Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәламәтлекне ныгыту өчен - санаторийга

Татар халкында «Саулык – иң зур байлык» дигән мәкаль бар. Тормышыбызга коронавирус дигән зәхмәт килеп кергәч, моның дөреслегенә без тагын бер кат инандык. Әлеге чирдән соң сәламәтлекне даими ныгытып торырга кирәк. Шәһәребезнең Чулман проспектында урнашкан «Яр Чаллы» клиника-санаториясендә моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.

Әлеге учреждениене 2016 елдан Юлия Файзова җитәкли. Ул – педиатр, терапевт, кардиолог белгечлеге алган югары белемле, тәҗрибәле табиб, кешеләрне һәм коллективны аңлый торган гадел, тырыш җитәкче дә. Санаторийга килеп керүгә үзеңне оҗмахка эләккән кебек хис итәсең. Генераль директор-баш табиб үзе һәр кеше белән ихлас сөйләшә, гозерләрен тыңлап, ярдәм итә. 
Биредә йөрәк кан тамырлары системасы, сулыш юллары, нерв системасы, терәк-хәрәкәт аппараты, эндрокрин системасы, һөнәри авыруларны дәвалыйлар. Физиотерапея, массаж, озон терапиясе, тоз бүлмәсе, төрле ванналар, бассейн, дәвалау гимнастикасы кешеләр арасында аеруча популяр. Кирәк икән табиб билгеләве белән анализлар ясап,  уколлар да алырга, флюрография һәм башка тикшерүләр үтәргә була. 

Клиника-санаторий заман белән бергә атлый. Монда ел саен дәвалау төрләре арта. Хәзер мәсәлән, «Амок» аппаратында эчәклекне чистартырга, умыртка баганасын тарттырырга, сөлек куйдырырга, лазер, гомуми һава криотерапиясе, косметология, кедр бочкасы һәм башка төрле дәвалар бар. 

Соңгы вакытта көлке терапиясе популярлашкан. Бу – бүгенге катлаулы заманда ареуча актуаль. Аннан кешеләрнең кәефләре күтәрелеп чыга икән. Гомумән алганда, бу бинадан кешеләр канәгать булып китә һәм кабат килә. 
«Мин бик күп шифаханәләрдә булдым. «Яр Чаллы» клиника-санаториясендәге кебек үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы табиб, шәфкать туташларын очратмадым әле. Монда бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Кешеләргә дустанә мөнәсәбәт. Яхшы ашаталар. Нинди генә дәвалау  ысуллары тәкъдим итмиләр», – ди биредә даими дәваланучы Гөлфия Гафиятова. 
Моннан Гөлфия ханым кебек уңай фикерләр белән китүчеләр күп. Халыктан югары бәя алу өчен матди-техник базаның тиешле дәрәҗәдә,  медикаментларның  җитеш  булуы кирәк. Бу яктан автогигант җитәкчелеге даими ярдәм итә. Бинаның күп җире зәвык белән ремонтланган, заманча җиһазлар. Коллективка кешеләрне савыктыру өчен армый-талмый эшләүчеләр тупланган. Баш шәфкать туташы Нина Терентьева, электромонтер Инсаф Сәлмәнов, югары категорияле шәфкать туташлары – Сатирә Садриева, Рима Александрова, табиб-стамотолог Гүзәл Беляева, шәфкать туташы Надежда Балычева, табиб терапевт Геннадий Манашев санаторий ачылганнан бирле эшлиләр. «Коронавирус безнең эшкә дә үзгәрешләр кертте. Узган ел автогигант хезмәткәрләреннән 14 000 пцр-тест, 9200 кан анализы алдык. «КАМАЗ» ГАҖдә эшләүче 3000 кеше сәламәтлеген ныгытты. Без бирегә килгән һәр кешегә ярдәм итәргә тырышабыз», – ди Татарстанның атказанган табибы Юлия Файзова. 
«Яр Чаллы» клиника-санаториясе халыкка югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтә. Биредә берьюлы 470 кеше сәламәтлеген ныгыта ала. Процедура бүлмәләренә чират юк, һәр кеше билгеләнгән вакытка килеп, тәҗрибәле белгечләр кул астында дәвалау курсы уза. Биредән тәнне дәвалап кына калмыйсың, рухи яктан да терелеп чыгасың. Юкка гына аны Чаллыдагы оҗмах димиләр шул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев