«Олимпийский» спорткомплексын ремонтлауга күпме акча кирәк?
Чаллының «Олимпийский» спорткомплексын тәртипкә китерү өчен ярты миллиард сум акча кирәк. Бу хакта мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина халык белән очрашуда хәбәр итте.
– Бүгенге көндә проект-документ эшләре тәмамланды. Ремонт өчен 500 млн сум тирәсе акча кирәк. Әлеге мәсьәлә ТР министрлар кабинетында каралгач, төгәл нәтиҗәләре билгеле булачак, – диде ул.
Әлеге спорт учрежденисенә ремонт кирәклеге турында 2021 елда ук сөйли башлаганнар иде инде. Шул ук елны проект-документация эшләренә акча да бүлеп бирелде.
Нет комментариев