Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәфкать Ганиев: «Яшен суккач, иптәшебез утырып елады»

Шәфкать Ганиев укучыларыбызга газетада чыгып килүче язмалары аша таныш. Ижау шәһәрендә яшәүче милләттәшебез гомере буе техник өлкәдә эшләсә дә, язарга һәрчак вакыт тапкан.

Бүгенге көндә дә кызыклы хәлләрне тасвирлап, интернетка урнаштырып бара. Аның үз стиле бар, ул күзәтүчән, кызыксынучан. Шәфкать абый белән якыннанрак танышу өчен телефон аша әңгәмә кордык.

– Шәфкать абый, Сез тумышыгыз белән кайсы яктан?

– Әгерҗе районының Мукшур авылыннан мин. 1959 елда колхозчы гаиләсендә туганмын. Шунда башлангыч мәктәпкә укырга кердем. 1970 елны гаиләбез белән Тирсә авылына күчеп килдек. Урта мәктәп булмау сәбәпле, 9-10 классны Сарсак-Омга авылына йөреп рус телендә укыдым.

– Мәктәп чорыннан ук яза башладыгызмы?

– Әйе, мәктәптә укыган чорда ук шигырьләр, кыска хикәяләр яза идем. Аларның кайберләре район газетасында да басылып чыкты. Бервакыт шулай сочинение яздым. Укытучыбыз Татьяна Михайловна әйтә, шулкадәр матур язылган, мин сине беләм, син алай язмыйсың, ниндидер язучыдан күчергәнсең, тик тикшерергә вакытым юк, ди. Эчтәлек бишлелек, тик мин сиңа өчле куям, диде. Үсә төшкәч, «Удмуртская правда», Мәскәү газеталарында язмаларым чыкты. Шуларны укытучыма күрсәттем. Ул аптырады инде, мин бит белмәдем, диде. Мәктәптә укыганда ук әти урынына киномеханик булып эшләдем. 1978-80 елларда армия сафларында хезмәт иттем. 1981 елдан Ижау шәһәрендә яшим. 

– Язу өчен темалар каян табасыз?

– Бүген пенсиядә булсам да, бер оешмада инженер-электроник булып эшлим. Автобуста барганда юлга сәгать ярым-ике сәгать китә. Ул вакыт эчендә нәрсә генә күрмисең, ишетмисең. Мин үзем белән планшет йөртәм, фикерләремне кыска гына итеп язып куям. Аннары, яшәү дәверендә күп төрле һөнәрләрне үзләштерергә туры килде. 10 ел буе Ижауның механика заводында, завод шефлык иткән интернат-мәктәптә тәрбияче булып эшләдем. Шул чорда читтән торып Глазов шәһәренең педагогика институтына укырга кердем. Өченчедән, мин – тәҗрибәле турист, 25 походта булдым. 

– Походларыгыз турында сөйләгез әле.

– Без су юлы белән сәяхәт иттек. Катамаранда. Башта мөмкинлек булмагач, эштән алты тәгәрмәч камерасы алдым да, баулар белән бер-берсен беркетеп, сал ясадык. Пермь өлкәсендәге Сылва Яйва, Вишера елгалары буйлап йөздек. 9 квадрат метрлы, кечерәк бер бүлмә кебек сал өстендә такталар куелган, шуларга ятасың да әкрен генә алга барасың. Мин һәр походта көн саен көндәлек язып бардым – ни күргәнемне, нәрсә ашаганны, күпме юл үткәнне. Аны көнендә түгел, 10-15 ел үткәч уку кызык. Походта һәр кешенең үз вазифасы бар – пешекче, учак ягучы һ.б. Мин хуҗалык эшләре мөдире идем. Балта, пычкы, өстәл, урындык өчен җаваплы, палатка, радио да миндә. Еракка киткәч, кәрәзле элемтә эшләми. Ә мин кечкенәдән радио белән кызыксына идем. Алдан сөйләшеп куйган вакытта радиодулкыннар аша элемтәгә чыгабыз. Командада 6 ир-ат, авыл-шәһәрләрдә калган якыннарыбызның хәлен белешәбез, үзебезнекен сөйлибез. 

– Сәяхәттә кызык хәлләр дә булдымы?

– Бервакыт шулай туктаган урыныбыздан ерак булмаган авылга ипи алырга дип киттем. Каршыма яшь кенә бер кыз килә. Мин аны кинода төшә торган актер дип торам. Җәй көне булса да, кыска шортыдан түгел, озын итәкле күлмәктән, татар бизәкле чигүле альяпкычтан, башында ак яулык, аягында оекбаш өстеннән гәлүш! Исәнмесез, дим. Гаҗәпләнде. Сөйләмендә бераз ят диалект сизелә. Әллә кино төшерәсезме, дим. Юк, ди, без көн дә шулай киенәбез, ди. Әле Петр I вакытында ук күченеп килгән авыл булып чыкты ул. Кукмара якларыннан ахрысы. Казан кебек чокыр эчендә, урман белән уратып алган матур татар авылын күргәч, ипиемне дә алырга оныта яздым. 

– Беренче походта кая бардыгыз?

– 90нчы елларда «Комсомольская правда» газетасы Свердловск һәм Пермь өлкәләре чигендә урнашкан бер урын турында язып чыкты. Аны аномаль зона, имеш чит планета вәкилләре килгән урын дип атадылар. Кемдер анда агачларны тигез итеп кисеп, түгәрәккә тезеп куйган, агач чүбе дә күренми, техника да керерлек түгел. Без шунда бардык. Бер хатын-кыз белән аралаштык. Ул үзен йоклаганда палаткадан инопланетяннар күтәреп чыкты, дип сөйләде. Аны алар үз корабльләренә утыртканнар да шунда ниндидер энергия биргәннәр, имеш. Моңарчы заводта токарь булып эшләгән ул хатын-кыз соңыннан кулы белән кешеләрне дәвалый башлаган. Кап-кара күзле бу удмурт кызының күзенә туры карарга чыннан да кыен иде, әллә ничек булып китә. Мин үзем ул урында бернәрсә дә күрмәдем, сизмәдем. Анда сазлыклар күп, мөгаен, ниндидер газ бүленеп чыгып, кешеләрдә галлюцинация буладыр дигән нәтиҗә ясадым. Тагын бер егет үзен төнлә алып чыкканнар дип сөйләде. Буе 70 сантиметр тирәсе җан ияләре, куллары, күзләре бар, үзләре тавыкка охшаган, ямьсезләр, ди. Корабльләре тәлинкә кебек, ди. Мин кызык ясыйм дип, үземнең ашый торган алюминий тарелкама изолентадан кисеп тәрәзәләр ябыштырдым да, лескага элеп, фото төшердем. Бер уфолог галим аннары шул фотоны чынга алып, рамкасы белән тикшерде. Мине НЛО күргән, фотога төшергән дип газетага да язып чыкты. Үзе дә шуңа ышанган, күрәсең.

– Фикерләремне кыска гына язып куям, дидегез, сюжетны тулысы белән ничек искә төшерәсез?

– Бервакыт походта бер иптәшебез үзе урынына кияве барачагын әйтте. Ул атаклы фотограф икән. Ашарына да алмаган, кирәк-яраклар да, тик сумка тутырып объектив алган бу. Үзара исем белән генә эндәшә идек, тик моңа ошамый, мин Гена түгел, Геннадий Палыч, ди. Черки тешләсә дә елый. Фотога төшерә башласа, башта кулларын юа – аппараты кыйммәтле икән. Бер көнне бу миннән үзен нарат янында фотога төшерүемне сорады. Басам, басылмый. Яныма килеп, мине ачуланырга тотынган иде, кисәк кенә теге наратны яшен сукты. Гена утырып елады. Син бит мине коткардың, ди. Шуннан соң аны алыштырып куйдылармыни – елмаеп сөйләшә, безгә булыша, зарланмый башлады. Менә моны ничек онытасың инде?!

– Барысын да язып баргач, көндәлекләрегез күптер?

– Мин һәр елның беренче көнендә яңа көндәлек башлыйм. 17 яшьтән бирле. Анда һәр көнне нәрсәдер язарга тырышам. Беренче калын дәфтәрне күрше апа биргән иде. Мин аны кесәгә сыярлык итеп икегә бүлдем. Павел Кулешов дигән галимнән укыган идем, хәтер яхшы булсын өчен һәр көнне фикерләреңне язып барырга кирәк дип. Миңа ул идея ошады. Көндәлекнең артында буш битләр була – анда хикәя итеп язасы әйберләрнең идеясен язып куям. Әйтик, «Дембель» сүзен. Армиядә чагында без 33 кеше бергә хезмәт иттек. Шунда бер көчек ияләште. «Үземә алып кайтам» дип егетләр үзара ачуланышып бетте. Мин яхшы хезмәт иткәч, беренче булып кайтып киттем. Аннары поселокка шалтыратып эт турында сораштым. Кушаматы Дембель иде. Ул һаман сезне көтә, диделәр. Эштән отгул алдым да, алып кайттым үзен. *****И, сөенгәнен күрсәгез! Мин торган йорттагы әби белән бабайның эте үлгән иде. Бик акыллы эт булып чыкты ул. Бу хакта да хикәя яздым.

(фотода Шәфкать Ганиевның көндәлекләре)

– Сезнең ВКонтактеда үз битегез бар. Анда язмаларыгызны көтеп алып, яратып укучылар барын беләм.

– 10 ел элек мин юл һәлакәтенә очрадым. Ярты ел хастаханәдә ятарга туры килде. Авырулар белән аралашасы килми – зарланалар, ачылып китеп сөйләшергә уртак темалар да юк. Шунда миңа ноутбук алып килделәр. Беренче тапкыр ВКонтактеда теркәлдем, җир шарының төрле почмакларындагы, шул исәптән үзем яшәгән шәһәрдәге татарлар белән таныштым, аралаша башладык. Аннары без Ижау Сабан туенда 6 кеше очраштык та әле.

– Интернетта нинди комментарийлар язалар?

– Бервакыт миңа берәү яза, мин сине судка бирәм, ди. Миннән сорамыйча, ник минем турыда яздың, ичмасам, исемемне үзгәртсәң иде, ди. «Кыңгыраусыз мәктәп еллары» дигән хикәям турында әйтүе икән. Анда сүз Лилия исемле хатын-кызның авыр мәктәп еллары турында бара. Ул чынбарлыкта булган хәл иде. Гаҗәп, миңа шалтыраткан ханымның һәм героемның язмышы һәм хәтта исемнәре дә туры килгән. Әлеге хатын-кыз гафу үтенде. Миңа укучыларның реакциясен уку бик кызык, әлбәттә, алар белән аралашу бик рәхәт.

– Татарстанга еш кайтасызмы? Биредәге татарлар белән элемтәдә торасызмы?

– Туган ягым Әгерҗегә Сабан туена ел саен кайтам. Чаллы, Менделеевск, Минзәләдән бергә хезмәт иткән егетләр белән күрешәбез. Чаллыдан язучы Факил Сафин, шагыйрь Айрат Суфиянов, Рафис Корбанны бик хөрмәт итәм. Татарстандагы күп газета-журналларда язмаларым басылып килә.
Үземә «фото җене» кагылган. Ижау шәһәрендә, авылларда булган татар дөньясына кагылышлы һәрбер чараны фотога төшереп, тарих өчен альбомнар ясап саклыйм. Удмуртия татарларының «Яңарыш» газетасына фотоларымны, хикәяләремне җибәреп торам.

– Гаиләгез белән дә таныштырсагыз иде.

– Бүген мин ялгыз. Күңелемә ошаган кеше белән аралашып торабыз.

Уңышлар Сезгә, Шәфкать абый, алга таба да укучыларыбызны үзегезнең кызыклы язмаларыгыз белән сөендереп торыгыз!

Шәфкать Ганиев язмалары:

"Этемне алыштыргансың"

"Дүртенче кәнфит эләгерме?"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев