Рәсим Хафизов: «Кайда гына эшләсәң дә, яңалыкка омтылырга кирәк»
Тиздән Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында яңа сезон башлана. Шул уңайдан театрның башкарма директоры Рәсим Хафизов белән очрашып, әңгәмә кордык.
– Рәсим Рәхимҗанович, сез театр дөньясында яңа кеше. Укучыларыбызны үзегез белән таныштырып үтегез әле.
– Мин Чаллыда туып-үстем, шәһәрне, туган телемне бик яратам. Шуңа күрә урта мәктәпне тәмамлагач та ерак китмәдем, татар теле укытучысы булам дип, педагогия институтына укырга кердем. Анда төрле мәдәни чараларда актив катнаштым. Бервакыт «Студентлар язы» фестиваленнән соң, бик оста уйнаганмын күрәмсең, уку йортының ул чактагы ректоры Фәйрүзә Мостафина: «Театрга шалтыратам, әйдә артист булып бар», – диде. Мин: «Юк, юк мин мәктәпкә барам, анда да төрле рольләр башкарып була», – дидем. Шулай итеп, 25нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыттым. Беренче елны ук сыйныф бирделәр. 4 ел укытучы булдым, эшче яшьләр лигасында катнаштым. Балаларны урам йогынтысыннан саклап калу өчен төрле чаралар үткәрдек. Яшь укытучылар оешмасын да җитәкләдем. Аннары бер ел тәрбия эшләре буенча директор вазыйфасын башкардым. Биредә документ белән эшләү, җитәкче булуның серенә төшендем. Аннары хакимияткә яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы һәм мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары итеп эшкә чакырдылар.
– Яшүсмерләр, яшьләр белән төрле чаралар уздырдыгыз. Егет-кызларны шәһәрдә калдыру буенча да шактый эш башкарылды. Хөрмәтле җитәкчеләрнең берсе идегез. Ни өчен аннан китәргә булдыгыз? Хакимияттә эшләү сезгә нәрсә бирде?
– Барлык яшьләр кебек, минем дә эшмәкәрлек белән шөгыльләнәсем килде. Тик өлгерми калдым, яңа коронавирус инфекциясе килеп чыкты. Бу миңа өстән килгән сигнал булгандыр, мөгаен. Аллаһы Тәгалә: «Тукта, ашыкма, сабыр ит», – дигәндер. Театр яңа бинага күчкән елны мин маркетинг буенча башкарма директор урынбасары булып эшкә килдем. Ә хакимияттә, мэр Наил Мәһдиев белән эшләүне зур бәхет һәм тормыш мәктәбе булды дип саныйм. Андый киң колачлы, тәҗрибәле җитәкче белән эшләү яшьләргә күп нәрсә бирә. Хакимияттәге башка җитәкчеләрдән дә үзем өчен ниндидер сыйфатлар, эш алымнарын алырга тырыштым. Кеше нинди генә урында, нинди генә вазыйфа башкарса да, яңалыкка, үсешкә омтылырга тиеш дип саныйм, чөнки камиллекнең чиге юк бит.
– Сезне өлкән буын артистлар Г. Камал театрының олы җанлы директоры Шамил Закировка ошаталар. «Яшь булуына карамастан, оста оештыра, кешелекле, репетицияләргә кереп карый», – диләр...
– Аллаһка шөкер, коллектив белән уртак тел таптым. Өлкән буын артистлар белән шәһәркүләм чаралар үткәргәндә таныш идем. Театрның аксакалы Булат абый Сәлахов та, башкалар да: «Рәсим энем, болай итик...», – дип якын итеп эндәшәләр, киңәш бирәләр. Минемчә, коллективтагы бар кешене: идән юучымы, номер бирүчеме, артистмы – барысы белән дә сөйләшеп, хәлләрен белергә кирәк. Чөнки кешенең өендә берәр авырлык килеп чыкса, ул кәефсез эшкә килә, ә бу уртак хезмәткә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Мине шундый олпат җитәкче белән чагыштыралар икән, димәк, Шамил Закиров кебек, хәтта аңардан да яхшырак булырга тырышырга кирәк.
– Мәскәүдә нинди форумда катнаштыгыз?
– Без «Театр на прокачку» дигән бәйгедә катнашып грант откан идек. Шуның буенча «Арт миграция» форумына бардым. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән режиссерлар, артистлар җыелган иде. Административ хуҗалык эшләрен белсәм дә, театр минем өчен яңа дөнья. Бу форумда актерлык осталыгы буенча дәресләр булды. Мин артистларның ничек итеп рольгә әзерләнүен белдем. Бу миңа җитәкче буларак, артист һөнәренең үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итте. Аның катлаулы һөнәр икәнлегенә төшендем. Бик күп нәрсәгә өйрәндек, тәҗрибә уртаклаштык.
– Әлеге форумнан театр өчен яңалык булачакмы?
– Бу форумнан соң фикерләр барлыкка килде. Яңа сезонда ике кызыклы проектны тормышка ашырырга җыенабыз. Ниндиләр икәне әлегә сер булып калсын.
– 32нче сезон кайсы ягы белән үзенчәлекле?
– Быел безнең өчен 32 саны бәхетле һәм уңышлы булсын иде. Чөнки 32нче сезонда миңа да, сәнгать җитәкчебез Олег Кинҗәгуловка да 32 яшь тула. Без – театр белән яшьтәшләр. Сезонны 1-3 октябрьдә Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» спектакле белән башлыйбыз. Сәнгать җитәкчебез – баш режиссер Олег Мадиярович аны бик кызыклы итәргә тырыша. Олег Ямалтдинов җитәкчелегендәге «Наигрыш» халык уен кораллары оркестры музыка уйнаячак.
Соңгы елларда театрга яшь тамашачылар күбрәк килә, бу да – безнең өчен сөенечле хәл. Алар ял итеп, уңай тәэсирләр алып китәләр. Мин һәр спектакльне карыйм, тамашачыларны, аларның эмоцияләрен, ихтыяҗларын өйрәнәм. Бу репертуар сайлаганда да ярдәм итә. Спектакльгә декорация ничек булган, киемнәр образга туры киләме һәм башкалар... Мин сәнгать җитәкчебез үзен тулысынча иҗатка, артистлар белән эшләүгә багышласын өчен, барлык оештыру мәшәкатьләрен үзем башкарырга тырышам. Чөнки без тамашачыларга сыйфатлы, кирәкле продукт җитештерергә тиеш. Безнең очракта продукт – тамашачылар яратып йөри торган яхшы спектакль.
– Труппага яшь артистлар килдеме?
– Быел Казан Дәүләт мәдәният институты театр факультетының Г.Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев курсын тәмамлаган Фердинанд Насретдинов белән Зәринә Шәвәлиеваны коллективыбызга алдык, өметле яшьләр килүе сөендерә.
– Репертуарда ничә спектакль бар?
– Яңа сезонда 17 спектакль. Аның өчесе кече залда, калганнары зур залда уйнала.
– Театр кием элгечтән башлана диләр. Моның белән килешәсезме?
– Минемчә театр кассадан башлана. Аннары билет алган кеше театрга килеп администратор белән очраша, соңыннан гына киемен тапшыра. Мин үзем тамашачыларны каршы алуны күзәтәм. Бездә коляскада хәрәкәтләнүчеләр өчен пандуслы аерым керү юлы бар. Аларны махсус урыннарга утыртабыз, бушлай спектакль күрсәтәбез. Андый кешеләргә аерым хөрмәт булырга тиеш дип саныйбыз, чөнки алар тормыш сынауларын җиңеп, театрга килергә көч тапкан кешеләр.
– Яңа сезонда тамашачыларны тагын нинди премьералар көтә?
– Октябрь башында «Яшь йөрәкләр», ай ахырында «Капка» спектакле. Аннары гаилә өчен әкият сәхнәгә чыга. Кече сәхнә өчен Туфан Миңнуллин әсәре буенча «Сез китәсез, без калабыз» һәм Аяз Гыйләҗевнең «Камыш бармак, көмеш тырнак» спектаклен тамашачыларыбызга тәкъдим итәбез.
– Театрга башка милләт вәкилләре йөриме?
– Спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә ителә. Шунлыктан татарлардан тыш, рус телле тамашачылар да спектакльләргә күп йөри. Кайбер спектакльләргә 20-25 башка милләт кешесе килгәне бар.
– Хәйрия чараларында катнашасызмы?
– Әйе, узган сезонда хәйриячелеккә 300 мең сумлык өлеш керттек.
– Яңа сезонда гастрольләргә чыгасызмы?
– Киләсе елның апрель айларында зур гастрольләргә чыгарга җыенабыз.
– Тамашачыларга нинди теләкләрегез бар?
– Хөрмәтле тамашачыларыбыз, матур театрыбызга килеп, яраткан спектакльләрегезне карагыз. Без күңелегезгә хуш килерлек, сезгә рәхәтләнеп ял итәрлек тамашалар әзерлибез. Сезнең белән бергәләп татар театрын саклыйк, үстерик. Без спектакльләребезне яратып караучы тамашачыларыбызга рәхмәтле. Сезне театр залларында көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев