«Минем документлар» күп функцияле үзәк офислары чаллылыларны 7, 8, 9, 10 май көннәрендә иртәнге сәгать 10нан көндезге сәгать 14кә кадәр кабул итәчәк.
Бу көннәрне биредә түбәндәге хезмәтләр генә күрсәтеләчәк:
- 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга пособие алу өчен гариза тапшыру;
- СНИЛС документын рәсмиләштерүгә гариза тапшыру;
- ЕСИА (Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында) шәхесне раслау;
- «Үлемсез полк» акциясендә катнашу өчен фотосурәтләп бастырып чыгару;
- «Җиңү йөзләре» Бөтенхалык тарихи депозитарие өчен ветераннар турында белешмә бирү.
Шунысы да мөһим: бәйрәм көннәрендә шәһәрдәшләребезне Кол Гали бульвары, 25Е адресы буенча урнашкан офис кына кабул итәчәк.
Нет комментариев