Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

97 яшьлек Әхмәтгали абый: «Кара ипигә тоз сибеп, суган белән ашарга яратам»

Әхмәтгали абый озак яшәү серләре белән бүлеште.

Әхмәтгали абый Җәләлетдинов Тукай (элеккеге Ворошилов) районы Оргыды авылында туган, бүген Чыршылы авылында яши. Аңа хәзер 97 яшь. Әтисе Җәләлетдин абый белән Һадия апа дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Әхмәтгали 7нче класстан соң колхозда эшли башлаган.
– Ат белән урман кистек. Аны Кама буена ташыдык. Уку беткәч, Казанда ФЗОда булдым бераз. Самолет моторына запас частьлар ясадык токарный станокта. Аннан сагынудан качып кайттык – бала-чага бит. 46нчы елда армиягә алдылар. Присягага кадәр 6 ай өйрәнүләр булды, аннары комиссия тикшерде. Буй җитмәде дә, шуңа Свердловск өлкәсенә янгын сүндерүче итеп җибәрделәр, – дип сөйли ул. 

Әхмәтгали абый ат белән Чаллы элеваторына икмәк, шәһәрдән авылга керосин ташыганнарын әйтә. Бик интеккәннәр.
– Бервакыт Шилнәбаштан киткән идек, Чаллыга җитәрәк елга ага, шуны чыгасы. Ике ат бер арбага җигелгән. Китте яңгыр. Атлар тауны менеп җитә алмады, артка чигенде дә елгага керде, арбаны яртылаш су каплады. Төне буе шул яңгыр астында яттык. Аннары иртән булганнарын төяп алып кайттык та көч-хәл белән тапшырдык. 
Армиядән соң Әхмәтгали абый Чыршылы авылына килгән, шунда Маһинур  исемле кызга өйләнгән. Совхозга ташчы, балта остасы булып эшкә кергән. Үзенә өй салган, өйдәге шкаф-өстәлләрнең барысын да үзе ясаган. Мунчалар, сарайлар да төзегән. 
– Бригадада дүртәү идек. Ял көннәрендә кешегә өй җиткердек. 17 өй булды. 

1996 елда авылда мәчет төзегәннәр. Әхмәтгали абыйдан имам булырга сорыйлар, синнән башка кеше юк, диләр. 20 еллап шушы вазыйфаны үти ул. 
– 300ләп исем куйдым, кайсы авылда ничә исем, ничә кыз, ничә малай, барысын да дәфтәргә язып бардым. Никахлар, җеназалар. Нык йөрелде, Хуҗамәт, Октябрь Бүләк, Сосновый Бор – бөтен Тукай районын белә идем. Хәзер дә сирәк булса да ашка йөрим. Әле менә күптән түгел исем куйдым.
 Җәмәгате 2003 елда дөнья куйгач, ул шигырьләр яза башлаган. Китапларын бастырырга авылдашы Рөстәм Канеев ярдәм иткән. Көне ничек үтүе турында ул: «Элегрәк көн бушлай үтсә җәлли идем, хәзер көн саен урамны урап кайтам. Барысын да булдыра алмасам да, намаз укыйм», – ди.

Яраткан ризыгы – ипи белән бәрәңге. Кара ипигә тоз сибеп, суган белән ашарга ярата. Озак яшәү сере ¬дин тотуда дип саный. «Ясинне яттан беләм. Гарәпчә тырышып укыйсың, шул зиһенне арттыра», – ди ул.
– Әти бик җор кеше булган, җырлый, бии иде, хәзер дә кайчак җырлап җибәрә. Килен, энем белән бергә яши, алар киткәндә безгә керә. Үзе йөри, үзен-үзе карый. Бу яшьтә шулай булгач, шөкер итәсе генә кала. Шулчаклы дингә бирелгән ул! Аннары кешегә ачу тотмады, бөтен кешегә мәрхәмәтле булды, – ди кызы Мәрзия. 
– Әти көндезләрен ятып ала, газеталар укый, даруларын вакытында үзе белеп эчә. Үзен-үзе карый. Иртән торып зарядка ясый. Әйбәт бабай (елмая). Безнең улыбыз СВОда, хезмәт иткәненә ике ел була. Аңа да догалар укып утыра. Барасы җиребез булса, капка төбенә чыгып, догаларын укып, озатып кала, – дип өсти килене Ләйсән апа.

 

Озак яшәүчеләр турында башка язмалар:  Саҗидә апа Фәрдиева язмышы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев