Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Лисичанскта яшәүче бабай БСМП табибларына рәхмәт әйткән

Алар аның йөрәгенә операция ясаган булган.

«Лисичанскта минем янга 80 яшьләр тирәсендәге Константин Михайлович килде. Ул Чаллының Ренат Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе кардиохиругларына рәхмәт әйтте. Рөстәм Гатин аны Чаллыга алып кайтып БСМПга урнаштырган. Табиблар аның йөрәгенә операция ясаганнар. Хәзер хәле яхшы, егетләр кебек йөгереп йөри. Безгә үзенең хуҗалыгын, виноград бакчасын күрсәтте. Сугышлар барганда зенит корылмалары кайда булганлыгы турында сөйләде. «Чаллыда игелекле һәм югары класслы табиблар», – диде. Бу чит кешенең бәясе. Ә без табиблардан зарланабыз, канәгатьсезлек белдерәбез, кайчагында ниләр генә әйтмибез», – дип белдерде мэр Наил Мәһдиев.

Исегезгә төшерәбез, Чаллы мэры Наил Мәһдиев Лисичанскта булды. Ул анда Рөстәм Гатин җитәкчелегендәге волонтёрлар командасы, ярдәм итәргә киткән «Чаллы су каналы» хезмәткәрләре белән очрашты. Моннан укы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев