17 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Мәктәп сайлаулары оешкан төстә үтте
14 сентябрьдә республикада Татарстан Югары Советына сайлаулар белән бергә, шәһәребезнең барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучыларның мәктәп советларына спикерлар сайладылар. Мәктәпләрдә сайлау участокларының эше иртәнге 8дә башланып китте. Сайлауларда 5-11нче сыйныф укучылары катнашырга хокуклы иде. Сәгать 11гә инде яшерен сайлау юлы белән 29 мең укучы тавыш бирде. Бу - барлык...
-
Вакансияләр ярминкәсе
18 сентябрьдә КАМАЗ мәдәният сараенда чираттагы вакансияләр ярминкәсе үтә. Анда 15 предприятиенең кадрлар хезмәте эш тәкъдим итәчәк. 11 сентябрьдә үткән ярминкәдә 212 кеше катнашып, шуларның 54е эшкә урнашырга юллама алган иде.
-
Чаллыда суыткычлар җыячаклар
Кытайның күләмле көнкүреш техникасы җитештерүче Haier корпорациясе 2015 елда Казанда һәм Чаллыда климатик техниканы өйрәнү буенча укыту үзәкләре ачарга җыена. Плитәләр, кондиционерлар, су җылыткычлар, суыткычлар, туңдыру камералары, телевизорлар җитештерүче бу корпорация Чаллыда Haier суыткычлары җитештерә башлаячак, дип хәбәр итә эшмәкәрләр порталы. Проектка 2 млрд сум чамасы инвестицияләр каралган. Кытай суыткычларын...
-
Чиләбедә – “Татар кызы”
Чиләбе шәһәрендә быел дүртенче мәртәбә «Татар кызы» бәйгесе үткәрелде. Аның финалы 11 сентябрьдә «Трактор» боз аренасында булды. Оештыручылар сүзләренчә, «Татар кызы» проектлары чибәрлек конкурсы гына түгел, ә татар халкының милли йолаларын, кабатланмас гореф-гадәтләрен, татар мәдәниятенең байлыгын, туган телнең матурлыгын күрсәтергә мөмкинлек бирүче, кызларның асыл сыйфатларын ачучы зур бер чара, рухи...
-
Чакрым саен пыяла күз
"Талыйлар!" Соңгы елларда һәр машина йөртүченең телендә шул сүз. Әйе, тимер атыңа утырып юлга чыгуга, безне камералар каршы ала. Тизлегеңне арттырсаң да, утыңны кабызырга яки каешыңны эләктерергә онытсаң да, барысын да төшереп алалар һәм почта аша сиңа фотосы белән штраф квитанциясен җибәрәләр. Шулай бервакыт банкта Заһир исемле берәүне очраткан идем....
-
Лев ВАСИЛЬЕВ: “Мин кешене милләтенә карап түгел, хезмәтенә карап бәяләдем”
Лев Борисович Васильев Чаллыда гына түгел, ил күләмендә билгеле шәхес. Ул - Бөек Ватан сугышы ветераны, СССР Автомобиль сәнәгате министры урынбасары. Аның оештыру сәләте аеруча КамАЗ төзелеше елларында ачылды. Чаллыда Л.Б.Васильев җитәкчелегендә дөньяда тиңе булмаган завод комплекслары сафка басты. Биш ел эчендә иген үскән басуда производство корпуслары калкып чыкты, конвейердан...
-
“Бизәкләр” сокландырды
Шушы көннәрдә Чаллыда тагын бер балалар бакчасы ачылды. "Бизәкләр" - "Мозаика" дип атала ул. ЗЯБ бистәсенең 19нчы комплексында яңа төзелгән бу бинаның тышкы бизәлеше үк бакчаның исеменә туры китереп эшләнгән. Хәер, "бизәкләр" сүзе биредә тәрбияләнәчәк 300дән артык сабыйга ныграк та туры киләдер, чөнки биредә иң матур бизәкләр - алар. Үткән...
-
Көзге байлык – табыннарга
Икенче атна инде шимбә, якшәмбе шәһәрдә көзге ярминкәләр гөрли. Бу ял көннәрендә ярминкәгә китерелгән продукция үткән атнага караганда ике тапкырга күбрәк булды. Көзге ярминкәләр аеруча бай. Биредә терлек, кош-корт ите, күп төрле бал, бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, кәбестә һәм башка төрле яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр сатып алырга була. Уңыш җыюның иң...
-
ИТ-парк форумга чакыра
30 сентябрьдә Чаллы ИТ-паркында "Сәнәгать роботлары. Татарстан-2014" форумы оештырыла. Биредә җәмәгатьчелеккә сәнәгать роботларының актуаль модельләре тәкъдим ителәчәк. Форумда шулай ук Япониянең Fanuc роботлар җитештерү корпорациясенең Россиядәге беренче төбәк офисын ачу тантанасы була. Бу компаниянең роботлары BMW автомобильләрен, Apple һәм башка бик күп танылган сәүдә маркалы продукцияләрне җыя. Fanuc компаниясенең Россиянең...
-
Ышаныч һәм өмет сайлаулары
Узган якшәмбе, 14 сентябрьдә республикабызда бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау булды. Бу көнне бездә генә түгел, бөтен Россия территориясендә бердәм сайлау көне иде. Илебезнең 84 төбәгендә үткән сайлауларда 30 субъектта губернатор, 14ендә закон чыгару җыеннары депутатлары сайланды. Татарстанда ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашучылар саны 80,88 процент тәшкил иткән....