Чаллыга таба юлда 2 машина янды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга таба юлда 2 машина янды

Автомобиль йөртүченең берсе авыр хәлдә хастаханәгә озатылды.

Чаллыга таба М-7 федераль трассасында фаҗига булды. Ягулыгы бетеп газель машинасы юл читенә туктый. Бу вакытта артыннан почта ташучы фура машинасы барган була. Ул тизлеген киметергә өлгерми - газельга килеп бәрелә. Ике автомобильгә дә ут каба. Машина йөртүчеләрнең берсе төрле дәрәҗәдәге тән пешү белән хастаханәгә озатылды. 

ТР Эчке эшләр министрлыгы фотолары


Нет комментариев