Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мэр Наил Мәһдиевтан курчак һәм коляска сораганнар

«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе башланды.

Чаллыда, шәһәр Советының чираттагы сессиясе башланыр алдыннан "Теләкләр чыршысы" дигән хәйрия чарасы үтте.

Анда шәһәр мэры, башкарма комитет җитәкчесе, аның урынбасарлары, депутатлар катнашты.

Аеруча ярдәмгә мохтаҗ балаларның теләкләре эленгән хатлы чыршы хакимиятнең холлына урнаштырылган иде.

Наил Мәһдиевка 4 яшьлек Дарина Фәрхетдинова язган хат эләкте.  Кыз Кыш бабайдан курчак һәм аңа коляска сораган.

- Баланың хыялын тормышка ашырабыз, - диде мэр. 

Ул игелекле эштә катнашучыларга рәхмәт әйтте.  

- Бүләкләрне "Асылташ" үзәгендә тәрбияләнүчеләргә илтеп бирәбез. Яңа ел алдыннан аларның хыялларын тормышка ашырырга без өлкәннәрнең ярдәме аеруча кирәк,- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: благотворительность бала ана капиталы #Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики