Муса Камалов: «Инспектор формасында кастингка килдем»
Кариев театрында эшләүче Чаллы егете белән әңгәмә кордык.
«Мин эштә хәтта кунып та калыштырам», – ди бүгенге әңгәмәдәшем, яшь артист Муса. Юк ла инде Маликов түгел, ә үзебезнең Чаллы егете Камалов. Шушы көннәрдә ул тыгыз графигы кысаларында җай табып, үзе кайчандыр белем ташы кимергән 52нче мәктәптә кунак булып, укучылар белән аралашып китте. Биредә үзләре очырган талантлы яшьләр белән очрашуларны даими рәвештә оештырып торалар. Форсаттан файдаланып, мин дә әлеге чарага барып, Муса белән әңгәмә корып кайттым. Кем әйтмешли: «Шәһәр үзенең геройларын белергә тиеш». Яшь буынны тәрбияләүдә, аларга юл күрсәтүдә зур бер үрнәк булып тора бит алар.
- Муса, бүгенге көндә башкалабызның кайсы сәхнәсен бизисең үзең?
- 40 елга якын тарихы булган, Россиянең иң мәртәбәле «Алтын битлек» премиясен яулаган Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрында хезмәт куям мин. Быел инде биредә иҗат итә башлавыма 6 ел тула.
- Ялгышмасам, сез бирегә урау юллар аша килгәнсез?
- Әйе, 2013 елда мәктәпне тәмамлагач, мин Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердем. Аңа кадәр инде Чаллының 7нче музыка мәктәбенә йөреп, тавышымны бераз чарлаган идем (елмая). Консерваториядә исә мин музыкаль театр актеры һөнәрен үзләштердем. Төплерәк эшем дә булсын әле дип, берүк вакытта ветеринария институтында да укыдым. Үзенә күрә бер «спасательный круг» булдырып куйдым. Тормыш хәлен белеп булмый бит, артистлар бик күп хәзер. Ә минем кебек моңлы ветеринарлар юктыр әле, мөгаен (көлә).
- Ул дипломыгызны шкафның иң түренә яшереп, шундук театрга килгәнсездер инде?
- Юк шул, киресенчә, җан тынычлыгы белән сәхнәдә уйнау өчен, торыр урының да булу кирәк бит әле. Иҗади хыялларымны читкә этәреп, башта мин Россельхознадзор идарәсенә, гади инспектор булып эшкә урнаштым. Максатым бюджет оешмасында көч куеп, ипотекага фатир алу иде. Шөкер, ике ел дигәндә теләгем чынга ашты. Гади генә инспектордан фатирлы инспектор дәрәҗәсенә күтәрелдем мин (көлә).
- Аннары инде күңел барыбер үзенекен итте, шулай бит?
- Әйе, 2020 еллар иде бу. Ул чакта Кариев театрында консерваториядәге укытучыбыз Гүзәл Сәгыйтова директор иде. Ул мине: «Әйдә, югалып ятма, безгә килеп кара әле», – дип кастингка чакырды. Эштән кача-поса гына чыгып чаптым мин. Формадан килеп кердем шулай. Мондый талантлы инспекторны күргәнегез бар идеме әле дигәндәй, берне җырлап та җибәрдем. «Матур» гына анекдот та сөйләп аттым. Баш режиссерыбыз Ренат Мирзахәсән улы Әюпов кайсы сәләтемне үз иткәндер инде, шөкер кабул иттеләр үземне (көлә).
Дәвамы «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасының 11нче санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев