Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Мөбәрәкҗан Хәсәнов: «Ике тапкыр үлемнән калдым»

Сугыш ветераны, «КАМАЗ» төзелеше ударнигы немец солдатларына булышкан бандитларны тоткарларга ярдәм иткән.

Күптән түгел редакциябез телефонына кызыклы гына бер шалтырау килде. Трубканың икенче ягында яшь кенә егет тавышы үзенең «мировой» бабасы барлыгын, аның белән горурлануын сөйләде. «Гаҗәеп һәм үрнәк тормыш юлын башкаларга да бәян итеп булмас микән», – дип кызыксынды. Шәһәрдәшебезнең саф татар телендәге сөйләмен мөкиббән китеп тыңлап тордым мин башта. Аннары инде, озак уйлап тормый, шундый онык тәрбияләгән бабай янына юлга кузгалдым. Туган телендә иркен аралашкан балалар үстерүе өчен генә дә газетага язырлык бит 91 яшьлек шәһәрдәшебезне. Хәер, аның башка казанышлары да шактый булып чыкты.  

50 елдан артык Чаллыда торса да тумышы белән Мөбәрәкҗан Хәсәнов Минзәлә районы Югары Байлар авылыннан икән. Мәшһүр артистыбыз Зөһрә Сәхәбиева җырындагы кебек, әниләре белән 5 бала үсә алар. Әтиләре һәм өлкән абыйлары Бөек Ватан сугышында һәлак була. Бар авырлык калган гаилә әгъзаларына төшә. 

«Ул чагында сиңа ничә яшь дип, сорап тормадылар. Мин дә 2 сыйныфтан колхоз басуына эшкә йөрдем. Җирен дә сөрдек, чүбен дә утадык. Башка әмәл юк иде», – дип  үткәннәрне барлый башлады бабай. 
Үгез иярләп, Иштирәк урманнарыннан Чулманга (Кама) бүрәнә ташуын да яхшы хәтерли әле шәһәрдәшебез. Үсеп буй җиткәч, шушы елгада үз куллары белән зур күпер саласын күз алдына да китермәгән булгандыр әле ул чакта. Хәер, моңа кадәр әле аңа шактый гына сынаулар да үтәргә туры килә. 

18 яшендә Мөбәрәкҗан абыйны армия сафларына алалар. Төгәллеге һәм тәртибе белән башкалардан аерылып торган егетне яшерен гаскәрләргә (МГБ) билгелиләр һәм Көнбатыш Украинага Карпат җирләренә озаталар. Биредә ул хезмәттәшләре белән, сугыш вакытында немец солдатларына булышкан бандитларны тоткарларга, аларның бункерларын табарга тиеш була. 

«Әлеге урыннар бик яхшылап яшерелгән иде. Аларны урманнарда, шәхси хуҗалыкларда җир астында ясаган булганнар. Берсендә шулай сарай астындагысына тап булдык. Өстен печән кибәне белән яхшылап каплаганнар, бер дә күз төшәрлек түгел иде. Вәхшиләр кешеләрне үтергәч шунда кереп яшеренә торган булганнар»,  – ди  язмам герое. 
Соңрак ул хезмәтен Горький өлкәсе Сухобезводное җирлегендә дәвам итә. Биредә алар Унжлаг хезмәт-төзәтү лагерындагы тоткыннарны урман кисү, төзелеш эшләренә йөртәләр. 

«Шөкер, без хезмәт иткәндә бернинди гадәттән тыш хәлләр дә, качып китүләр дә булмады. Тоткыннарны көн дә карап торып эшләттек, тәртип бозуларга юл куймадык. Хезмәтебез тыныч узды», – ди шәһәрдәшебез.
Гадәттән тыш хәлләргә исә ул армиядән соң, Пермь өлкәсе Гремячинск каласында юлыга. Туган авылына кайтып бер ел торгач, Мөбәрәкҗан абый монда шахтага эшкә килә. Дөресрәге, аны бирегә туганнары акча эшләрсең дип, чакырып китерә. Хактан да ярыйсы гына акча туплый ул биредә. 33 мең сумга йорт сатып ала, Гәүһәрия исемле татар кызы белән гаилә кора. Тик хезмәте бик авыр һәм куркыныч була шул Мөбәрәкҗан абыйның. Әле дә тетрәнеп искә ала ул бу елларны. 

«Мине иң катлаулы участокка – «проходка»га билгеләделәр. Йөзәрләгән метр тирәнлектә кулыма бур тотып, юл ярып баручы булып тир түктем мин. Җирне тишеп, таш күмерне, тау токымнарын тонналы вагонга төяп өскә озатулар бүгенгедәй күз алдымда. Ике тапкыр үлемнән дә калдым мин анда. Берсендә җир убылып басылдым. Ярый инде вакытында чыгарып коткарып калдылар. 2 ай хастаханәдә яттым. Икенчесендә тау катламы астыннан һава агымы бәреп чыгып (горный удар) берничә метрга алып очырды. Шөкер, анысында да исән калдым». 

Әлеге хәлләрдән соң кемдер, гомерем ике түгел дип, эшеннән дә китәр иде. Әмма Мөбәрәкҗан абый андыйлардан түгел шул. Киресенчә, ныгып, чыныгып  кала ул бу сынаулардан. Бу сыйфатлары аңа 1969 елда туган якларына кайтып, Кама буендагы данлыклы төзелешләрдә катнашырга көч бирә.
«Тора-бара  шахталарны яптылар, күбесе Донбасска һәм Кузбасска эшкә китте. Мин артык борчылмадым. Чөнки 12 еллык эш стажым бар иде. Бу инде миңа 50 яшьтән үк пенсиягә чыгу хокукы бирде. Шуңа тәвәкәлләп, кайтырга булдык», – ди язмам герое.  
Телгә алганча, лаеклы ялга кадәр ул бар республикабыз һәм илебез үсешен тәэмин иткән объектларны сафка бастыруда катнаша. Плотник-бетонщик буларак, Чулманның ике як ярын тоташтыручы Түбән Кама ГЭСын төзүдә үз өлешен кертә. Фундаментыннан алып, шлюз капкаларына кадәр күтәрә ул. Шул ук вакытта «Камгэсэнергострой»ның мактаулы хезмәткәре легендар «КАМАЗ» заводын төзү эшләрендә дә башлап йөри. 

Һөнәри казанышлары өчен ул «За трудовое отличие», «Хезмәт ветераны» медальләренә лаек була, «КАМАЗ» төзелеш ударнигы» булып таныла. Сатуда булмаган, район-шәһәр җирлекләренә берән-сәрән генә кайтарылган «Москвич-412» машинасы да аңа тапшырыла. 
«Казанышларымның барысы да дисциплина нәтиҗәсе. Мин беркайчан да беркайда да соңга калмадым, кушылган эшне һәрвакыт җиткереп башкардым. Улым белән кызымны да, оныкларымны да шулай тәрбияләдек без. Төгәл һәм тәртипле булсаң, бар өлкәдә дә уңышка ирешә аласың. Моны һәркайсыбыз исендә тотсын иде», – ди Мөбәрәкҗан бабай. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев