Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Машинаң кышка әзерме?

«Әле кар ятмаган, шиплы тәгәрмәчләремне вакытыннан алда туздырмыйм дип йөрергә ярамый», - ди автоэкспертлар.

Менә беренче салкыннар да башланды. Бу исә автомобиль йөртүчеләргә машинаны кышка әзерләү хакында уйланырга вакыт дигән сүз. Автомобильләргә һәм запас частьларга бәяләр көннән-көн арткан заманда бу мәсьәләгә бармак аша гына карап булмый. Тәҗрибәле автомеханик Валерий Печенкин белән автомобильне кышка әзерләү хакында сөйләштек. 

– Валерий әфәнде, машинабыз кар-бураннарга, чатнама салкыннарга бирешмәсен өчен нинди әзерлек чаралары күрергә кирәк?
– Автомобильнең нигезе, төп терәге – тәгәрмәчләр, шиналар. Аларның сыйфатлы һәм һава торышына ярашлы булуы зарур. Протекторлары ышкылып, ашалып бетсә, шипалары булмаса, бәхетсезлекне көт тә тор. Шипалар дигәннән, мин үзем шиналарның ябышкаклысына (липучки) өстенлек бирәм. Шәһәр эчендә урта тизлек белән хәрәкәт иткәндә алар ышанычлырак дип әйтер идем. Мондый шиналар юл өстенә тулысынча диярлек «беркеп», сарылып баралар. Бу үзлек үзен аеруча чатнама суык көннәрдә сиздерә. Моны төрле тестлар нәтиҗәсендә дә исбатладылар инде. Әлбәттә, энәле шиналарның да үз өстенлекләре бар. Алар бозлы юлларда үзләрен ышанычлы тота. Кайсыларына өстенлек бирергә – монысын инде һәркем үзе хәл итә. Тик ниндиен генә сайласагыз да, аларның басымын да тикшереп торырга онытмагыз. Һавасы кимегән тәгәрмәч протекторны яба, бу исә юл белән сцеплениене киметә, шуның белән тайгак юлда шуып китү ихтималын арттыра.


– Инде күпләрне кызыксындырган сорау, кышын машинаны җылытуга да тукталыйк әле. Кайбер белгечләр транспорт чарасын кузгалып киткәнче 10-15 минут кабызып торырга кирәк ди, икенче берәүләр моның өчен 2-3 минут кына да җитә дигән фикердә. Янәсе, акрын гына хәрәкәт киткәндә машина тизрәк җылына. Ә сез бу хакта ни уйлыйсыз?
– Мин шуны анык беләм – кагыйдәләргә, саннарга каршы барып булмый. Регламент буенча, двигательне 50 градуска кадәр җылытырга кирәк. Заманча машиналарның моторлары якынча 3-5 минутта бу күрстәкечкә ирешә. Әлеге аралыкта төрле техник сыекчалар, майлар да нормаль халәтләренә кайта. Җылытмый гына кузгалганда салкында куерган май двигательнең ышкылучы барлык детальләренә дә барып җитә алмый. Нәтиҗәдә, катлаулы төзексезлекләргә дә юлыгырга була. Май дигәннән, ул да сыйфатлы булырга, машинаның техник иснтрукциясендә язылган күрсәткечләргә җавап бирергә тиеш. 

– Соңгы елларда машинаны җылыту өчен автоодеял дигән махсус җайланмалар да кулланышка керде. Аларның файдасы бармы?
– Бу җайланма хакында күпләр хәбәрдар түгел. Аны кышын капот астына җәяләр. Шул рәвешле ул андагы җылыны саклап тора. Нәтиҗәдә, двигатель артык нык суынырга өлгерми. Машинаны җылыту өчен дә кимрәк вакыт китә. Бу үзенә күрә чыгымнарны киметү чарасы да булып тора. Автоодеялны махсус материалдан ясыйлар. Шулай да аның белән сак эш итәргә кирәк, кулланыр алдыннан кат-кат куркынычсызлык кагыйдәләрен уку шарт. Бу җайланмадан тыш, кышка керер алдыннан свечаларны да тикшертегез, чөнки алар турыдан-туры двигательне кабындырып җибәрү өчен хезмәт итә. Аларның җәен һәм кышын кулланыла торганнары була. Башка чараларга килгәндә, тәрәзәләрне чистарту сыекчасы турында да онытмагыз. Җәен гади су кулланган булсагыз, ул торбачыкларда катып калачак, аны сиптереп бетереп, антизамерзайка салыгыз. Шунысы да мөһим – запас частьларны, сыекчаларны, бәясенә кызыгып, белер-белмәс, шикле җирләрдән алмагыз. 
Транспорт чаралары кышын аерата игътибар сорый. Аеруча мин кышын машина юарга яратучыларны кисәтер идем. Төгәлрәк әйтсәк, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү мойкалары хезмәтеннән файдаланучыларны. Соңгы арада сервиска килүчеләрнең саллы өлешен нәкъ менә алар тәшкил итә. Чөнки андый урыннарда машинаны киптереп булмый. Тулысынча сарыксын өчен транспорт чарасы ябык бинада бер төн торырга тиеш. Юкса, машинага җитди зыян килергә мөмкин. Төрле ярыкларга кереп тулган су тамчылары салкынга чыккач таш кебек каталар. Нәтиҗәдә, алар машинаның буявын чатнаталар, амортизаторлар, ручник, тормоз системасы эшчәнлегендә өзлегүләр барлыкка китерәләр. Ишек-тәрәзәләр ачылмас хәлгә килеп, аларның резин ныгытмалары да өзелергә мөмкин. Бик юасыгыз килә икән инде, яхшы киптерү җайланмалары булган стационар мойкалардан файдаланыгыз.


– Салкын вакытта тәрәзәләргә кагылышлы тагын бер проблемага күзәтелә – аларга еш кына пар утыра. Моннан ничек котылып була?
– Моңа машина эчендәге һава әйләнеше дөрес булмау сәбәпче. Җәен-көзен машинаның ишекләрендә, тупсалар астында, багажник капкачында урнашкан дренаж тишекләр төрле чүп-чар тулып, тыгылырга мөмкин. Бу ярыклар исә машина эченә кергән суны тышка чыгару өчен хезмәт итә. Моны күпләр белми. Әгәр дә инде аларга пычрак тулса, су машина эчендә кала дигән сүз. Нәтиҗәдә һава алмашыну бозыла, салонда дым саклана. Шул сәбәпле тәрәзәләр еш парлана. Шулай ук җәен салон фильтрлары да тузан белән тула. Аны да кышка кергәндә алыштыру ягын карарга кирәк. 
– Машина йөртүчеләргә хәвеф-хәтәргә юлыкмый йөрер өчен нинди үтемле киңәш бирер идегез?
– Шуны онытмагыз: ашыккан – ашка пешкән. Бу кышкы юлның төп кагыйдәсе. Машиналар агымы нинди темпта бара, сез дә шул римтны саклагыз, башкаларга игътибарлы булыгыз. 
 

Кар ятмаса да кышкы резина куегез
Автоэкспертлар, термометр баганасы атна буе +5...+7 градус тирәсендә тирбәлсә, җәйге резинаны кышкысына алыштырырга киңәш итә. Әле кар ятмаган, шиплы тәгәрмәчләремне вакытыннан алда туздырмыйм дип йөрергә ярамый. Үз тормышыгыз беренче урында булырга тиеш, ди алар.  
Җәйге тәгәрмәчләр көннәр суытуга катылана, ә кышкы резина йомшаграк була. Шуңа да алар бу чорда күпкә ышанычлырак санала. Аның составында кирәкле һәм алыштыргысыз компонент – силика бар. Ул исә ягулыкны да, ким дигәндә, 5 процентка кимрәк тә тотарга мөмкинлек бирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев