Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Поташов исемендәге көллият студентлары хәрбиләр белән очраштылар - ФОТОЛАР

Чаллының В.Поташов исемендәге көллиятендә студентлар Чаллы шәһәре буенча җәмәгать куркынычсызлыгы милициясенең экс-начальнигы Анатолий Топол белән очраштылар.

Ул аларга Россия тирәсендәге хәрби-сәяси хәл турында сөйләде. Студентлар аңа сораулар бирделәр һәм хәрби дәрәҗәләрен ни өчен биргәнлеге белән кызыксындылар. 

Аннан соң алар алдында ТР буенча «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары, хәрби хәрәкәтләр ветераны, запастагы полковник Рафис Галиуллин чыгыш ясады. Ул Әфгән һәм Чечен сугышында катнашкан кеше. 

Студентлар гомер буе Ватанга хезмәт итүче, яшьләр белән патриотик эш алып баручы хәрби, запастагы офицерларны тыңладылар. Аларның язмышлары һәм тормыш тәҗрибәсе балалар өчен яхшы үрнәк.

Очрашу якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлау һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы