Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлифба бәйрәме

Бүген 18нче мәктәпнең 1 А сыйныфында Әлифба бәйрәме булды. Чарага укучыларның әти-әниләре, әби-бабайлары да килгән иде.

Бәйрәм сыйныф җитәкчесенең котлау сүзләреннән башланды. Аннан соң микрофонны мәктәп директоры Наил Гайнуллин алды.

– Сезнең өчен бу беренче зур бәйрәм. Чын күңелдән шушы бәйрәм белән котлыйм. Бу вакыт эчендә сез күп нәрсәгә өйрәндегез инде. Алга таба зур уңышлар, яхшы белемнәр алып, 11нче сыйныфка кадәр дус тату булып, мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамаларсыз дип ышанам, – диде ул.

1нче А сыйныфында 25 укучы. Аларны башлангыч сыйныф укытучысы Айгөл Мирзаянова укыта. Аның эш тәҗрибәсе – 25 ел.

– Бу минем бишенче сыйныфым. Мин гел татар сыйныфлары белән эшлим. Узган сыйныф белән чагыштырганда бу балалар татарча яхшырак белә, тик авырлык белән сөйләшүчеләр дә бар. Әкренләп өйрәнерләр, – ди Айгөл Рәфисовна.

Әлифба бәйрәменә «Буратино» әкияте геройлары килгән иде. Алар укучыларны әкият дөньясына алып киттеләр. Чара барышында малайлар һәм кызлар татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, төрле миниатюралар күрсәттеләр.

Бәйрәм ахырында һәр укучы директор кулыннан грамота алды. Әти-әниләр исә балаларына истәлекле бүләкләр әзерләгәннәр.

Чулпан Шакированың ике кызы да бу мәктәптә укый. Уртанчы кызы Ләйлә 1А сыйныфында белем ала. Бүген ул Мальвина ролендә.

– Икесе дә татар сыйныфында белем алалар. Бу мәктәптән бик канәгать, укытучыбыз Айгөл Рәфисовна балаларыбыз белән бөтен күңелен биреп эшли, аларның һәркайсына индивидуаль якын килә. Балалар хәрефләрне беләләр, авазларны дөрес әйтәләр, бу зур куаныч, – ди Чулпан Ниязовна.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм әлифба