Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Радий Кадиков: «Ерак юлларга чыкмагыз!»

Татарстанда буран.

Татарстанда һава торышы үзгәрү сәбәпле, М-5, М-7, М-12 трассалары ябылды. Йөк машиналары һәм пассажир йөртүче автобуслар хәрәкәте чикләнде (тулырак монда яздык).

Чаллы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Радий Кадиков җиңел машина хуҗаларына да ерак юлларга чыкмаска киңәш итә. 

"Үзегезне һәм пассажирларыгызны куркыныч астына куймагыз! Трассада юл-транспорт һәлакәте, бөкеләр булырга һәм ахыры аянычлы тәмамланырга мөмкин. Шәһәр эчендә дә машинада йөрмәсәгез яхшырак булыр иде. Бу көннәрне хәвеф-хәтәрсез үткәрербез дип ышанам. Шәһәрдәшләр, машина йөртүчеләр сәламәтлеген һәм гомерен саклау хәзер төп бурычыбыз", - ди ул.

Исегезгә төшерәбез, кичә, 16 январь көнне, Мамадыш юлында 15 машина катнашында авария булды. Нәтиҗәдә зур бөкеләр хасил булды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев