Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ләйсән Ханова: "Шәһри Чаллы"га язылыйк!"

- “Шәһри Чаллы” – минем өчен кадерле басмаларның берсе ул. Сәбәпләре дә бар, - дип сөйли Ләйсән Ханова.

- Журналистикага чын мәхәббәтем нәкъ аннан башланды. Биредә миңа, әле университет тәмамлап, хезмәт юлын башлап кына җибәрүче, яшь һәм тәҗрибәсез кызга, ышаныч белдерделәр, каләмемне сынап карарга, тора-бара аны ныклап чарларга мөмкинлек бирделәр. Алга таба җитди адымнар да “Шәһри Чаллы”да ясалды. Инде хезмәт юлым башка тармаклар белән бәйле булса да, “Шәһри Чаллы” бүген дә күңелемдә аерым бер урын били.

Һәм иң мөһиме, газета бүген дә үз кыйбласына тугрылыклы. Замана җилләренә бирешмәскә омтылып, “татар теле бетә” дигән шаукымнарга булдыра алганча каршы торып, халкыбызда милли үзаң тәрбияләвен дәвам итә ул.

Әлбәттә, җиңел түгел. Бердән, бүгенгедәй тизлек һәм мәгълүмат байлыгы заманында газета хезмәткәрләреннән икеләтә, өчләтә осталык таләп ителә. Даими камилләшү юк икән, замана арбасыннан секундында төшеп кала торган вакытта яшибез.

Икенчедән, татар басмаларына бигрәк тә, дәүләт ярдәме, теләктәшлеге булу мөһим. Телне дә, милләтне дә газета-журналлар үзләре генә үстерә алмый. Көндәшлеккә сәләтле милли кадрлар, яратып татарча укучы балалар, татарча аралашучы кешеләр, югары мөнбәрләрдән саф татарча, чын горурлык белән сөйләүче һәм эшләүче җитәкчеләр... берсе дә вак мәсьәлә түгел...

Газета-журналларны укучылары көчле итә. Башка юл юк. «Шәһри Чаллы»га да ихлас күңелдән бары уңышлар телим! Укыйбыз, язылабыз, телебезне бергәләп саклыйбыз, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЯЗЫЛУ