Наил Мәһдиев Чаллы халкын шәһәрнең 400 еллыгы белән котлады
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Чаллы халкын шәһәрнең 400 еллыгы белән котлады

Котлауда түбәндәге юллар бар.

Сезне чын күңелдән шәһәребезнең 400 еллык юбилее белән котлыйм.

Чаллы тарихы — үз хезмәтләре һәм талантлары бәрабәренә Кама ярында урнашкан зур булмаган авылны Россиянең иң төп индустриаль башкалаларының берсенә әверелдергән бик күп буыннарның язмышы ул.

Дүрт гасыр элек нигез салынган авыл тора-бара Идел буе, Урал һәм Себерне тоташтырган эре сәүдә үзәге булып алган.

Егерменче гасырда Чаллы Бөтенсоюз удар төзелеше символына әйләнде.

Чаллы тарихында иң хәлиткеч вакыйга — 1969 елда Кама автомобиль заводы төзү турында карар кабул ителү.

Чаллыга яңа сулыш өрелә, ул илебезнең машина төзү, техник сынаулар үзәгенә әйләнә.

Бүген без шул хезмәтләрнең нәтиҗәсен күрәбез: куәтле сәнәгать предприятиеләре, «КАМАЗ»ыбыз, заманча, яшәү өчен уңайлы яраткан шәһәребез бар.

Аерым рәхмәт сүзләребез — ветераннарга, шәһәрне төзүчеләргә һәм, гомумән, яшәр өчен, үсәр өчен Чаллыны сайлаган барлык кешеләргә.

Безнең һәркайсыбыз сәнәгать, мәдәният өлкәсендә, яшь буынны тәрбияләүдә армый-талмый эшләп, шәһәребез үсешенә, аның уңышларына өлешен кертә.

Хөрмәтле шәһәрдәшләрем! Безнең уртак йортыбыз киләчәктә дә кыю идеяләр, ныклы гаиләләр һәм яңа җиңүләр шәһәре булып калсын.

Бәйрәм белән, Яр Чаллы! 400 еллык юбилеең белән!

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Наил Мәһдиев Камазга -50 Чаллыга-400

Нет комментариев