Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәчет мөселманнарга хезмәт күрсәтә һәм төзелүен дәвам итә

Быелгы ураза гаетендә Чаллы шәһәренең "Сөембикә" мәхәлләсендә шәһәр мөселманнары игътибарына лаек вакыйга булды: җәмәгать намазларын төзелүен дәвам итүче мәчет бинасында укый башладылар. Шулай итеп, кысан вагонда намаз укулар тарихта калды. Гаетнең икенче көнендә мәчетнең имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Әхмәтов шушы вакыйга уңаеннан мәчет спонсорлары өчен аш мәҗлесе уздырды. Рәис хәзрәт аның...

Быелгы ураза гаетендә Чаллы шәһәренең "Сөембикә" мәхәлләсендә шәһәр мөселманнары игътибарына лаек вакыйга булды: җәмәгать намазларын төзелүен дәвам итүче мәчет бинасында укый башладылар.

Шулай итеп, кысан вагонда намаз укулар тарихта калды. Гаетнең икенче көнендә мәчетнең имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Әхмәтов шушы вакыйга уңаеннан мәчет спонсорлары өчен аш мәҗлесе уздырды. Рәис хәзрәт аның барышында мәчет төзелешенә зур өлеш керткән дин кардәшләребезне хөрмәтләп телгә алды, алар адресына күп рәхмәт сүзләре әйтте, сәдаканың әҗере турында сөйләде. "Без инде шушы гает намазына мәчетебезгә кердек, шушы халәткә - намаз укырлык, дәресләр алып барырлык дәрәҗәгә җиткердек. Инде төзелешкә ярдәм иткән кардәшләребезне, нәтиҗәсен үз күзләре белән күреп китсеннәр дигән ният белән, мәҗлескә чакырдык. Шунда аларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтләребезне белдердек. Чөнки кеше күңеле шундый: нәрсәне дә булса үз күзләре белән күрергә тели, үз ярдәменең нәтиҗәсен күрсә, шатлана. Мәсәлән, бервакыт Ибраһим г.с. Аллаһтан сорый:

- Йә, Раббым, ничек кеше терелә - шуны могҗиза итеп күрсәтә алмассыңмы?

Аллаһы Тәгалә әйтә:

- Син бу әйберләргә ышанмыйсыңмы?

Ибраһим г.с. җавап бирә:

- Ышанам, Раббым. Әмма күрсәм, тынычланыр идем, тынычрак булыр иде.

Шуннан соң Раббыбыз Аллаһ аңа берничә кошны бугазлап, төрле тау башларына таратырга куша. "Аларга исемнәре белән кычкыр, яныңа йөгереп килерләр", - ди. Чыннан да, кошлар йөгереп киләләр. Нәтиҗәсен күрә. Менә шуның кебек, монда да килсеннәр, үз ярдәмнәре нәтиҗәсен күрсеннәр, дидем. Чөнки аларның хаклары кергән, ниндидер әйберләрне ясаганнар яки күпмедер акча биргәннәр. Мәчетебезнең төп иганәчесе бар. Ул инде төп чыгымнарны берүзе күтәрде, аңа Аллаһының рәхмәте булсын. Төркиядә булу сәбәпле, мәҗлесебездә катнаша алмады. Аңа алга таба да өметебез зур. Соңрак үзенең рөхсәте белән исемен дә әйтербез әле.

Аерым эшләрдә булышучылар бар. Мәсәлән, икенче катка баскычны Азат Заһид улы Фәхретдинов ясатты. Эш урыныннан имам бүлмәсенә кәнәфиен дә китереп куйды. Ул шәһәребездә билгеле табиб, күп еллар БСМПда күз бүлеген җитәкләде. Хәзер шәхси клиникада хезмәтен дәвам итә. Мәчетебез нигезе корыла башлаганда ук килеп ярдәмен тәкъдим итте. Аннары даими төстә сәдакаларын китереп торды. Колонналарның төпләренә металл савытларны "Завод электрозаготовок" директоры Әхнәф Әхмәт улы Шаһивәлиев ясатты. Электр буенча беренче көннәрдән "Татсвет" фирмасы башлыгы Булат Рашат улы Нуретдинов ярдәм күрсәтеп тора. Коймаларны коруга да булышты. Идәннәргә кафель түшәү эшен "Тулпар" холдинг компаниясе президенты Наил Нурулла улы Сөләйманов үз өстенә алды. Ул келәмнәр җәйгәндә дә булышлык күрсәтте. Подвалга төшә торган баскычны Фәрҗетдин исемле дин кардәшебез ясатты. Кем нәрсә белән ярдәм итә ала - шулай булыштылар. Хәтта дин кардәшебез Әлфәрит бал китереп тора. Без аны җәмәгать намазларына даими йөрүчеләргә, иганәчеләргә бүлеп бирәбез. Бирү бит инде ул алу түгел, безнең өчен дә күңелле эш. Быел да бал китерде. Аны да савытларга салып куйдык.

Мәҗлескә архитекторыбыз Алмаз Муглиевны да зурлап чакырдык. Ул проект авторы буларак, һәрвакыт киңәшләрен бирә".

Мәҗлес барышында Рәис хәзрәт сәдаканың әҗерләре турында тәфсилләп сөйләде. "Биргән сәдакалардан мал кимеми, Аллаһы Тәгалә аны бүтән юллар белән кертә. Наил Нурулла улы әйтә: "Хәзрәт, аягың җиңел булды, мәчет төзелешенә ярдәм итә башлагач, эшләрем тагын да активлаша төште. Әмма сәдаканың иң зур әҗере - ахирәттә", - диде ул.

Хәзер җомга намазларына мәчеткә 60-70 кеше йөри. Аеруча яшьләр күп.

Мәҗлестә Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, аның урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәммәтов, "Туфан", "Рамазан" мәчетләре имам-хатыйблары Равил хәзрәт, Шамил хәзрәт тә катнашты.

Хәлил ШӘРИПОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев