Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Саҗидә Фәрдиева: «Мине сөйләсәләр ишетмәдем, юкка-барга чәпчемәдем»

Чаллыда яшәүче Саҗидә апа озак яшәү серләре белән бүлеште.

Саҗидә әби Фәрдиевага 98 яшь. Актаныш районында туган, 18 ел Чаллыда яши. Биш бала анасы.
Саҗидә әби үги ана белән үскән. Үз әнисеннән калганда аңа нибары 2 яшь тә 8 ай булган. 
– Үги әни мине үләр дип килгән. Таш бәгырьле иде. Бик кагылып үстем. Песигә ашарга бирсә, песигә кадәр мин алып кала идем, – ди дә әңгәмәдәшем тагын да шаккатырып өстәп куя. – Соң ул да курыкмыйча алты баласы булган иргә килгән инде. Килгәндә үзенең бер малае булган. Ул малайны әткәй кертмәде, туганнарында үсте.
Алга китеп шуны әйтергә кирәк: үги анасы картайгач, үзен кыерсытканнарын онытып, Саҗидә әби аны карый. 

Тугыз яшьтән ат белән сабан сөрә башлаган кыз. Аннары ашлык сугу дисеңме, салам күтәрү, урман кисү... Үзе әйтмешли, күрмәгәне калмаган.
– Гәүдә олы булгач, ат тоттырдылар. Печәне бер генә сәнәк, атка да, үзебезгә дә ашарга юк. Әле ул үләнне урлап үз атларын ашаталар да, безнең ат ач кала. 
Җәй буе басудан кайтып кермәдек. Ачлыктан шешенеп беттек. Кайтармаганда шунда кунабыз, ябынырга да юк, аска җәяргә дә. Кайбер кешенең бармакларын тычкан чәйнәп китә, бармаксыз калганнар бар иде. 
Әҗәкүлдән пароходка утыртып сугышка җибәрәләр иде. Мин ат белән шунда кеше илттем. Теләсә кайсы вакытта җибәрәләр – көн дими, төн димиләр. Аннары кочегар булып эшләдем, күмер ягып ипи пешердек.
Саҗидә әби 26 яшьтә кияүгә чыккан. Үзе әйтүенчә, ире әйбәт булган – тавыш чыгармаган, сугышмаган, эчеп йөрмәгән, балаларны куып чыгармаган, сабыр холыклы булган. Биш бала үстергәннәр. 

фотода: Саҗидә апа кызы һәм улы белән.

Сәламәтлеге белән кызыксынгач, гомере буе борчыган биле турында сөйли.
– Баржа белән икмәк кайта иде. 70 килограмлы капчыкларны бушатырга кирәк. Бил бик каты кузгала. Бөкрәеп йөрисең дә үзе әкренләп утыра. Сылау килешми. Балалар өстемә менеп таптый иде, бераз булыша иде сыман. Ятып үткәрер идең, хатын-кызның тик торганы бармыни инде аның – ишле бала, хуҗалык, мал-туар. Кайчагында 12гә кадәр йокы тими, 3тән уянырга кирәк. 
Әңгәмәдәшемнең күп туганнары озын гомерле – ул 81, 87, 96, 101 яшьтә үлгәннәрен барлады. «Ә синеңчә озак яшәү сере нәрсәдә?» – дип сорыйм Саҗидә апаның үзеннән. 
– Сабырлыкта. Кире каксалар да, мине сөйләсәләр дә ишетмәдем. Аннан сугыш чоры балалары ныклы булды. Юа дигән үлән ашый идек, ачлыктан шул алып калды безне. Аякка нинди чүпрәк туры килә, шуны урыйсың да чабата киясең. Әй, ике-өч йөрүгә өзелә дә чыга төбе. Интегеп үссәк тә түзем, тәртипле булдык. Нәфесебез булмады, юкка-барга чәпчеми тыныч яшәдек. 
Ул вакытларны уйлыйм да, хәзер оҗмахта яшибез, дим. Аллага шөкер, балаларым өчен дә куанам – барысы да эшли.

– Әни ул бик тыныч. Көндез дә йоклап ала, утырган килеш тә. Юк-барга борчылмый. Миңа да нервланма, картаясың дип тора. Ашказаныма бәрер дип майлы әйбер, гөмбә ашамый. Токмачлы аш, бәрәңге кебек гади әйберләр кирәк. Ботканы гел яратмый. Тозлы помидор, бәлеш, сыер, сарык ите ярата, – ди кызы Мәрфуга. – Сәламәтлегенә килгәндә, үз яше өчен көйсез түгел. Артык дарулар эчми, иңсәсе сызласа, мазьлар сөртәм. 20 еллап элек операция ясаттык, шуңа телевизорны күзлексез карый. Төрек сериалларын, судны ярата, җырчыларның бөтенесенең дә исемнәрен белә, Руслан Кираметдиновның тавышын ошата. 
Хәтере Аллага шөкер, авыл кешесенең кайда торганын, кем булганын, барысын да белә. Авылдашларның исән чакта әнине яздырып та аласылары килә. 

Озак яшәүчеләр турында башка язмалар: Әхмәтгали абый Җәләлтдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев