Саранск-Яр Чаллы маршруты барлыкка килде
Автобус маршруты Мордовия белән Чаллыны бәйләде. 6 нчы ноярьдән Саранск шәһәреннән Чаллыга "Мерседес-Бенц» автобусы йөри башлады. Мордовиянең башкаласыннан автобус төгәл 9:30 да кузгала. Барган уңайда ул Казан шәһәрендә туктый, ә аннан соң туры Чаллыга китә.
Расписание буенча безнең шәһәргә ул 20.15 тә килеп җитә. Кирегә автобус нәкъ шул маршрут буенча китә, Чаллыда 11.00 кузгала һәм Саранск шәһәрендә 21.45 килеп җитә. Сынау өчен алынган рейслардан күренгәнчә, әлеге маршрутка сорау зур. Шуңа күрә, ул көн саен үз көчендә булачак. Алга таба, зур һәм уңайлы автобус турында планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев