Шәһәр тарихы – лаеклы кешеләрдән
Чаллыда шәһәр төзелүнең – 400 еллыгына, автогигантта беренче «КАМАЗ» йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә.
Аның чираттагысы 54нче гимназиядә үтте. Белем йорты укытучылары һәм укучылары юбилей уңаеннан эчтәлекле әдәби-музыкаль кичә оештырды. Ул шәһәрдәшебез Рөстәм Фәттахов җитәкчелегендәге курайчылар ансамбле чыгышы белән башланып китте. Аннары укучылар залдагыларны Чаллы һәм автогигант тарихына багышланган фактлар белән таныштырдылар, концерт номерлары тәкъдим иттеләр.

Гимназиягә мәртәбәле кунаклар да чакырылган иде. Алар арасында беренче төзүче, беренче «КАМАЗ»ны җыюда катнашкан, данлыклы бригадир, бик күп дәүләт бүләкләре иясе – Равис Сабирҗанов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллының Мактаулы гражданы – Гөлзада Рзаева, комсомол яшьләрнең отделочниклар бригадасы бригадиры – Федия Минхаҗиева, язучылар, төрле иҗади премияләр лауреатлары – Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова бар иде.

Алар укучыларга кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр. Беренче булып сүз Чаллының тере тарихы – Гөлзада Рзаевага бирелде. Ул үзенең балачагын искә төшерде, укучыларны Чаллының үткәненә алып кайтты.
«Мин Элеватор тавы бистәсендә туып-үстем. Кечкенәдән ГЭС бистәсендәге Үзәк урамдагы ипи кибетенә йөри идем. Бервакыт шулай Үзәк урамда хәрби палатка күрдем. Өйгә кайттым да: «Әти, сугыш башлана бугай, урамда хәрбиләр», – дидем. «Кызым, Чаллыда кызыл балчык, кирпеч һәм су бар, ә менә электр, радио юк. Алар шуларны ясарга килгәннәрдер», – диде бригадир булып эшләүче әтием. Бу чыннан да Георг Геворгян җитәкчелегендәге хәрби-төзелеш бригадасы булып чыкты. Алар башта ЗЯБ заводын төзеделәр. Менә шул чордан Чаллыда зур үзгәрешләр башланды. Бервакыт әти: «Кама елгасы буйларына «стакан»нар төзи башладылар», – дип кайтып сөйләде. Бу нефть төбәкләренә Кама суын җибәрү өчен кирәк булган икән. Чөнки «кара алтын»ны суырткач, җир убылмасын өчен, урынына күпме нефть алынган – шуның кадәр су салырга кирәк, шунсыз җир убыла. Аннары Чаллыда Водозабор, «Чаллы су каналы» предприятиесе, Түбән Кама ГЭСы һәм башка оешмалар барлыкка килде. Әмма «КАМАЗ» төзелмәсә, Чаллы бүгенге дәрәҗәгә ирешә алмас иде. Шәһәрне һәм заводны төзү өчен Чаллыга илебезнең төрле төбәкләреннән яшьләр килде. Алар иңне-иңгә куеп, өчәр смена эшләделәр», – дип сөйләде Гөлзада ханым. Чыгышы соңында ул гимназиягә күренекле төзүче Георг Геворгянның фотосын бүләк итте.
Аннары сүзне данлыклы бригадир – Равис Сабирҗанов алды. Равис абый 1947 елда Үзбәкстанда туып-үсә. Гаиләләре 1952 елда Чаллыга кайтып урнаша.

Шәһәрдәшебезнең 17 яшеннән Түбән Кама ГЭСы төзелешендә эшлисе килә, һәм ул КГЭСка урнаша. 1966 елда армиягә алына. Алтай краенда ракеталар гаскәрендә 2,5 ел хезмәт иткәннән соң, Чаллыга кайта һәм «Камгэсэнергострой»га өченче разрядлы монтажчы булып эшкә керә. «КАМАЗ» төзелеше башлангач, шәһәргә бик күп төзүчеләр бригадалары килә. Рависны шуларның берсенә бригадир итеп куялар. Ул ГЭС бистәсенең 1-10 комплексларында торак йортлар төзүдә актив катнаша. 1970 елда «Фидакяр хезмәте өчен» медале тапшырыла. Аннан соң бер-бер артлы дәүләт бүләкләре, орден-медальләр белән бүләкләнә. Шәһәр Советы депутаты була. Иң мөһиме: КПССның XXV съездына беренче «КАМАЗ» машинасында мактаулы пассажир булып Мәскәүгә бара. «Бер тәүлектән артык барып, Кызыл мәйданга йөк машинасы белән барып кердек», – диде ул. 1974 елда шунда 1 Май парадында да катнаша.
Бүгенге көндә 79 яшьлек Равис абый шәһәрнең, автогигантның уңышларына сөенеп, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. «Һәр көнне физзарядка ясыйм. 6-7 чакырым җәяү йөрим», – диде ул.
Шәһәребезнең танылган шагыйре Әлфия Ситдыйкова яшьлегендә «КАМАЗ»да погрузчик йөртүче булып эшли. «Конвейерга запас частьләр ташый идем. Эшне туктатырга ярамый. Буш вакытларда иҗат белән шөгыльләндем. Ул чакта «Яшьлегем Чаллы» китабында 4 шигырем чыкты. Шуның өчен 64 сум гонорар алдым, заводта эш хакым 60 сум иде. Романтик рухлы, иҗади кешеләр белән эшләдек. Факил Сафин, Вахит Имамов, Сирень Якупова, Айрат Суфиянов – шундыйлардан», – диде ул.
Тагын бер шагыйребез – Сирень Якупова исә башта агрегатлар заводында йөк машиналары, аннары кече литражлы автомобильләр җыюда катнаша. Ул бу елларда эшләгән чорларын иҗатында чагылдыра.
Укучылар аларның һәр чыгышын йотлыгып тыңладылар.
54нче гимназия директоры Рамил Исаев кунакларга укучылар белән очрашуга килгән өчен рәхмәт әйтте. «Барыгыз да Чаллы тарихында тирән эз калдырган шәхесләр. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев