Пенсиягә гариза язмыйча гына
Депутат тәкъдим итте.
«Бердәм Россия» партиясендә картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү тәртибен гадиләштереп, кешенең шәхси мөрәҗәгатеннән башка гына автомат рәвештә рәсмиләштерүгә күчү тәкъдиме белән чыкканнар.
Россия Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев «ТАСС» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип әйткән.
Аның фикеренчә, партиядә, иминият пенсиясен гариза тапшырмыйча гына билгеләргә мөмкин, дигән фикердә торалар.Пенсия билгеләүне тизләтү һәм кешеләргә уңайлы итү өчен хәзер дәүләтнең бөтен мөмкинлекләре бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев