Пәрәпәчләр каласында кунакта
18нче гасырда ук нигез салынган әлеге каланы контрастлар шәһәре дип атарга булыр иде.
Нәрсә ул пәрәпәч? Аннан авыз иткәнегез бармы? Язмамны менә шулай, җайлап-майлап тормый, туп-туры сораудан башларга булдым әле. Гарчә әлеге тәгамнең үзен майлап һәм җайлап кына табада пешерсәләр дә. Пәрәпәч – ул удмурт кухнясының иң данлыклы милли ризыгы һәм бүген без аның артыннан әлеге республикага, төгәлрәк әйтсәк, башкаласы Ижауга сәяхәт кылып кайтырбыз.
Ижауда – үзенә бер җылылык
Билгеле инде, максатыбыз тәм-томнар белән генә түгел, ә иң элек рухи азык белән сыйлану. Акыл ияләре әйтмешли, сәяхәт ул чакрымнар белән түгел, ә күңелгә уелган мизгелләре белән үлчәнә.
Навигаторларыбызга кереп кунаклаган Алисә сүзләренә колак салсак, Чаллыдан Ижау каласына бер үк озынлыкта диярлек ике юл илтә. Аның берсе М7 федераль трассасы аша булса, икенчесе Менделеевск һәм Әгерҗе шәһәрләре аша. Без инде зур йөк машиналары белән куышлы уйнарга теләми, тыныч кына барыр өчен икенчесен сайладык.
«Юллар, юллар, авыр булса булсын, тик сонгысы гына булмасын» дип җырлыйлармы әле. Шөкер, юлыбызда авырлыкларга юлыкмадык, 3 сәгать тә 20 минут дигәндә килеп җиттек без данлыклы заводлары белән танылган Ижау каласына.
Яшерен-батырын түгел, бирегә инде моннан ун еллар элек үтеп китешли генә булса да кергән бар иде. Шуңа да шәһәрнең әле дә яңартылмаган чокыр-чакырлы юллары да, узган гасырларда ук төзелгән соры йортлары да безнең кәефне кырмады. Алар һаман да шул ук сәләмәлек, ләкин ниндидер бер җылылык белән каршы алды безне. Дөресен генә әйткәндә, 18нче гасырда ук нигез салынган әлеге каланы контрастлар шәһәре дип атарга булыр иде. Моңа без маршрутыбызның беренче ноктасы – кунакханәбездә үк инандык.
Чит илдә дә болай каршы алмадылар
Совет чоры йортлары арасына кереп яшеренгән заманча бинаны күргәч, диңгез төбеннән энҗе-мәрҗән тапкандай куандык без. Һич кенә дә алдамаган икән бит «Яндекс сәяхәтләр» кушымтасы. Күпсанлы туристларның бәяләмәсе буенча 5ле билгесенә лаек аппарт-отелебезгә бернинди икеләнүләрсез 6лы куярга булыр иде. Төркия һәм Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп тә ишек төбеннән үк ап-ак башмаклар биреп каршы алмаганнар иде әле. Ә биредә...
Фатир тибындагы кунакханә булса да, энәсеннән җебенә кадәр барысы да уйланылган. Энәсеннән дип образлы әйтүем генә түгел. Нәкъ менә әлеге кирәк-яракларга кадәр үк хастәрләп куйганнар иде хуҗалар. Заманча дизайн, тропик душлы юыну кабинасы, кер юу машинасы, сенсорлы электр плитәсе, ризык исен суырту җайланмасы, савыт-саба, җыелмалы кер элгечләр, кием чистарткычлыр, бушлай чәй һәм каһвә... Исебез-акылыбызга килә алмый шактый әсәрләнеп йөрдек без бүлмәбез буенча. Әйтерсең, Иж елгасы янындагы гади генә бер шәһәрдә түгел, ә океан артындагы ниндидер бер затлы курортка килеп урнашканбыз.
Бәясе дә шәһәрнең нәкъ үзәгендә, барлык тарихи һәм мәдәни объектлар янында урнашкан кунакханә өчен артык кыйммәт түгел. Алдан ук интернет аша броньләп куйсаң, тәүлегенә 4 кешелек гаиләгә 4 мең сум тирәсе.
10 мең елны – 2,5 сәгатьтә
Гаилә бюджетының суга акмавына куанып, ял итеп алганнан соң, без удмуртларның тарихы белән танышу максатыннан, 1920 елда нигез салынган милли музейларына юнәлдек.
«Экспозицияләрне карап чыгу өчен кимендә 2,5 сәгать вакыт китә. Сез моңа әзерме?» – дип елмаеп каршы алдылар безне анда. Без ике дә уйламый ризалашып, күршеләребезнең данлы тарихы буенча сәяхәткә кузгалдык.
Күргәннәрне, ишеткәннәрне сөйли китсәң кәгазь бите генә җитмәс иде, билгеле. 10 мең елны үз эченә алган экспонатлар җирле халыкның үткәнен, бүгенгесен, тормыш-көнкүрешен ачып сала. Элек-электән удмуртлар тырыш, уңган милләт булган, тимерчелек белән шөгыльләнгән. Һәм бу һөнәрләренә алар бүгенгәчә тугры калып гомер кичерәләр икән.
Мәгълүм булганча, республика мотозавод, дөньякүләм билгеле утлы кораллар җитештерүе – механика, радио һәм пластмасса заводлары, «Ижсталь», «ИжАвто» предприятиеләре белән дан тота. Аларның һәркайсы дистә елларга сузылган саллы тарихка ия. Һәм, әлбәттә инде, Ижау каласы ату кораллары конструкторы, техник фәннәр докторы, генерал-лейтенант Михаил Калашников белән горурлана. 1947 елда әлеге легендар шәхес нәкъ менә биредә бар дөньяга билгеле АК-47 автоматын уйлап чыгара. Соңрак ул дөньяда иң күп таралган утлы корал буларак Гиннесс рекордлар китабына да кертелә.
Әйтергә кирәк, Удмуртия сәнәгате белән генә түгел, ә бай табигате белән дә игътибарга лаек. Музейдагы экспозицияләрдә моннан 10 мең еллар элек бу җирлекләрдә яшәгән хайваннарның скелетларын күреп шаккаттык без. Төрле кош-корт һәм җанварларның чын сыннарын да күреп хәйран калдык. Сер итеп кенә әйтәм, Чаллыбыз музендагы кош-корт экспонатларын да нәкъ менә танылган удмурт осталары майтарып биргән, ди.
Адым саен – пәрәпәч
Әйе, җирле халык бер генә дә кул кушырып утыра торганнардан түгел. Таксидермия осталары булудан тыш, әле алар аш-суга да бик хирыслар. Язмам башында телгә алган пәрәпәчләрне алар хәтта үзенә күрә бер милли символга әверелдергәннәр.
Музей диварлары белән хушлашып, урамга атлау белән безне нәкъ менә пәрәпәчханәләр каршы алды. Алар биредә адым саен диярлек. Яннарында зур итеп авызын ачып, чын күчмә мичләр дә килеп кунаклаган. Чөнки бу милли ризыкны нәкъ менә кайнар кузда пешерәләр.
Пәрәпәчләр исә үзләре безнең бәрәңге шәңгәсен хәтерләтәләр, тик аларны арыш оныннан әзерлиләр. Эчлеге иттән дә, сырдан да, төрле яшелчәләрдән дә булырга мөмкин. Бәясе дә әлләни кыйммәт түгел – 50 сумнан 80 сумга кадәр. Бирегә килсәгез, һич кенә дә авыз итми калмагыз. Тәме телең йотарлык.
Дубай фонтаннарыннан ким түгел
Удмуртия хөкүмәте бинасы каршында урнашкан төп мәйдан да ял итәргә килүчеләрне пәрәпәчханәләр белән каршы ала. Экскурсион маршрутыбыз дәвамында без дә биредә туктап, хушланып алырга булдык. Җирле халык сүзләренчә, әлеге урыннан тәүлек әйләнәсе кеше өзелми. Чөнки монда көндезен дә, кичен дә төрле чаралар үтә һәм берьюлы 155 төптән сиптерүче фонтаннар эшли. Алар хәтта 12 метр биеклеккә кадәр күтәреләләр. Өстәвенә, караңгы төшү белән төсле күлмәкләрен киеп, классик көйләргә бии дә башлыйлар. Дубай фонтаннарыннан бер генә дә ким түгел. «Эх... Үзебезнең «Азатлык» мәйданында да шундыйны майтарырга иде», – дип кызыгып, бик озак хозурланып тордык без бу манзарага.
Су тамашасыннан соң юлыбыз яр буена дәвам итте. Анда туп-туры җәяү генә шушы мәйданнан төшәсе. Биредә безне каланың иң истәлекле урыннарының берсе – «Халыклар дуслыгы» монументы каршы алды. 53 метр озынлыктагы әлеге биек һәм корыч стелла 1972 елны ачылган булган. Ул рус һәм удмурт халыкларының дуслыгын гәүдәләндерә.
Туристларның күбесе нәкъ менә бирегә килеп телефон хәтерен тутыра да инде. Бер якта мәгърур дуслык символы булса, икенче якта Чулманның уң кушылдыгы булган Иж елгасы җәйрәп ята. Википедия мәгълүматларына күз салсак, аның озынлыгы 226 километрны тәшкил итә һәм ул Удмуртия һәм Татарстан территорияләре буенча ага. Өстәвенә, әле ул минераль су чыганакларына да бай. Җәен инде биредә халык катамараннарда йөзеп күңел ача. Бәясе дә безнеке белән чагыштырганда күпкә очсызрак, 4 урынлысы өчен сәгатенә нибары 500 сум түлисе.
Дүшәмбе-пәнҗешәмбе очсызрак
Ижауда бар нәрсә дә очсыз икән дип уйлый күрмәгез тагын. Маршрутыбызның чираттагы ноктасы – «М. Горький исемендәге җәйге бакча»да без моның киресенә инандык. Биредә бездә булмаган әллә нинди гаҗәеп таганнар, аттракционнар урнашкан. Тик менә бәяләре, аеруча ял көннәрендә, бик каты тешли. Мисал өчен, экстремаль атынгычларга 1 кешегә билет бәясе 300 сумнан да ким түгел. Акчаны бераз янга калдырыйм дисәң, бирегә дүшәшбе-пәнҗешәмбе көннәрендә килү кулайрак, диләр.
Кесә янчыгын ярыйсы гына саегайтып, ләкин ел буенча җитәрлек уңай-хис тойгылар туплап, хушлаштык без бу парк белән. Юл буенча безне төрле тарихи һәм дини биналар озата барды. Әйтергә кирәк, мәйданы буенча Чаллыдан ике тапкырга зуррак Ижау каласында соборлар, храмнар да бик күп. Араларында хәтта 19нчы гасыр башында төзелгәннәре дә бар икән.
Ярымайлары белән балкып утыручы 3 мәчетне күрергә дә насыйп булды, 2-3 урында хәтта хәләл кафелар да эшли. Әнә шуларның берсенә кереп тамак ялгап алгач, кибеткә күчтәнәчләр артыннан да кереп чыктык. Гадәттә, Удмуртиядән туристлар баллы (медовые) прәннекләр һәм бик тә файдалы кишер чәе алып кайталар ди. Без дә шуларны төяп затлы кунакханәбезгә төн кунарга юл алдык. Чөнки икенче көнне инде безне Россиядә генә түгел, ә Европада иң яхшылар рейтингына кергән Ижау зоопаркы көтә иде. Аны карап чыгар өчен генә ярты көн вакыт кирәк диләр. Шуңа да инде, дуслар, ул сәяхәтебезне биредә язып тормыйм, анысын инде үзегез килеп күрерсез. Кыскасы, вакытыгыз, мөмкинлегегез бар икән сәяхәт итегез! Диңгез артында гына түгел, иксез-чиксез илебездә дә гаҗәеп матур һәм истәлекле җирләр күп бит безнең. Удмуртиядә без моңа тагын бер кат инанып кайттык. (фотолар – галереядә)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев