Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

М-7 трассасындагы авариядә зыян күрүчеләр саны артты

Бу хакта БСМП матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чаллыга таба М-7 трассасында булган авариядә зыян күрүчеләр саны артты. Моңарчы 1 кеше генә төрле дәрәҗәдәге тән пешүе алды дип хәбәр иткән иде ТР Эчке эшләр министрлыгы. 

Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең матбугат хезмәте белдерүенчә, тән җәрәхәтләре алучылар дүртәү. Бер кеше авыр хәлдә реанимациядә. Тагын икесе травматология бүлегендә дәвалану уза. Бер кеше госпитализациядән баш тарткан. 

Исегезгә төшерәбез, авария М-7 трассасында иртәнге якта килеп чыга. Газель машинасы ягулыгы бетеп юл читенә туктаган була. Артыннан килүче почта ташучы фура тизлеген киметергә өлгерми - өстенә килеп менә. Нәтиҗәдә икесенә дә ут каба. Машиналар тулысынча янып бетә. Моннан укы.

ТР Эчке эшләр министрлыгы фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев