Кызлар да футбол уйный - ФОТОЛАР
Яңалыклар тасмасы

Кызлар да футбол уйный - ФОТОЛАР

4 апрель көнне Чаллыда мәктәп футбол лигасы турниры ачыла. Бу турыда журналистларга матбугат конференциясендә сөйләделәр. Быел футбол лигасында 32 мәктәп командасы катнаша, шуларның 6сы кызлар. Барлыгы – 384 кеше.

Җирәбә нәтиҗәләре буенча футбол турнирының уйнау графигы төзелде. 5нче апрелдән 12 апрельгә кадәр һәр көн сигезәр мәктәп командасы көч сынашачак.  

Чаллыда мәктәп футбол лигасы 7 ел эшли, бу вакыт эчендә анда 4 меңнән артык укучы тупланды.
Былтыр уенның абсолют җиңүчесе булып 77нче гимназия командасы табылды. Бүләккә аларның мәктәп спортзалларына капиталь ремонт ясалды. 

Мәктәп футбол лигасы ярышларын оештыручыларның берсе – РФ Пенсия фондының Чаллы филиалы башлыгы, шәһәр Совет депутаты Эдуард Фәттахов. 

– Чаллыдан тыш, футбол ярышлары Татарстанның җиде шәһәрендә һәм районында узачак. Бездә җиңүче команда шәһәр данын Казанда финал уеннарында яклаячак, – диде ул.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев