Машиналарны сатып алу һәм сату тәртибе үзгәрә
Портал аша алыш-биреш үткәрү физик затлар өчен генә карала һәм бары тик тотылган автомобиль турында гына сүз бара
2021 елның 1 маеннан автомобильне сатып алу-сату турында килешүне «Дәүләт хезмәтләре» ярдәмендә гамәлгә ашырырга мөмкин булачак. Бу документларны электрон имза белән имзаларга һәм аларны ЮХИДИгә теркәүгә цифрлы форматта җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Портал аша алыш-биреш үткәрү физик затлар өчен генә карала һәм бары тик тотылган автомобиль турында гына сүз бара.Шул рәвешле, кулланучыга сайтка транспорт чарасы паспорты (ПТС), теркәлү турындагы таныклыкны (СТС), ОСАГО полисын (булган очракта) элеккеге милекче исеменә йөкләргә һәм «Дәүләт хезмәтләрендә» гариза бирергә кирәк. Моннан тыш, сатучы үзенә дәүләт номерын калдырыргамы-юкмы икәнлеген хәл итәргә тиеш.
Фото ачык чыганаклардан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев