5 март 2022 яңалыклары
-
6 мартка Чаллыда һәм Татарстанда һава торышы
6 мартта Татарстан Республикасы территориясендә төнлә күрү мөмкинлеге начараю белән буран (республиканың көнчыгыш яртысында).
-
Язгы авитаминозны ничек җиңәргә?
Язгы кояш елмаеп, күңелләрне җылытса да, бу вакытта күпләребезнең организмы витаминнарга кытлык кичерә. Ризык белән кергән витаминнар гына җитми башлый.
-
Сәламәтлекне ныгыту өчен - санаторийга
Татар халкында «Саулык – иң зур байлык» дигән мәкаль бар. Тормышыбызга коронавирус дигән зәхмәт килеп кергәч, моның дөреслегенә без тагын бер кат инандык. Әлеге чирдән соң сәламәтлекне даими ныгытып торырга кирәк. Шәһәребезнең Чулман проспектында урнашкан «Яр Чаллы» клиника-санаториясендә моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.
-
Өйләнешер алдыннан - коуч-психологка
Кияүгә чыгарга яисә өйләнергә карар кылган яшьләр нинди киңәшләр тотып эш йөртергә тиеш? Гомумән, гаиләне саклап калуның нинди принциплары бар? Бу һәм башка сорауларга җавап табар өчен без кызыклы шәхес – шагыйрә, беренче татар телле коуч Илүзә Әминовага мөрәҗәгать иттек.
-
Чаллы предприятиесендә гүзәл затларга – чәчәк һәм бүләк, аналарга һәм тол хатыннарга акча да биргәннәр
Гаиләле хатыннарга һәм толларга – 5000әр сум, аналарга һәр балага (яше мөһим түгел) 5000әр сум акча түләргә карар кылган.
-
Чаллыда 20дән артык машинаны бәреп киткән ир-ат ике ел руль артына утыра алмаячак
2 март көнне Чаллыда җәмәгать суды 20дән артык машинага зыян китергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан Ринат Курнаевка карата эшләрнең берсен карады.
-
Чаллының Мактаулы гражданинына медаль бүләк иттеләр
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе, шәһәрнең Мактаулы гражданины Майна Мария Ивановна бүләкләнде.
-
Чаллы хатын-кызларын якынлашып килүче 8 Март белән котладылар
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Энергетик" мәдәният сараенда бәйрәм концерты узды. Тантаналы чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт ветераннары, табиблар, педагоглар, күп балалы әниләр чакырылган иде.
-
2021 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 5 млрд сумга 245,7 км юл ремонтланган - ВИДЕО
«Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча тагын өч зур проектка 7 миллиард сум юнәлтелгән.
-
Флорист: 8нче мартка яз чәчәкләрен бүләк итегез!
Бүгенге көндә ашык-пошык җир асты кичү юлында чәчәк сатып алу урынына шәһәрдәшләр башка вариантларга өстенлек бирә. Бәйләмнәр сайлау, аларны җыю – үзе бер сәнгать. Хәер, хәзер кечкенә кибет, киосклар урынын яңа төрле иркен студияләр яулый. Флорист Гөлназ Хөснетдинова бәйләмнәр шатлык китерсен өчен аларны дөрес җыю, дөрес итеп сайлау – мөһим, ди. Әлегә бу сәнгатьне күпчелек флористлар үзләштереп кенә килә. Ә Гөлназ исә бу өлкәгә күңел кушуы буенча кереп киткән. Шәһәрдәшебез бәйрәм алдыннан букет сайларга, чәчәкләрне озак сакларга өйрәтте.
-
Чаллыда гомер итүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттте
Автозавод районында яшәүче тыл хезмәтчәне Мөхәммәтдинов Митьян Мостафа улы, 90 яшьлек юбилее уңаеннан, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар кабул итте.
-
МФЦ офисында гауга чыгарган ир-атка 500 сум штраф салдылар - ВИДЕО
Ринат Курнаев учреждение хезмәткәренә тавыш күтәргән, ә соңыннан исә Чаллыда 25 машинаны тар-мар иткән.
-
Улан-Удэ шәһәреннән делегация Чаллыда нишләгән?
Чаллыда Улан-Удэ шәһәре мэры Игорь Шутенков җитәкчелегендәге Бурятия башкаласы делегациясе эш визиты белән булып китте. Алар "КАМАЗ"да, аннары "Җиңү" футбол манежында булдылар.
-
Җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм
15 мартта «Леруа Мерлен» сәүдә челтәренең Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре белән конференциясе узачак.
-
Чаллыда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифасына конкурс игълан ителде
Чаллыда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифасына конкурс игълан ителде.