Равилә Хәйруллина: «Диктор булып бүген дә эшләр идем»
«Баштарак табиб булырга хыялланган идем. Тик бервакыт әтиемә укол ясаган вакытта кан акканын күреп, аңым китеп егылдым», - ди ул.
«Чаллы телевидениесендә үтә дә зәвыклы, ипле, күркәм алып баручы Равилә Хәйруллина эшли иде. Яңалыкларны аның кебек алып барган кешене бүгенгәчә күргән юк. Кая китеп югалды икән үзе? Бик тә беләсебез килә. Зинһар, табып, язып чыгыгыз әле», – дип шалтыраттылыр бер көн редакциябезгә. Заманында бер казанда кайнаган кешеләр буларак, танылган дикторыбызның язмышы үзебездә дә кызыксыну уятты. Һәм без хезмәттәшебезне эзләп табып, хатирәләрне яңартып алырга карар кылдык. Шөкер, артык ерак китәсе булмады. Равилә апабыз безне үзе эзләп тапты дияргә дә була. Кайда дисезме? «Шәһри Чаллы»дан – «Пятачок» кичәсендә. «Кирәк дигән колына – чыгарып куяр юлына» дип белми әйтмиләр шул инде. Форсаттан файдаланып, үзе белән рәхәтләнеп гәпләшеп алдык.
– Равилә апа, зәңгәр экраннарда инде күптән күренгәнегез юк. Шәһәрдәшләребез дә Сезне югалтты. Кайда һәм ни эшләр майтарып йөрисез?
– Телевидениедән киткәнемә инде өч ел. Дикторлыктан туктавыма аннан да күбрәк – соңгы тапкыр эфирга СТВ каналында 2004 елда чыккан идем. Татарча яңалыклар тапшыруы ябылгач, трафик менеджер булып эшли башладым. Төгәрләк әйтсәк, реклама блокларын төзеп урнаштыру, белдерүләр чыгару өчен җавап бирдем. Коронавирус эпидемиясе котырган 2021 елда эштән туктарга карар кылдым. Бүгенге көндә инде мин лаеклы ялда. Тормышның тәмен тоеп, менә шулай «Пятачок»ларга йөреп, матур итеп гомер итәм, элеккеге хезмәттәшләрем, якташларым белән очрашам.
– Якташлар дигәннән, үзегез кайсы җирлектән буласыз?
– Тумышым белән Апас районы Кече Болгаер авылыннан, җиде балалы ишле гаиләдән. Мәктәпне бишлегә генә тәмамладым. Баштарак табиб булырга хыялланган идем. Тик бервакыт әтиемә укол ясаган вакытта кан акканын күреп, аңым китеп егылдым. Шуннан медицина колледжына тапшырган документларны кире алып кайттым (көлә). Язмыш сукмаклары мине Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетына алып килде. Аннан инде мин укытучы һөнәрен үзләштереп, кире туган авылыма кайттым. Дүрт ел дәвамында балаларга туган телебезнең матурлыгын төшендердем.
– Чаллыга ничек килеп чыктыгыз?
– Автокалага мин 1990 елларда туганым чакыруы буенча килдем. Биредә иң элек ГЭС бистәсендәге ЗАГС бүлегендә татарча никахлашу тантаналарын алып бардым. И-и, күрсәгез иде ул еллардагы галәмәтне. Кечкенә генә зал, эче, тышы тулы кеше... Көненә хәтта 60ар туй үткәргән чаклар да булды. Парларның шәһадәтнамәләрен, балдакларын бутап четерекле хәлләргә дә тарыдык инде. Бәдрәфкә кереп бикләнеп елаган чаклар да шактый булды. Әле бит алып бару гына түгел, оешма-предприятиеләрдә бергә эшләүче парларга багышлап төрле чаралар да оештыра идек. Сценарийларны да үзем яздым. Шунда чарланганмындыр да инде мин (көлә).
– Ни өчен ЗАГС залын калдырып, зәңгәр экраннарга кереп урнаштыгыз?
– Булачак хезмәттәшем чакырды мине анда. Ялгышмасам, ул никахын теркәргә килгән иде. Шулай сүз ара сүз чыгып: «Редакциягә татарча яңалыкларга корреспондент эзлибез, әйдә, кил әле», – дип үгетләде бу мине. Миңа элек тә: «Тавышың, килеш-кыяфәтең килгән, сиңа телевидениедә генә эшләргә кирәк», – дип әйткәннәре бар иде инде. Тик мин бу сүзләргә артык игътибар бирми идем. Бу юлы ЗАГСтагы эшемнән арыганга күрәме, тәвәккәлләп барырга булдым. Шул ук көнне, 1996 елның көзендә, данлыклы Чаллы телевидениесенең журналистлар сафына да кабул иттеләр үземне.
– Бер дә белмәгән өлкәдә тәүге адымнар ясау авыр булгандыр?
– Я батасың, я калкасың диләрме әле? Беренче көнне үк шәһәрнең Эчке эшләр идарәсендәге җыеннарны яктыртырга җибәрделәр. Анда да әле: «И-и, кызыкай, бу бит хатын кыз эше түгел, ЗАГСта гына күзләрне иркәләсәгез», – дип куркытучылар булды. Тик мин икеләнмәдем, бәхет кошы тоткандай микрофонымны кулымнан төшерми менә дигән материал туплап кайттым. Яхшы гына сюжет әзерләдем, «батмадым» (көлә). Билгеле, видеога төшерүче оператор егетләребез дә бик ярдәм итте. Аеруча Алмаз Хаҗиев исемле хезмәттәшемне зур хөрмәт белән телгә алам. Соңрак диктор булып китүемдә аның да өлеше булды.
– «Яңалыклар»ның йөзек кашына әйләнүегез хакында тулырак сөйләсәгез иде.
– Хәтерем ялгышмаса, алып баручыларның берсе эштән киткән иде. Ашыгыч рәвештә аңа алмаш эзли башладылар. Ул чактагы баш редакторыбыз: «Әйдәгез, Равилә Хәйруллинаны сынап карыйк», – дип тәкъдим ясаган. Шуннан соң югарыда телгә алган оператор егетебез мине йөгертеп диярлек студиягә алып кереп китте. Төрле яклап видеога төшерде, текстлар укытып карады. Аннары инде ул җитәкчебезгә менеп: «Во!!! Дикциясенә дә, үз-үзен тотышына да тел-теш тидерерлек түгел. Эфирга чыгарыйк», – дип киңәш иткән. Менә шул рәвешле мин автокалабыз яңалыкларын туган телебездә халыкка ирештерә башладым.
– Беренче эфирыгызны хәтерлисезме?
– Әйе, бик «күңелле» хәбәрдән башланып китте ул. Калтырана-калтырана, ялгышмасам ярар иде дип, зиратлар темасына яңалык ирештердем. Өстәвенә, ул чакта бит әле текстларны кәгазьдән карап кына укыш иде. Бераз соңрак кына инженер егетләребез суфлер дигән җайланма урнаштырды. Телевизорны чалкан яткырып, алдына көзге куеп, текстларны диктор каршысындагы экранга чыгара башлады. Тамашачылар: «Ничек шулай текстларны ятлап бетерәләр икән», – дип аптырыйлар иде. Сизмиләр дә иде укыганыбызны.
– Туры эфир белән бәйле кызыклы вакыйгалар да булмый калмагандыр?
– Булмый димени... Берсендә шулай шәһәр советы депутатлары утырышы хакында җитди генә хәбәр укыдым, сюжетта да шул тема дәвам итәргә тиеш иде. Тик нишләптер эфирга Раштуа бәйрәменә кагылышлы материал китте. Өстәвенә, рус телендә. Бер текстка, бер экранга карыйм. Бернәрсә дә аңламыйм. Өстемә чиләк белән салкын су койдылармыни... Баксаң, сюжетларны чыгаручы ялгышкан икән. Тапшыру соңында гафу үтенергә туры килде инде. Икенче бер юлы чебен бәйләнеп интектерде. И оча бу минем янда, әле монда, әле тегендә куна. Инженер егетебез туры эфир дәвамында мөкәйләп шуны куып йөрде. Көлсәң көл, еласаң ела (көлә).
– Алып баручы булу тагын да зуррак җаваплылык өстәгәндер?
– Шулай, дикторлар бит алар телеканалның йөзе. Шуңа да без эштә дә, урамда да үзебезне һәрвакыт карап йөрергә, килеш-килбәтне тәртиптә тотарга тиеш идек. Мин, мисал өчен, киемнәргә кадәр махсус тектерә торган булдым. Таныш-белешләремнән яхшы осталар табып, берәүдә дә булмаган пиджаклар, костюмнар алып кидем. Ул чакта бит телевидение бик популяр иде, кайда барсак та безне танып, колач җәеп каршы алдылар. Кемдер инде шуннан файдаланып яхшы гына таныш-белешләр дә, элемтәләр дә булдырып калды. Мин исә артык оялчан булдым. Урамда танучылар булса, да тизрәк китү җаен карый идем.
– Аның каравы, Сез туган телебездә яңалыклар укучы иң оста диктор буларак тарихка кереп калдыгыз.
– Әйе, 2000 елда «Татарстан дулкынында» фестивалендә мине республиканың иң яхшы дикторларының берсе дип таныдылар. Өстәвенә, безнең «Сулыш» яңалыклар тапшыруы да берничә ел рәттән республиканың иң яхшы хәбәрләр программасы исеменә лаек булды. Боларның барысы өчен дә мин ул чактагы җитәкчелегебезгә һәм хезмәттәшләремә рәхмәтле.
– Равилә ханым, тәҗрибәле алып баручы буларак, бүгенге көн телевидениесенә, дикторларга нинди бәя бирер идегез?
– Билгеле, телевидение ул яшьлекне, матурлыкны ярата. Тик мин яңалыклар кебек җитди тапшыруларны җитлеккән, урта буын вәкилләре алып барырга тиеш дип уйлыйм. Чөнки алар кешедә ышаныч уята. Ләкин күп кенә җирле һәм региональ каналларда башка хәл күзәтелә. Кабартылган иренле, тирән декольтеле кызлар безгә үзләре дә төшенеп бетмәгән темаларга аңлатма бирергә тырыша. Артык буянып, бизәнү әйберләре тагып чыгу да килешми. Бу күренеш аеруча район җирлекләрендәге каналларда күзгә ташлана. Юбилей алып барырга чыкканнар диярсең... Тамашачының игътибары дикторда түгел, ә аның сөйләмендә булырга тиеш. Шуны онытмасыннар иде мөхтәрәм алып баручыларыбыз.
– Кабаттан телевидениегә чакырсалар кайтыр идегезме?
– Әлбәттә. Һәм хәтта акчасы да мөһим түгел. Бу хисне туры эфир тәмен татыган кеше генә аңлар, мөгаен. Туган телеңдә халыкка хәбәрләр ирештерү хөрмәтле һәм ләззәтле гамәл бит ул.
– Бүгенге көндә ниләр белән мавыгасыз?
– Күп вакытымны якыннарым белән үткәрәм. Әти-әниебез күптәннән мәрхүм инде, урыннары җәннәттә булсын. Без аларга барысы өчен дә чиксез рәхмәтлебез. Ә без, җиде бертуган, барыбыз да исән-саулар. Бер-беребезгә ярдәмләшеп, терәк булып яшибез. Әле менә яңа гына авылдан килдем. Энебез күпләп мал-туар, кош-корт тота. Җәй буе аңа хуҗалык эшләрендә булыштым. Якыннарым үзләре дә мине кадерләп тора, балалары да әниләредәй якын итә. Үземнең гаиләм, балаларым булмаса да, хәтта Әниләр көне белән дә тәбрикләргә онытмыйлар. «Алма апабыз» дип кенә торалар. Алдагы көннәрдә дә шулай кадерле кеше булып һәр көнгә сөенеп яшәргә насыйп итсен иде Ходай.
/ Радик Ганиев фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев