Шәһәрнең һәр районында агачларга санитар һәм форма ясаучы аерым бригада эшли. Алар көненә 150 агач кисәләр.
Белгечләр әйтүенчә, бу эш кыштан соң ботакларның үсүенә дөрес юнәлеш һәм форма бирү өчен кирәк.
40-50 яшьлек агачлар өчен әлеге кисү бик мөһим. Шәһәрдә карт агачлар бик күп.
«Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» предприятиесе хезмәткәрләре барлыгы 8200 агачны тәртипкә китерәчәк.
Нет комментариев