Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күршең чүп җыйса психиатр чакыр

Чит ил машинасында йөрүче, 40 яшьләрдәге шәһәрдәшебез аралашырга яратмый, үзен агрессив тоткан очрак та булган. Аның «Плюшкин синдромы» дип аталган әйбер җыюыннан интегүчеләр үзен ничек яклый ала?

Чаллының 11нче комплексында үз подьездын чүплеккә әйләндергән ир-ат турында язган идек. Инде 3 ел биредә яшәүчеләр бу күршеләре аркасында сасы искә, тараканнарга, подьездда өеп куелган тартма, иске аяк киеме, чүпрәкләргә түзеп яшәргә мәҗбүр.

Күршеләре әйтүенчә эшмәкәр булган, чит ил машинасында йөрүче 40 яшьләрдәге бу шәһәрдәшебез аралашырга яратмый, үзен агрессив тоткан очрак та булган. Аның "Плюшкин синдромы" дип аталган әйбер җыюыннан интегүчеләр үзен ничек яклый ала? Бу сорау белән "Шәһри Чаллы" хәбәрчесе танылган  психиатр Марат Юсуповка мөрәҗәгать итте.

Әлеге авыруның башлангыч стадиясендә кирәк булмаган кием, җиһазларны ташлавы авыр була. Элегрәк, совет чорында, әйберләргә кытлык булганда мондый гадәт әле үзен бераз аклаган, бүген исә моңа ихтыяҗ юк.  Мондый мәгънәсез җыю  авыр психик авыру булырга мөмкин.  Бу вакытта кешенең баш миенә зыян килә. Күпчелек өчен башка сыймаслык хәлләр андый авырулар өчен нормага әйләнә.

"Авыруның нәрсәдән килеп чыгуы турында фәндә тәгаен җавап юк. Шулай да гаиләдә артык сакчыллык сәбәпләрнең берсе булырга мөмкин. Әлеге ир-атка килгәндә аның бизнесына куркыныч янаган, ә бу үз чиратында  буыннан буынга күчеп килгән куркуны "уяткан" дип фаразларга мөмкин. Ә аның агрессивлыгы һәм аеруча чүп җыюы якын-тирәдә яшәүчеләр өчен куркыныч.

Бу очракта әлеге йортта яшәүчеләргә Чаллы психоневрологик диспансерының баш табибы исеменә гариза язарга киңәш итәр идем. 2 данә язып, берсен үзегезгә алып китәргә кирәк. Гаризада әлеге кеше, аның яшәү рәвеше турында тәфсилләп языгыз, әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч янавын җиткерергә тырышыгыз.

Психиатр урынга чыгып, әлеге кешене тикшерәчәк, куркыныч янау расланса, мәҗбүри дәвалану үткәрелергә мөмкин. Әгәр ПНД чарасын күрмәсә, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә була. Ул чагында диспансерга язылган гаризаны да искә алырга кирәк" дип аңлатты табиб..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев