Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лев ВАСИЛЬЕВ: “Мин кешене милләтенә карап түгел, хезмәтенә карап бәяләдем”

Лев Борисович Васильев Чаллыда гына түгел, ил күләмендә билгеле шәхес. Ул - Бөек Ватан сугышы ветераны, СССР Автомобиль сәнәгате министры урынбасары. Аның оештыру сәләте аеруча КамАЗ төзелеше елларында ачылды. Чаллыда Л.Б.Васильев җитәкчелегендә дөньяда тиңе булмаган завод комплекслары сафка басты. Биш ел эчендә иген үскән басуда производство корпуслары калкып чыкты, конвейердан...

Лев Борисович Васильев Чаллыда гына түгел, ил күләмендә билгеле шәхес. Ул - Бөек Ватан сугышы ветераны, СССР Автомобиль сәнәгате министры урынбасары. Аның оештыру сәләте аеруча КамАЗ төзелеше елларында ачылды. Чаллыда Л.Б.Васильев җитәкчелегендә дөньяда тиңе булмаган завод комплекслары сафка басты. Биш ел эчендә иген үскән басуда производство корпуслары калкып чыкты, конвейердан зур йөк күтәрешле автомобильләр төште. Аның фидакарьлеген, батырлыгын бәяләп, Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исем бирелде. Мин аның белән 2004 елда, КамАЗ төзелә башлауга 35 ел тулу уңаеннан, Мәскәүдә очрашып, әңгәмә корган идем. Ун ел үтеп китсә дә, әлеге сөйләшү үзенең әһәмиятен югалтмады. Шуңа күрә бу аралашуның язма вариантын беренче тапкыр сезгә тәкъдим итәргә булдым. Л.Б.Васильев исән-сау, тиздән ул үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтә. Без аңа сәламәтлек, тагын бер мәртәбә сәламәтлек телибез.

Автор - Рахман Шәфигуллин.

- Лев Борисович, Сез - уңышлы җитәкче, күп нәрсәләр күргән, абруй казанган кеше, СССР автопромы министры урынбасары. Ниһаять, кискен борылыш. Сезне Татарстанга эшкә җибәрәләр. Ничек моңа ризалаштыгыз?

- Мин сугыштан соң Лихачев исемендәге Мәскәү автомобиль заводында гади инспектор булып эшли башладым. Участок, цех начальнигы, завод директоры һәм 1968 елда - министр урынбасары. Яңа урында 8 ай эшләгәч, үземнең ыштан туздыручы чиновник түгеллегемне аңладым. Кешеләр белән якыннан аралашу, ниндидер бөек эшләр башкару минем күңелгә якын иде. Моны өстәгеләр дә аңладылар шикелле. Ләкин КамАЗны тәкъдим иткәч, уйлап куйдым. Ниндидер Чаллы, иген басулары. Фәкать биш ел эчендә без биредә автомобильләр чыгара башларга тиеш. Кеше ышанмаслык бит. Биш ел эчендә!

КПСС Үзәк комитетындагы сөйләшү бик катгый булды. Илгә йөк ташучы автомобильләр кирәк. Сезгә аны башкару йөкләнә, диделәр. 1969 елның сентябрь аенда приказ алып, Казанга очтым. Өлкә комитеты секретаре Михаил Трофимович Троицкий каршы алды. Кунакханәдә аның белән озак кына сөйләшеп утырдык. Берәр рюмка коньяк та эчтек. Иртәгесен Фикърәт Әхмәтҗанович Табеев белән танышу булды. Ул зур эшкә үзе кебек үк мәһабәт гәүдәле кешенең килүен көткән, ахры. Мин чандыр гына ир уртасы, интеллигент. Башта сәерсенеп торса да, сөйләшә торгач, аңлаштык үзе белән. Өлкә комитеты беренче секретаре яңа төзелешкә республиканың бөтен мөмкинлекләрен файдаланачагын җиткерде. Мин Табеевтан "добро" алганнан соң, кукурузникта Чаллыга очтым...

- Чаллы ул вакытта авыл хуҗалыгы район үзәге. Әле үзгәрешләр күп түгел. Кая эләктем дигән фикер килмәдеме?

- Гади шоссейка - вак таш түшәлгән Чаллы аэродромына (хәзерге Мәләкәс аръягы бистәсе), кукурузник даңгыр-доңгыр булса да, исән-сау китереп җиткерде. Мине, Мәскәү кешесен, КПССның шәһәр комитеты беренче секретаре Рәис Кыямович Беляев каршылады. Урта буйлы, күзлекле, бик хәрәкәтчән. Без аның белән турыдан-туры завод корпуслары төзеләчәк мәйданны карарга киттек. Шәһәр кешесенә бу урын иксез-чиксез кебек тоелды. Хәтта агач та үсми икән, дип уйладым. Яшел уҗымда мал-туар ашап йөри. Бу мизгелдә мин биредә завод корпуслары калкып чыгар дип башыма да китермәдем. Вакытлыча дирекция урыны билгеле иде инде. Мин чемоданны алып, турыдан-туры шунда киттем.

Эшне проект-техник документациясен әзерләүдән башладык. Моңа дистәләгән институтлар, илнең иң талантлы белгечләре җәлеп ителде. Казанда КПСС Өлкә комитеты да кадрларны туплау мәсьәләсен карарга өлгергән иде инде. Мәскәү, Тольятти, Казан, Минск шәһәрләре белгечләре килде. Кадрлар төркеме, группасы оешты.

- Яңа эшкә күчүгә гаиләгез ничек карады?

- Тискәре. Кешенең ничек Мәскәүдән китәсе килсен ди. Менә шуның аркасында тормыш иптәшем белән аерылышырга туры килде дә инде. Миңа башта авыр булса да, соңыннан ияләштем. Хәзерге гаиләмнән канәгать. Үземне бәхетле итеп саныйм.

- Заводны төзергә дә була. Ә бит анда меңәрләгән станоклар, катлаулы җиһазлар урнаштыру кирәк. Бу мәсьәләне ничек хәл итәргә булдыгыз?

- Без башта барлык җиһазлар белән әзер завод сатып алырга булган идек. Германиядә чыга торган 14 тонна йөк күтәрешле самосвалларны да ошаткан идек. Тик капиталистлар бик зур сумма сорадылар. Мәскәүдә кат-кат уйлаганнан соң, үзебезнең "Камаз"ны чыгарырга булдык. Икътисадта булсынмы, техника өлкәсендәме, башта максат куела. Аны предмет дип әйтик (бу очракта "Камаз" автомобиле). Менә шул предметка җиһазлар, төзелеш, кадрлар туплау кебек мөһим эшләр карала. Елына 150 мең автомобиль җитештерә торган комплексны биш елда сафка бастыру дөнья күләмендә моңарчы билгеле түгел иде.

Германиядән Коль, Америкадан Мондейл кебек зур промышленниклар килеп эш белән танышкач, гаҗәпләнеп, юк, бу бездән булмый, моны фәкать СССРда гына хәл итәргә була, дип китеп бардылар.

- Лев Борисович, максат куелган. Аны хәл итәргә кадрлар туплау мөһим. Ә кадрларны ашатырга, йокларга урын бирергә дә кирәк. Бу хәлдән ничек чыгарга булдыгыз?

- Минем приказ белән КамАЗда эшләргә 15 мең кеше алынды. Аларның бер өлеше чит шәһәрләрдә булачак һөнәрләрен чарларга китте. Күбесен төзелешкә җибәрдек. Миңа башта вакытлыча бараклар салырга дигән тәкъдим ясаганнар иде. Минем карар катгый: үзегезнең төзүчеләрне вакытлы поселокларга урнаштырсагыз да була, ә автозаводчылар фәкать уңайлыклары булган йортларда яшәргә тиеш. Комплексларда балалар бакчасы да, мәктәбе дә, шифаханәсе дә булырга тиеш, дидем. Мәскәүнең ЦНИИП "Жилище" институты Союзда тиңе булмаган яңа шәһәрне проектлаштырды. Мәскәүлеләр нык булышты. Алар 50 мең квадрат метр күләмендә йортлар төзеделәр. Чаллы йортлар төзү комбинаты 87нче, БНЧ сериясендәге 5-9 катлы йортлар салырга кереште. Төзелеш җитәкчесе Марат Шакирович Бибишев, чын мәгънәсендә, кеше буларак та, төзүче буларак та легендар шәхес иде. Төзүчеләрнең тырышлыгы белән автозаводчылар фатирларга күчә торды.

Без Рәис Кыямович белән кешеләрнең тормыш шартларын карап, дистәләгән гаиләләрдә булдык. Аларның күзләрендә очкын, бәхет чаткылары күрдек. Гомумән, халык канәгать иде.

- Төзүчеләр турында сүз башлагач, кемнәргә таянып эшләдегез?

- Генподрядчы "Камгэсэнергострой" производство берләшмәсе җитәкчесе Аркадий Владимирович Эгенбург иде. Ул озак эшләмәде. Аны Николай Максимович Иванцов алмаштырды. Ул бик талантлы, башлы төзүче иде. Фундамент салуның яңа ысулын - субайлар куллануны ул уйлап чыгарды. Элек ростверк (корпус баганалары) тимер-бетонга утыртылса, хәзер субайларга утырту ысулы үзләштерелде. Шулай итеп, төзү-монтаж эшләре өч мәртәбәгә тизләнде. Монтажчылар корпус түбәләрен җирдә конвейер ысулы белән җыюны үзләштерде. Әйтергә кирәк, болар ил тарихында беренче мәртәбә кулланыла иде. Гомумән, йөз меңле "Камгэсэнергострой" коллективы йөзгә кызыллык китермәде. Алар бурычларын төгәл һәм югары сыйфат белән башкардылар. Барлык төзү эшләре, җиһазлар сатып алу һәм урнаштыру белән "уң кулым" Борис Трофимович Клепацкий шөгыльләнде. Мин аны Белоруссиядән чакыртып алган идем. Аның ярдәме, киңәшләре һәрчак урынлы булды.

- Төзелеш бара. Халык эшли. Ә менә яңа автомобильгә яңа двигательне кайдан алырга теләдегез?

- Двигатель - барлык автомобильләрнең йөрәге. Безгә Ярославльнең двигательләр заводына барырга тәкъдим ясадылар. Бардык. Заводның генераль директоры Чернышев дөньяда "тиңдәше" булмаган яңа двигательне күрсәтте. Аның клапаннары өстә урнашкан, минутына 3600 әйләнеш (оборот) бирә.

Автопром министры Александр Михайлович Поляков безне җыйды да миңа кәгазь алып, язарга кушты. "КамАЗ" двигателенең клапаннары өстә, 120/4 размерында, әйләнеше 220 булырга тиеш, диде. Ул, шулай итеп, барлык планнарны үзгәртеп, яңаны эшләргә кушты. Двигательләр дистә еллар эчендә сынаулар үтеп, производствога кертелсә, монысын эшләргә бер ел вакыт! Безгә бу "хыялны" тормышка ашыруга 5 мең машина комплекты белән чит заводлар ярдәм итәргә булды.

Соңыннан уйга калдым. 5 мең двигатель җыелды ди, аны куеп, 5 мең "КамАЗ" чыгардык. Алга таба ни эшләрбез? Ә бит елына 100-150 мең автомобиль чыгару уен эш түгел.

Моңа ирешү өчен фәкать двигательләрне үзебезнең заводта җитештерү кирәк иде. Кою заводы бу чылбырның башында тора. Мин кою заводы төзелешен үз карамагыма алдым. Көне-төне шунда. Бер заман миңа КПСС Үзәк комитетыннан Василий Семенович Фролов шалтыратып: "Сине табып булмый. Кайда йөрисең югалып?" - ди. Хәлне аңлаттым. Кою заводын сафка кертми торып, КамАЗның киләчәге юк, минем суд эскәмиясенә утырасым килми, дидем. Ул хәлне аңлады. ВАЗдан яңа ярдәм килде. Эшләр тагын да алга китте.

Әйтергә кирәк, күләме белән кою заводы Европада көчлеләрдән. Ул яңача - подвалсыз төзелде. Калдыклар җыела да читкә чыгарыла. Ә менә хәтта Америка заводларында да чүп-чар подвалларга төшә. Мескен эшчеләр аны чыгарып интегә.

- Социаль көнкүрешкә әйләнеп кайтыйк әле. Бу кадәр халыкны туйдырырга азык-төлекне кайдан алдыгыз?

- Без эшләрне бергә алып барырга тырыштык. Завод, шәһәр белән авыл хуҗалыгы зонасы да ныгытылды. 30 гектар мәйданда теплица, 15 мең терлеккә исәпләнгән дуңгызчылык комплексы, кошчылык фабрикалары эшли башлады. Мин үзем шәхсән атнага 2-3 мәртәбә Мәскәүгә бара идем. Һәрчак үзем белән күчтәнәчкә кыяр, суган, помидор була. Безнеке тәмле дә, ике мәртәбә арзан да иде.

- Талантлы кешеләрнең дошманнары да, көнләүчеләре дә була. Ә менә Фикърәт Табеев белән багланышлар ничегрәк барды?

- Яшермим. Төрле вакыт булды. Бурычлар уртак, шуңа күрә бәхәсләшкән, кызып киткән чакларда чыгу юлын таба идек. Фикърәт Әхмәтҗанович КамАЗда, республикада татарларны үстерү ягында иде. Социаль көнкүреш мәсьәләсе буенча урынбасар булып берәү килде безгә. Урын җаваплы. Һәр адымны халык күзәтеп тора. Моның югарыга менгәч башы әйләнде. Хатын-кызларның тулай торагында егылып көлкегә калды. Икенче Казан кадры да мактанырлык булмады. Ә менә Илдус Борисович Закирҗанов талантлы җитәкче булды. Рәхмәт сүзеннән башка берни әйтә алмыйм.

Табеевның миңа берничә мәртәбә республикадан чыккан кадрлар хакында дәгъвасы булды. Миңа бит кешенең милләте түгел, эше кирәк, дия идем. Әйтик, баш конвейерда көләч йөзле хезмәт батыры Шәүкәт Хөснетдиновны бик хөрмәт иттем. Җыю заводында булганда, аның белән исәнләшми китмәдем. Очрашкач, миннән сәлам тапшырырсың үзенә! Саный китсәң, рәхмәт әйтерлек татар егетләре һәм кызлары күп иде Чаллыда.

- Сезнең кырыс характерыгызны үземнең дә күргән бар. Бервакыт КПССның шәһәр комитеты бюросы утырышын әйтми-нитми торып, ташлап та киттегез. Соңыннан орышмадылармы?

- Минем өстә зур җаваплылык. Һәр минут исәпләнә. Шуңа күрә бюро утырышын ташлап китүемнең сәбәбе булгандыр инде. Менә шул ук җиһазлар урнаштыруны искә төшерик. Без аларның дөньяда иң яхшыларын алдык. Әйтик, терсәкле валлар җитештерүче куәтле пресслар дөньяда дүртәү генә. Шуның икесе бездә. Аны урнаштыру өчен 8 метр тирәнлектә фундамент казырга туры килде. 12 мең тонналы прессны графиктан сигез айга алда монтажладык. Сынаган вакытта японнар "шок" хәлендә иде. Сез моны ничек эшләдегез, диделәр. Инде завод сафка баскан. 1978 елгы салкыннар турында әйтми калу дөрес булмас. Шулай иртәнге чәйне эчеп утырганда, әкрен генә ут сүнде. Бу бик куркыныч хәл. Җылылык үзәге салкынга чыдамаган. Авария. Ток юк. Ә мичләрдә металл. Ул туңса, мич сафтан чыга дигән сүз. Миллионлаган доллар акча, күпме хезмәт юкка чыга. Без тиз арада Зәй ГРЭСыннан ут алып, бу хәлдән исән-имин чыктык. Ә менә җылыту системасы катты. Аны 4 ай буена торгыздык. Двигатель блоклары эшләп чыгару конвейерында да проблемалар килеп чыкты. Аны безгә Джейфри фирмасы саткан иде. Конвейерның этә торган чылбыры даими өзелеп эшкә зыян китерә. Уйлый торгач, үзебезнең кулибиннар яңа корыч детальләр эшләп, проблеманы хәл иттек.

- Болар, әлбәттә, КамАЗ эшли башлагач булган хәлләр. Тагын шундыйрак вакыйганы искә төшерсәгез иде.

- КамАЗ төзелешенә 3 миллиард сум акча бирелде. Ә безгә болар гына җитмәде. Чыгымнар барлыгы 4 миллиард 300 миллион булды. Двигательләр заводында җиһазларны урнаштыра башлагач, 200 мең квадрат метр производство мәйданнары җитмәде. Станокларны вакытлыча җиргә куярга туры килде. КПСС Үзәк комитеты секретаре Андрей Павлович Кириленко безнең эшне һәрдаим күзәтеп барды, ярдәм итте. Ул аеруча җәйне ярата иде. "Гигант" совхозы басуларына килә дә күкрәп үскән игеннәрне кочаклап исни, куллары белән сыйпый, моның гектарыннан фәлән центнер уңыш чыга, дип әйтә иде. Шул ук килүендә хәлне аңлаттык. Җирдәге станокларны күрсәттек. Ул барын да аңлады һәм тылмачларына "Молчите. Надо им помочь", диде.

- Мәшәкатьләре белән 1976 ел килеп җитте. Дөрес булса, Сез КамАЗны кабул итү актына кул куярга каршы булган, диләр. Бу дөресме?

- Юк, әлбәттә. Ул көннәрдә Мәскәүдән дистәгә якын кабул итү комиссиясе эшләде. Миңа көне-төне чабарга туры килде. Ул көнне министрыбыз Поляков минем чак кына аякта басып торганымны күреп: "Лев Борисовичның йоклаганы да юк, күрәсең. Бик арыган, кул куйсын да җибәрик үзен", - диде. Мин имзаны куйдым да беренче мәртәбә тәүлек буе йокладым. Актның бер нөсхәсен әле дә өйдә саклыйм.

- Беренче автомобильне җыю, Кызыл мәйдан, партиянең XXV съездында мактау сүзләре... Сез бу минутларда нинди хисләр кичердегез?

- Дөресен әйтим, әллә ни эйфория кичермәдем. Бу көн килергә тиеш иде. Без аны авыр көндәлек эшебез белән якынайттык. Бу - гадәти күренеш иде, дисәң дә дөрес булыр. Ә ил, Татарстан күләмендә, һичшиксез, зур хезмәт җиңүе иде. Леонид Ильич Брежнев тикмәгә генә Кама буендагы батырлык дип атамады.

- Лев Борисович, Сез 1981 елда Чаллыдан киткәндә КамАЗ берләшмәсе елына 140 мең машина чыгара иде. Инде ничә еллар конвейердан шул ук зур йөк автомобильләре төшә. Ә бит чит илләрдә 4-5 ел саен аларның модификацияләре үзгәрә. Ни өчен бездә шулай килеп чыкты?

- Ул вакытта СССРда безгә конкурентлар булмады. Нәрсә чыгарсак та, аны хәрби министрлык та, халык хуҗалыгы да бик теләп алды. Илдә барлык йөкләрнең 60 процентын ташу "КамАЗ" җилкәсенә төште. Хәзер, әлбәттә, хәлләр үзгәрде. Базар икътисады. Кеше арзан, шул ук вакытта көчле автомобильләр сатып ала. Вакыт узды. Җиһазларны алмаштырырга акча булмады. Тиз арада үзгәрү кирәк. Минем белүемчә, хәзер "КамАЗ"га яңа двигатель куела, кабиналары да яңартылды. Дөнья базарына керү өчен адымнар ясала. Моны сөенечле хәлләр дип бәялик.

- Вакыт, еллар биеклегеннән чыгып караганда, эштә гадәттән тыш хәлләр булмадымы?

- Әйткәнемчә, без дөньяда тиңе булмаган производство төзедек. Җиһазларның да иң-иң яхшыларын сатып алдык һәм уңышлы рәвештә хутка җибәрдек. "Ах" дип әйтерлек сенсация булмады. Менә тагын бер генә мисал. Водозаборга 60 метр диаметрлы тимер-бетон стаканны 30 метр тирәнлектәге су астына куйдык. Күпме техника, күпме водолазлар эшләде. Куйдык. Моны да чит илдәгеләр могҗиза дип бәяләде. Әле хәзер дә республиканың яртысы "Челныводоканал" суын эчә. Мин менә шушы могҗиза тудырган кешеләр алдында башымны иям. Рәхмәт сезгә, КамАЗ эшчеләре, төзүчеләр, аларга уңайлыклар тудырган хезмәтчәннәр!

(Әңгәмә 2004 елның октябрь аенда Мәскәүдә язып

алынды.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X