Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шоколад йөрәккә файдалы

Бу татлы ризыкның файдалы сыйфатлары елдан-ел күбрәк билгеле була бара. Шоколадның кәефне күтәрүен, яшәү дәрте бирүен беләбез. "Лента.ру" хәбәр итүенчә, күптән түгел АКШ, Канада һәм Дания галимнәре янә бер ачыш ясаган - билгеле күләмдә шоколад ашау аритмиягә чик куя икән.

Моның өчен хатын-кызлар атнага - 30, ир-атлар 60-120 грамм шоколад ашарга тиеш ди. Шуны онытмаска кирәк, кара шоколад сөтле шоколадтан файдалырак. Мондый ачыш һавадан алынмаган. 1993-93 елларда Даниядә 55 мең кешенең йөрәк-кан тамырлары системасы күзәтелгән һәм нәтиҗәләр ясалган. Шуңа күрә, бүгеннән шоколад ашый башларга мөмкин.

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X