Поташов исемендәге көллият егетләренә КВНда җиңәргә нибары  1 балл җитмәде - ФОТОлар
Яңалыклар тасмасы

Поташов исемендәге көллият егетләренә КВНда җиңәргә нибары 1 балл җитмәде - ФОТОлар

Казанда «Әйдә ШаяРТ» телевизион татар лигасының 1/4 финалы үтте. Анда Чаллының Поташов исемендәге көллиятнең «Чулман» командасы егетләре дә катнашты.

Ярышта шулай ук Казан, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән, Тукай, Сарман, Югары Ослан, Зәй районнарыннан 12 команда көч сынашты.

 

Беренче конкурс визиткада «Чулман» командасы максималь балл җыйды, икенче конкурс – мәзәкләрдә исә – алар җиңүче командадан бер баллга гына калышты. 

Нәтиҗәдә Поташов исемендәге көллият егетләре 2нче урынга лаек булдылар.

Афәрин, егетләр! 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


квн штк

Нет комментариев