Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Поташов исемендәге техник көллиятнең КВН командасы: "Татарларга күбрәк авыл темасы кызык"

Чаллыда «Әйдә ШаяРТ» Татар КВН лигасының зона этабы үтте. Барлыгы 8 команда катнашты. Чаллыдан тыш Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Алабуга шәһәрләренең КВН (Шаяннар һәм тапкырлар клубы - ШТК) командалары да бар иде.

Чаллының 4 командасы арасында Поташов исемендәге техник көллиятнең «Чулман» командасы икенче урынга лаек булды. Команда егетләре белән мин дә очраштым һәм бу кызыклы да, шаян да мавыгулары турында сораштым. 

«Чулман» командасы 4 егеттән тора. Аларның өчесе Поташов исемендәге көллиятнең беренче курсында укыйлар. Моңа кадәр егетләр Г.Акыш исемендәге лицейда бер сыйныфта укыганнар. Тапкырлар клубында алар 6нчы сыйныфтан бирле уйныйлар. 

– Абыем КВН уйный иде, аңа карап, мин дә кызыктым, – ди команданың капитаны Рәдиф Камалов. – Лицейда укыганда без өлкән сыйныф укучылары белән уйнадык, алардан өйрәндек. Алар мәктәпне бетергәч, лицей данын без якладык. Шәһәрдә юниорлар арасында чемпион дәрәҗәсенә күтәрелдек.

Рәдиф белән бергә командада Булат Шәмсетдинов, Ирек Хәлимов, Айрат Гайнуллин да уйный. 
Егетләр татар лигасында да, рус лигасында да катнашалар. 

– Алар  аерыла. Татар лигасында авыл, әби-бабайлар тематикасы буенча юморга өстенлек бирсәк, руста, киресенчә, шәһәр тематикасы актуальрәк, – ди егетләр. 

«Бу кадәр мәзәкне каян табасыз, кем уйлап чыгара?» - дип сорыйм. 

– Көндәлек тормыштан, – дип җавап бирә Рәдиф . – Һәр юмор ул тормышта була торган гади ситуация. Шуны уйлап кына бетерергә кирәк.

Юморны егетләр миниатюра ысулларын кулланып язалар. Бер мәзәк язу өчен малайларга 15 минутлап вакыт кирәк була.

– Безнең тәҗрибәбез күп, шуңа күрә без мәзәкләрне һәр көнне, төрле җирдә һәм бөтен нәрсәдән таба беләбез. Мәзәкләребезнең барысы да реаль тормыштан алынган. Миниатюралар сөйләшеп утырганда да барлыкка килә, – ди Булат. 

КВН лигасына егетләр ике атна алдан әзерләнәләр. Һәр көнне 2-3әр сәгать репетиция ясыйлар. Аларның мәзәкләрен уен редакторлары тикшерә. 

– Бер лигада бер үк төсле мәзәкләр булырга тиеш түгел. Бирелгән вакыттан чыгарга ярамый. Жюри әгъзалары артистизмга, мәзәкнең кызыклы булуына, сөйләм теленә нык игътибар итәләр, – ди егетләр.

Тагын да югарырак үрләргә ирешү өчен, «Чулман» командасы малайлары даими рәвештә укуларга йөри. КВН серләренә аларны югары лига чемпионнары төшендерә. 

– Быел гыйнвар аенда өч көн «Нур» яшьләр үзәге оештырган укуларда булдык. Анда үзебез өчен күп яңалык алып кайтабыз, – ди Рәдиф. 

«Чулман» командасы егетләре декабрь аенда Казанда узган «Әйдә ШаяРТ» фестивалендә дә уңышлы чыгыш ясадылар. Шулай ук алар Казан дәүләт университетының лига фестивалендә катнашып, «Иң яхшы мәзәк» номинациясендә икенче урынны алып кайттылар. «Нур» яшьләр үзәгендә беренче курста укучы студентлар көненә багышланган бәйрәмдә 17 команда арасында 1нче урын алып, грамота һәм статуэтка белән бүләкләнделәр. 

– Көллияттә уза торган бер чара да бездән башка үтми. WorldSkills чемпионаты ачылуында да, укытучылар көнендә дә, талантлар конкурсында да һәм башка бик күп чараларда чыгыш ясыйбыз, – ди егетләр. 

Бүгенге көндә тәҗрибәле егетләр үзләренең яраткан лицей командасына да булышалар. Мәктәпнең КВН командасына мәзәк язарга, чыгышларны куярга, музыка белән ярдәм итәләр.

Егетләргә әти-әниләр дә, укытучылар да, көллият администрациясе дә теләктәшлек белдерә.

– Егетләр бик тәртипле, максатчан. КВНда уйнау аларга бик ошый. Теге яки бу фестивальдә катнашырга теләк кенә белдереп торалар.  Алар бөтенесен үзләре белеп эшли. Минемчә, малайлар татар лигаларына өстенлек бирәләр, – ди команда җитәкчесе, көллиятнең педагог-оештыручысы Ләйсән Әхмәтшина. 

– КВНда уйнау безгә яңа эмоцияләр бирә. Без биредә яңа кешеләр белән танышабыз, яңа дуслар табабыз. Тормышта һәрбер килеп чыккан ситуациядән кызык таба беләбез, безнең белән бик күңелле, бөтен нәрсәгә җавабыбыз әзер, – ди «Чулман» командасы егетләре. 

Киләчәккә планнары белән дә уртаклаштылар малайлар:
– Хыялыбыз – аерым бүлмәне арендага алып, анда мәзәкләр язарга, репетицияләр ясарга. Тагын да югарырак дәрәҗәгә ирешергә ниятлибез. 

Бүгенге көндә егетләр мартта булачак Чаллы КВНының язгы лига кубогы һәм апрельдә үтәчәк татар лигасының «ӘйдәШаяРТ» кубогына әзерләнәләр. «Чулман» командасына уңышлар теләп калабыз.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: квн штк