Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көллияттә студентларны Гарри Поттер фильмы геройлары каршы алды - ФОТОЛАР

В.Д. Поташов исемендәге техник көллиятендә иртән студентларны Гарри Поттер геройлары булып киенгән персонажлар каршы алды. Алар белән фотога төшәргә мөмкин булды.

Уку йортының кече спортзалында армрестлинг буенча ярышлар башланды. Яшьләрнең осталыгын әлеге спорт төре буенча күп тапкырлар җиңү яулаган 3нче курс студенты Раил Ибраһимов, үзе студент вакытында армрестлинг буенча шәһәр һәм республиканың җыелма командасына кергән педагог Дарья Тавлинова бәяли. 
Көндез «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дип аталган күңел ачу чарасы оештырыла. 
14 сәгатьтә «Ачык микрофон» исемле музыкаль кичәдә музыка коралларында уйнаучы һәм җырларга яратучы студентлар үз талантларын күрсәтәчәк. 
Көн дәвамында «Тагын гыйнвар, тагын Татьяна көне» дип аталган кызыклы дәресләр дә үткәреләчәк.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: студентлар