Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер ир-ат подъездны да, машинасын да чүплеккә әйләндергән - фотолар

Йортта яшәүчеләр ярдәм сорый!

Ярылган савытлар, искергән аяк киемнәре, буш шешәләр, җимерек урындык... Ничәмә ничә тартма! Аларны ачып карасаң, ушың китәр!  Кыскасы, чүплек оясы. 11/26 йортындагы 2 подъездда чын мәгънәсендә Плюшкин яши. 

-    Кайларга гына бармадык, нинди генә хатлар язмадык. Идарә итү компаниясе, полиция, МЧС, прокуратурага... берсе дә калмады. Хәтта югары даирә җитәкчеләргә дә чыктык. Нәтиҗәсез. Проблема хәл ителми. Инде 3нче ел интегәбез. Күршебез Юрий Шикин чүп-чар җыя да кайта. Янгын була калса, нишләрбез?! Подъезд тулган. Үтеп булмый, - дип сөйләде 11/26 йорты советы рәисе Виктор Волков. 

Юрий Шикиннан аеруча 10нчы катта яшәүчеләр интегә. Татьяна Михаэлисның фатиры аның янында гына. Әлеге ханым хис-тойгыларын яшерә алмый. Елый-елый сөйли. Бу хәлләр үзәгенә үткән. 

-    1 ел элек иремнең хәле начарланып, ашыгыч медицина ярдәме чакырттым. Табиблар фатирга үтә алмыйча интекте. Өсләренә коридордагы чүп-чар өеме килеп төште. Мондый күренешкә алар да шаккатты. Анысы бер хәл. Соңыннан Юрий Шикин "әйберләремне туздыргансың дип гаепләп, күпме ишек какты". Мондагы сасы ис! Өйләргә тараканнар ияләште. Ни хәл кылыйк микән? – дип уфтана Татьяна Михаэлис. 

Без килгәндә, чүп-чар хуҗасы да урында иде. Подъезд эчендә җыйган әйберләрен урнаштыра. Ир-атка 40 яшьләр тирәсе. Теләмичә генә сөйләшә. Подъездны кайчан чистартасыз дигән сорауга: “Бүген үк!” - диде дә ишекне ябып куйды. 

Йортта яшәүчеләр әйтүенчә, аның фатирында да шундый ук күренеш. Хәтта урамда торучы машинасы да чүп-чар белән тулган. Салонында - тартмалар, астында - такталар. 

Без “Центральный” идарә итү компаниясе директоры Чулпан Әгъләмова белән дә сөйләштек. 
-    Йортта яшәүчеләр зарлана башлагач, ул чүпләрне әкренләп чыгара башлый. Подъездны чистартмаса, чүп-чарны үзебез килеп түгәбез. Нигә җыясың дип сорагач, бакчага кирәк ди. Бүген генә аның белән сөйләштек. Ул кичке сәгать 5нче яртыга кадәр подъездны чүп-чардан арындырырга вәгъдә итте. Барып тикшерәчәкбез. 

Әмма йортта яшәүчеләр проблеманың хәл ителүенә һич кенә дә ышанмый. Бер-ике көннән подъезд тагын тулачак ди алар. 

Әлеге хәл буенча юрист Илнар Сафинга да мөрәҗәгать иттек. 

-     Проблема җитди. Подъезд - ул гомумфайдалану урыны. Анда беркем дә үз әйберләрен сакларга тиеш түгел. Әмма бу таләпне үтәмәүчеләрне җәзага тартуы авыр. Гомумән, бездә андый практика юк. Ведомстволар да бу эшкә теләп алынмый. Кешенең гаебен дәлилләве авыр. Мин йортта яшәүчеләргә видеокамералар урнаштырырга тәкъдим итәр идем. Аның ярдәмендә административ җаваплылыкка да тартырга мөмкин, - диде юрист.  

- Әлегә исә Юрий Шикинны психик яктан тикшерегә кирәк дигән хат алдык, - дип белдерде 11/26 йорты советы рәисе Виктор Волков.  

Татьяна Михаэлис белән 11/26 йорты советы рәисе Виктор Волков

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чүплек