитди карасаң өйләнү, гаилә кору җиңел түгел. Ул матди яктан тәэмин ителешенә дә, зур җаваплылык та таләп итә. Киләчәктә өйләнү ир-егетләр өчен тагын да катлауланыр кебек. Россия Дәүләт Думасы депутатлары кәләш белән кияүне гаилә корыр алдыннан, медицина тикшерүе узарга...
-
Немецлардан үрнәк алырлык
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Татарстан делегациясе составында Германиядә булды. Делегацияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Наил Мәһдиев эшлекле сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты.
-
Кызыл улдык карагы
Чаллы сәүдә үзәкләренең берсеннән 29 банка тәрәч балыгы улдыгы, 14 кырыну өчен күбек аэрозоле һәм гель урлаганы өчен 31 яшьлек каракка хөкем карары чыгарылды.
-
Мәҗбүриләп тагылган иминиятләштерүдән баш тартып була!
Кредит, ипотека алганда, ОСАГО полисын ясатканда мәҗбүриләп иминиятләштерүләр шактый еш очрый. Россия Банкы бу күренешләргә чик куярга булган. Әлеге банк "период охлаждения" дигән төшенчә кертеп җибәрә. Моннан соң һәркем билгеләнгән вакыт эчендә көчләп тагылган иминият хезмәтеннән баш тарта ала.
-
Татарстанда күп фатирлы йортлар капиталь төзекләндерелә башлаган
Татарстан Республикасы төзелеш объектларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле хезмәтне саклау өлкәсендә 430 тикшерү уздырылган, барлыгы 5 млн 926 мең сум түләттерүгә 150 карар чыгарылган.