Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» журналистының Мәскәүгә сәяхәте

Нык шәп итеп ял иттек бит әле! Бөтен гаиләбез белән Мәскәүдә булып кайттык. Күптәнге хыялым тормышка ашты.

Әти-әнием, үз гаиләм белән поездга утырып, матур җирләрне карый-карый Россия башкаласын күреп кайту иде теләгем. Бөтенебезгә ике купе алып, ике этажлы фирменный поездга утырып чыгып киттек без. Бәяләрен дә язам. Бәлки минем язганнарны укып, кемдер кызыгып, шундый ук сәяхәткә чыгып китәр. 

Поездда купе урыны олы кешегә 4500-6000 сум (өске каттан алганда бәяләр түбәнрәк), балага – 2500 сум. Алгарак китеп әйтәм, кайтканда да бәяләр шундыйрак булды. Ай, поезды шәп, җәмәгать. Өр-яңа вагоннар, кондиционер эшләп тора, эчендә нык чиста. Йоклар өчен дә, юыну өчен дә кирәк-яраклар бирәләр, тапочкилары да фирменный. Юып-сөртеп торучылар бар, безнең алда хәтта пылесос белән тузан да суыртып йөрделәр. Алып килеп ашаталар. Безнең купе икенче катта иде – бөтен нәрсәне өстән карап бардык. Ул кояш батышлары, тек-тек итеп әкрен генә барулары әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек бирә. Мәскәүгә кадәр юл – 12 сәгать. Кичке 5ләрдә утырасың, иртәнге якта син башкалада.

Без күбәү булгач, арендага фатир алып тордык. Бәяләр төрле: бер айга 45 мең сумнан башлап, Мәскәү өлкәсенннән алсаң, 35 мең сумнан башлана. 

Бер көнне дә әрәм итәргә ярамый дип, тиз генә чемоданнарны бер якка куйдык та, килгән көнне үк Кызыл Мәйданга чыгып киттек. Әтием белән әниемнең аны телевизордан гына күргәннәре бар иде. 9 Май парадын караганда «Эх, шунда бер барып кайтасы...» дип сөйләп утырганнар иде. Матур инде, сүз дә юк! Кеше дә күп, бөтенесе фотога төшә, нинди генә милләт кешеләре юк... Без дә 100 төрле фото ясап, ГУМ эченә кереп киттек.

Биредә затлы павильоннар тезелеп киткән, кыйммәтле киемнәр, сумкалар, күзлекләр саталар. Нинди чират икән дип барсак, кеше ГУМ туңдырмасын сатып алырга тора икән. Имештер, Мәскәүгә килгәч, аны татып карарга кирәк. Без дә су буе чират торып, 150 тәңкәгә алдык шуны.

Аннары Мәскәү елгасы буйлап прогулка алдык. Елга трамваена утырдык. Бер җирдән утырып китәсең дә, Фили паркына кадәр барасың. Анда кулга ияләшкән тиеннәр яши – шуларны ашаттык. Елга трамваенда йөрү 200 сум. Балаларга бушлай. Су буйлап әкрен генә йөрисең, трамвай эчендә бәдрәф тә, бушлай су да бар, эчендә бик чиста, телисең икән, кондиционерны кушып була. Москва-Сити тирәләрен узып киткәндә бөтен кеше аягүрә басты. 75, 85, 101 этажлы мәһабәт биналарны күреп, үзеңне бер мизгелгә чит илдә дип хис итәсең. Бик матур! 

Аннары ВДНХга – бик олы күргәзмә комплексына бардык. Андагы фонтаннар, һәйкәлләр, төрле илләрнең павильоннары – барысы да игътибарга лаек. Биредә йөреп бетерергә бер көн генә түгел, бер атна да җитмәс шикелле. Аеруча Халыклар дуслыгы фонтаны игътибарны җәлеп итте. Фонтан тирәли тезелгән 16 хатын-кыз һәйкәле 16 Союз республикасын символлаштыра. Балалар өчен дә аттракционнар бар, уен мәйданчыклары да бихисап. Адым саен диярлек сок-лимонад, фаст-фуд, кафе-рестораннар. Җаның ни тели инде менә! 

Лужники станциясеннән Воробьевы горы тукталышына кадәр канат юлы буенча баруыбызны да әйтмичә кала алмыйм. Мәскәүне биектән күзәтеп барасың. Канат юлы бәяләре дә актуаль булыр. Дүшәмбе-сишәмбе 200-350 сум, чәршәмбе-җомга – 500, ял көннәрендә 750 сум. 7 яшькә кадәр балаларга бушлай. Студентлар, пенсионерлар, күп балалы гаиләләр, инвалидлар һәм хәрби хәрәкәт ветераннарына ташламалар каралган.  

Шулай ук Мәскәү зоопаркына, Эрмитажга, Зарядье бакча-паркларына, чып-чын Кытай паркы – Хуаминга да бардык. Соңгысында, әйтик, үзеңне Кытайда йөргән шикелле хис итәсең. Шундый атмосфера: Кытай музыкасы, бөтен җирдә «аҗдаһа»лар, бөек фәлсәфәче Конфуцийга һәйкәл дә урнаштырылган. Тагын-тагын әллә нәрсәләр. Гомумән, Мәскәүдәге бер көнебезне дә әрәм итмәдек. Кич чыгып китеп, урамнары буйлап да йөреп кайту гына да җанга да, тәнгә дә рәхәтлек бирде. Ә шундый гүзәллекләрне якыннарың белән карап йөрү – икеләтә бәхет! 

Гомумән, өйдә утырмагыз, сәяхәт итегез, дуслар! Мең генә түгел, миллион төрле хис-кичерешләр туплап кайтачаксыз! 

/ Фотолар шәхси архивтан 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев