Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Дүртенче кәнфит эләгерме?

Бу тәрбия чарасын кем уйлап тапкан? Ни өчен кызыксындыру предметы кәнфит, ә башка әйбер түгел?

Заманча автобусларда урындыклар хәзер биек урнашкан. Өлкән яшьтәгеләргә һич менеп утырырлык түгел. Җиденче дистәне вакласам да, Аллаһка шөкер, әлегә җитез дә, өлгер дә үзем. Иң биегенә менеп кунаклыйм да, уйларга бирелеп, тәрәзә аша шәһәрне, салондагы юлдашларымны күзәтеп барам. 

Каршымдагы урындыкларда әнисе белән 3-4 яшьләрдәге гаҗәеп матур кызчык утырып бара. Анасы туктаусыз телефоннан сөйләшә, беркемдә дә гаме юк. Сабые исә тирә-юньдәгеләр дә ишетерлек итеп һәр күргән нәрсәгә үз фикерен белдерә, әйтерсең, нәни экскурсовод. Йортларга, андагы тамгаларга, бизәкләргә, үткән-сүткән транспортка, табигатьтәге көзге чуарлыкка игътибар итә, үз бәяләмәсен бирә. 

Менә болытлар арасыннан кояш күренде, дөньябыз яктырып китте. Әкияттәге фәрештәне хәтерләткән матур кызчыкның йөзе шатлыктан тагын да нурланды.

Үзем дә аның ягымлы тавышына колак салдым, итагатьле сөйләменә, әйләнә-тирәне ачык күзаллавына хәйран калдым. Яшь аермабыз алты дистә булса да, бер үк дәрәҗәдә күзәтәбез икән, ләбаса. Уйларыбыз да тәңгәл килә. Мин дә аның кебек һәр нәрсәгә игътибар итәм, кечкенә генә шатлыкка да куанам. Бар нәрсәдән бары матурлык эзлим.

Бер тукталышта өлкән яшьтәге абзый керде. Кыз аны күрүгә урыныннан торды да: 

– Рәхим итеп утырыгыз! – дип тәкъдим ясады. 
Билгеле, абзый утырды да кызга:
– Әй, матур кызчык, син нинди тәрбияле, ачык йөзле, нурлы бала икәнсең. Рәхмәт сиңа, җимешем! – диде
Кыз да җавапсыз калмады: 
– Әйе, мин шундый. Әнием урын биргән өчен миңа кәнфит бирә. Минем өч кәнфитем бар инде! – диде горурланып.

Бу аралашуны ишеткән пассажирлар гөж килде. Кемдер: «Нәни булса да нинди акыллы кыз!» Икенчесе: «Ай-яй тәрбияле бала икән!» – диде. Тагын берсе: «Менә кемнән үрнәк алырга кирәк!» – диде. Телефонына ябышкан кызның әнисе бу аралашуны ишетмәде, бернигә дә кысылмады.

Минем башымда исә төрле уйлар барлыкка килде. Бу тәрбия чарасын кем уйлап тапкан? Ни өчен кызыксындыру предметы кәнфит, ә башка әйбер түгел? Сабыйга бүген дүртенче кәнфит эләгерме? Ни өчен бала аларны җыеп бара? Бәлки аңа ашарга ярамыйдыр?..
Эх, бу бәләкәч пассажирларны! Аларга карап сокланам, үрнәк алам, сабак алам, вәзгыять, тормыш күңелсезлекләреннән онытылып торам... 

Шәфкать Ганиев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш булган аяныч

2
X