Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

«Асылташ» приюты балалары Яңа елга нинди бүләкләр сорый?

Чаллыда «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе уза.

Чаллы хакимияте бинасында “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе уза. Чыршыга 70 шар эленде. Һәркайсында - “Асылташ” приютында тәрбияләнүче балалар теләкләре. Ел саен аларны шәһәр Советы депутатлары тормышка ашыра. Әлеге күркәм акциядә Наил Мәһдиев та теләп катнашты. Бу юлы аңа 4 яшьлек Дарина Фәрхетдинованың теләге эләкте. Монда яздык. 

Шәһәр Советы депутатлары да бер-бер артлы чыршыдан теләкләр белән шарлар алдылар. Кайберләре хәтта берничәне. Малайлар балыкчы кирәк-яраклары, велосипед, футбол киеме сораган, кызлар бизәнү, рәсем ясау өчен маркерлар, курчак турында хыяллана икән.  

Чаллы Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин: “14 яшьлек Александр Краснов электрон сәгать сорап язган. Бүләк булачак!” – диде.

“Һәрбер бала Яңа ел алдыннан бүләк көтә. Нинди генә булса да, ул алар өчен зур шатлык. Балаларны сөендерә алуыбыз безнең өчен дә зур бәхет”, - диде депутат Әхәт Галәветдинов. 

Марсель Төхвәтуллин да берьюлы ике баланың теләген үтәячәк. 9 яшьлек Вячеслав зур йомшак аю, 12 яшьлек Гусейн акыллы колонка сорап язган. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев